Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Матур гаилә — бәхет нигезе

27.05: Матур гаилә — бәхет нигезе

Матур гаилә — бәхет нигезеУпканкүл — Аскын районының иң төзек, иң матур, иң бай авылларының берсе. Ә аның иң зур байлыгы — тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Биредә андый күркәм гаиләләр бик күп. Сезне шуларның берсе белән таныштырып үтәргә телибез.

Мәһәдиевлар гаиләсе авыл халкына бар яклап та үрнәк булып тора. Альмира белән Валерий тормыш киртәләренә карамый, матур гаилә кора һәм бар нәрсәгә дә үзләре ирешә.
Альмира — Кырмыскалы районыннан, ятим калган кызны дәүәнисе белән дәүәтисе карап үстерә. Кечкенәдән хезмәт яратып үсә ул. Ә Валерий Упкан­күлнең үзеннән. Ул армиядә хезмәт иткәндә әтисе, ә аннан озак та тормый әнисе үлеп китә. Исән-сау урап кайткач, өч сеңлесен тәрбияләү бурычы Валерийга йөкләнә. Югары белем алу арткы планга күчә: егет көн-төн эшли. Нәтиҗәдә се­ңелләре бернәрсәгә дә мохтаҗ булмыйча үсә. Шул вакыттагы үҗәтлек аңа бүген булса ярдәм итә: хәзер гаилә баш­лыгының шәхси ху­җалыг­ында кирәкле бөтен нәрсә дә бар.
Альмира белән Валерий бәйрәм табынында таныша. Тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар аларны берләштерә. Яшьләр өйләнешә. Бүгенге көндә Мәһәдиевлар ике кыз тәрбияли. Әле алар йорт салу белән мәшгуль. Максатка ирешү җиңел түгел, моның өчен гаилә башлыгы көн әйләнәсенә — басуда.
— Печән чоры җитсә, Валерийны күрмибез дә. Иртә таң белән чыгып китә дә, төн җит­мичә кайтмый. Ике тракторда эшли. Ә мин аңа, ач йөрмә­сен дип, күп итеп ашарга пешереп җибәрәм, — ди Альмира ханым.
Мәһәдиевлар ел да йөздән артык рулон печән әзерләп сата. Хуҗалыкларында 15 эре мал асрыйлар. Җәен, билгеле, ихата тулы кош-корт. Бакчалары да һәрчак каралган, берничә умартада бал кортлары безелди.
Моннан тыш, Валерий авыл Советы депутаты да, җәмгыять тормышында актив катнаша. Экологик өмәләрдә дә ул — әйдәүче. Заманында үзешчән­нәр театрында актер да булган. Басуда эшләр тынгач, ул мәктәп котельныенда эшли.
— Валерий кебекләр күбрәк булсын иде. Авылыбызны шундый актив, җаваплы яшьләр ямь­ли, — диләр аның турында авыл биләмәсе хакимиятендә.





Басып чыгарырга



Каһвә исе файдалы!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Каһвә исе файдалы!
14 мең дезодорант бүләк ителгән
Сегодня, 10:57 :: Җәмгыять
14 мең дезодорант бүләк ителгән
Бу адәмне беләсезме?
Сегодня, 10:51 :: Җәмгыять
Бу адәмне беләсезме?
Кайсыгызның кулы кычыта?
Сегодня, 09:38 :: Җәмгыять
Кайсыгызның кулы кычыта?
Коралачыкта клуб яңара!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Коралачыкта клуб яңара!
Балалар өчен концлагерьмы?
Вчера, 11:29 :: Җәмгыять
Балалар өчен концлагерьмы?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»