Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чүп мәсьәлә түгел ул чүп!

Чүп мәсьәлә түгел ул чүп!
24.08.2018 / Җәмгыять

Чүп мәсьәлә түгел ул чүп!Киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда калдыклар белән эш итү буенча яңа система гамәлгә кертеләчәк.

Без каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын, аларны җыю һәм үтилләштерү тәртибен тулысынча үзгәртәчәк яңа реформа алдында торабыз. Бу реформа күптән кирәк иде. Әле гамәлдә булган калдыкларны полигоннарда күмү ысулы чүп-чарны юк итү һәм чүплекләр проблемасын хәл итми. Полигоннар элек ничек җитмәгән булса, әле дә шулай ук җитми, алар тиз тула. Муниципалитетлар бюджетларында моның өчен бүленгән акча беркайчан да җитәрлек күләмдә булмады һәм мәсьәлә, нигездә, республика казнасы исәбенә хәл ителеп килде.


Бөтен дөньяда калдыклар белