Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанны бал кортлары таныта

Башкортстанны бал кортлары таныта
16.08.2018 / Җәмгыять

Башкортстанны  бал кортлары танытаХалыкара “Апимондия” форумын каршылап...

Кешелек дөньяда алар санының елдан-ел кими баруына чик куя алырмы?


Планета халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә бал кортларының мөһим урын тотуы турында еш кына онытып җибәрәбез, ахры. Шундый мәгълүматка игътибар итик. Германиянең Геттинген һәм АКШның Калифорния университетлары галимнәре билгеләвенчә, 115 төрдәге авыл хуҗалыгы культураларының серкәләнүе бал кортлары һәм башка төрдәшләренең эшчәнлегенә бәйле. Халыкны ризык белән тәэмин итүдәге стратегик әһәмияттәге 87 культураның унөчен серкәләндерүдә бал кортлары төп рольне уйный. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек оешмасы белдерүенә караганда, 200 илдә азык-төлекнең 35 проценты серкәләндерүче җан ияләре ярдәмендә җитештерелә.
Кызганычка каршы, соңгы елларда дөнья күләмендә, шул исәптән Русиядә, бал кортлары саны кимү күзәтелә. Галимнәр фикеренчә, илебездә, мәсәлән, соңгы 10 ел эчендә алар 40 процентка азайган. АКШта кыргый “нәзек бил”ләр санының — 90, йорт бал кортларының 80 процентка кадәр үлүе турында хәбәр итә илнең Стратегик тикшеренүләр һәм икътисад институты. Русиянең Органик җир эшкәртү берлеге “Әгәр мондый тенденция дәвам итсә, бал кортлары, биологик төр буларак, 2035 елга җир йөзеннән бөтенләй югалуы ихтимал. Нәтиҗәдә, әле үстерелгән агрокультураларның өчтән бер өлеше юкка чыгачак. Тоташ алганда, бал кортларының юкка чыгуы глобаль экологик катастрофага китерүе мөмкин”, дип кисәтә.
Мәгълүм булуынча, умартачыларның узган елгы Бөтендөнья форумында Русия соңгы илле ел эчендә беренче тапкыр Халык­ара “Апимондия” конгрессын үткәрү хокукын яулады. Әлеге мәртәбәле чараның Башкортстанда үтүе республикабызның данын һәм куәтен генә түгел, ә табигый байлыкларын, казанышларын бөтен дөньяга танытырга мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, планетада бал кортлары санының елдан-ел кимүен исәпкә алганда, Башкортстан форумында сүз аларны саклап калу, арттыру, үзара сәүдә итү мөмкинлекләре турында да барыр, дип көтелә.
Башкортстанда умартачылык тармагын үстерү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла? Республика зур чарага ничек әзерләнә? Гомумән, планетада бал кортларын саклап калу буенча нинди проблемаларны хәл итәргә кирәк?
Бал кортларының күпләп үлүенә БМОның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек оешмасы да зур борчылу белдерә, дидек. Әмма әлеге проблеманы хәл итүдә Бөтендөнья бал корты көнен билгели башлау гына җитми. Быел ул беренче тапкыр 20 майда билгеләнде. Глобаль җитештерүдә, эре аграр компанияләрнең, уңыш артыннан куып, төрле агулы пестицидлар куллануы да яңалык түгел. Телгә алынган оешманың генеральный директоры хәтта чакыру белән дә мөрәҗәгать итте. “Безнең һәрберебез бал кортларын саклауда җаваплылык тоярга һәм без барыбыз да нинди очракта да шушы серкәләндерүчегә өстенлек бирергә тиеш. Хәтта бал кортларын туендыру максатында хуҗалыкларыбызда үсемлекләр үстерү дә шушы тырышлыгыбызга ярдәм итәчәк”, диде ул.
Байтак еллар элек колхозларга ашлама-пестицидлар бушлай диярлек бирелә иде. Амбар складларына сыймый башлагач аны ачык һавада басу янәшәсендәге мәйданнарга өя башладылар. Билгеле, заманы өчен ул “химия”ләр үзен аклагандыр да. Зур уңыш алдылар. Басуларны корткыч­лардан сакладылар. Ниһаять, үсем­лекләрне саклаучы химик катнаш­маларның, ашламаларның аерым төрләре бал кортларына гына түгел, ә кешеләр сәламәтлеге өчен дә бик зыянлы булуын аңлый башладык. Уйлап караганда, ил күләмендә миллионнарча гектар җир агуланды. Чүп үләне үсә алмый анда, ә басу культуралары котырып дигәндәй буй җибәрә. Органиканы оныттык. Дөресрәге, аны куллану хуҗалыкларга мәшәкатьлерәк булып чыкты. Күптән түгел матбугатта бер язма игътибарны җәлеп итте. Кайсыдыр илнең бизнесменнарының химик ашлама кертелмәгән җире булган төбәкләрне эзләүләре мәгълүм булды. Органик ризык җитештермәкчеләр.
Авылга кайтканымны ишетеп бер танышым йөгереп килгән. Иртәдән бирле бакчадагы умарталар алдында үле бал кортлары артуын күргән. Соңыннан ачыкланды: урындагы бер аграр хуҗалык ике-өч чакрым читтәге басуга химик препарат сибә башлаган. Авылда берничә умартачы шундый зыян күрде. Баш агрономга хәлне аңлаткач кына эшне туктатып торырга мәҗбүр булдылар. Гәрчә хуҗалыкта мондый эшләр, кагыйдә буларак, соң гына — кичкырын башкарылырга тиеш иде. Ярый әле ул агроном, химик препараттан бигрәк, бал кортларының әһәмиятлерәк булын аңлады.
Әнә Кытайда бал кортларының күпләп үлүе нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы зур зыян күрә башлаган. “Нечкә бил”ләрнең ярдәмнәре күренми башлагач, Кытайда плантацияләрдә үсемлекләрне кул белән серкәлән­дерә башлаганнар. Эшчеләр, үсемлек-җимешләр чәчәк ата башлагач, һәр көнне басуларга таралып, аларны кул белән селкетеп серкәләндереп йөри. Бу турыда Русиянең Органик авыл хуҗалыгы институты директоры Иван Гәрәев күптән түгел үзәк матбугат басмаларының берсендә хәбәр итте.
Умартачыларның Халыкара “Апимондия” конгрессының да Башкортстанда үтәчәген очраклы дип булмый. Әлеге тармактагы казанышлар һәм республика бал продукциясенең соңгы елларда дөнья базарына чыгуы да бу мәртәбәне күтәреп җибәрде. Ихтимал, борынгы Башкортстан җирләрендә ата-бабаларыбызның умартачылык, чолыкчылык белән шө­гыльләнүе һәм гасырлар дәва­мында аны милли традицион яшәеш — сәүдә чыганагы буларак кабул итүләре дә чит илләрне җәлеп иткәндер.
Бүген дә Башкортстан — илнең баллы төбәге. Бары тик Башкортстанда табигый шартларда бал бирүче 300 чамасы төр үсемлек теркәлгән. Аларның иң кыйммәтлесе — вак яфраклы юкә агачлары. Юкә агачлары запаслары күләме буенча Башкортстан Русиядә беренче урында. Гомум урман зонасында ул бездә 21,5 процентны алып тора, ягъни, ике миллион гектар чамасы мәйданны били. Галимнәр исәпләвенчә, җәй көйле килгән елларда көчле бал корты гаиләсе таулы районнарда 75-100 килограммга кадәр бал җыярга мөмкин. Ә булдыклы умартачылар аерым елларда һәр умартадан 125-150 килограммга кадәр бал алган. Шулай ук, галимнәр, Башкортстандагы табигый мөмкинлекләр елына 535 мең тонна бал алырлык куәткә ия, шуның нибары өчтән бер өлеше генә әлегә кешеләр тарафыннан файдаланырлык, дигән фикер белдерә. Әлегә бу күрсәткеч соңгы елларга кадәр 20 мең тоннага да җитә алмый.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 300 мең баштан күбрәк умарта исәпләнә. Рәсми чыганаклар аларның ел саен 3-5 процентка артуын күрсәтә. Кызганычка каршы, әлегә кадәр бал кортларын бары тик шифалы нектары өчен генә асрый, үрчетә идек. Дөресрәге, кайсы умартачының аны басу культурасын серкәләндерү максаты белән тотасы килсен?! Ләкин глобаль проблемалар яссылыгында монысын да истән чыгармаска кирәк. Бал кортын “алыштырган” Кытай эшчеләре көненә калмас өчен.
Башкортстанга да ят түгел ул проблема. Башкортстанның “Умартачылык һәм апитерапия буенча гыйльми тикшеренү үзәге” дәүләт учреждение­сенең генеральный директоры Әмир Ишемгулов очрашу­ларның берсендә: “Баш­кортстанның Урал аръягы районнары яшелчә-җимеш, басу культураларын серкәләндерүдә бал кортлары ярдәменә зур ихтыяҗ кичерә. Бу төбәктә серкәләндерүне нәтиҗә­лерәк итү өчен кимендә 120 мең умарта җитешми”, — дигән иде. Әгәр бал кортлары дөньясына битараф булып, аларның проблемаларын үзебез­некеннән аерып карыйбыз икән, якын елларда республиканың башка төбәкләрендә дә аяныч хәл тууы ихтимал. Бөек акыл иясе Альберт Эйнштейнның сүзләрен искә төшерү дә урынлы булыр. “Әгәр бал кортлары бөтенләй югала икән, кешелек дөньясы дүрт елдан да артык яши алмый” дигән ул. Галим, ихтимал, бу фикерен авыл хуҗалыгы культураларының 75 процентын бал кортлары серкәләндерүен күз уңында тотып әйткәндер.
Башкортстан дөнья әһәмиятендәге умартачылар форумын үткәрергә әзерләнә. Шул уңайдан Хөкүмәт мөһим карарлар кабул итте. Әйт­кәндәй, умартачылыкны дәүләт ярдәме белән үстерү турындагы закон да илдә беренче булып Башкортстанда кабул ителде. 2018-20 елларда умартачылыкны үстерү программасы да республикада бу юнәлештә эшне эзлекле һәм максатлы оештыруда зур ярдәм булып тора.
Тик шунысы: программа, яки төрле законнар белән генә умартачылыкны үстереп булмый. Ярдәм итәрдән элек, иң тәүдә, гомумән тармакны үстерүгә комачаулаучы, авыл умартачылары эшчәнлегенә аяк чалучы каршылыклардан арынырга кирәк. Ә бит аны урындагы чиновникларның да авыл бизнесы буларак кабул иткәннәре аз түгел. Умартачылык авылда малтабарлыкны үстерүдә дә булышлык итә. Алдагы ике елда умартачылыкны үстерү буенча республика программасы, беренче чиратта, Башкортстанда эре умарталыклар санын арттыруны, продукциянең сыйфатын яхшыртуны һәм күләмен күтәрүне, җитештерелгән балның үзкыйммәтен киметү өчен шартлар тудыруны күз уңында тота. Әлбәттә, төп максат — Башкортстан балын дөнья стандартлары таләбенә туры китерү өчен заманча технологияләрне нәтиҗәлерәк куллану. Республика Хөкүмәте тармакны үстерүгә булышлык итүче комплекслы чаралар кабул итте. Атап әйткәндә, ул банк кредит­ларының бер өлешен компен­сацияләүне, техника, умартачылык инвентаре сатып алуда берникадәр ташламалар булдыруны күз уңында тота.
Әйтергә кирәк, республикада умартачылык әлегә системалы эш итүче бердәм җитештерү тармагы булып тормый. Бал җитештерүчеләр, кайсы категориядә булуларына карамастан, төрле сәбәпләр белән берләшергә, мөһим проблемаларны уртак хәл итәргә ашыгып бармый. Шәхси бизнес чыганагы буларак, әлбәттә, соңгы елларда аның авыл җирләрендә берникадәр артуы күзәтелә. Эре умарталыклар, башлыча, Иглин, Бишбүләк, Шаран, Ярмәкәй, Бөрҗән, Бәләбәй, Тәтешле һәм Балтач районнарында урнашкан. Дөрес, республика умартачыларын берләштерү турында сүз парламент утырышларында да аз яңгырамады. Әлегә үзгәрешләр күренми.
— Бүген фәнни һәм практик өлкәдә халыкара хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә күтәрелергә, республика продуктларын башка илләрнең базарларында киңрәк тәкъдим итәргә кирәк. Сүз традицион Башкортстан балы турында гына бармый, шулай ук прополис, кәрәзле бал, перга (чыршын), чәчәк серкәсе, башка продук­цияләрне дә эчке базар өчен дә аз җитештерәбез. Күренүенчә, безнең умартачылар өчен уйланырга урын бар, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов узган ел ахырында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнендә ясаган чыгышында.
Менә шулай, галимнәр дөнья күләмендә бал кортларының күпләп үлүенә борчылу белдергәндә Башкортстанда тармакны тагын да үстерү, бал продукциясе белән дөнья базарына зуррак масштабта чыгу максаты белән эшлиләр. Ә инде халыкара “Апимондия” конгрессын үткәрү хокукын алу өчен дөньяның дистәләрчә иле арасында барган зур бәйгедә Русиянең — Башкортстанның җиңеп чыгуы республика тарихында, аның тормышында мөһим вакыйга буларак калачак.

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




ФАП бар, шарт юк...
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
ФАП бар, шарт юк...
Чыршы бәйрәме чакыра!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чыршы бәйрәме чакыра!
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Кызыл розалар
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Кызыл розалар
Әкияткә ышаныйк!
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Әкияткә ышаныйк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»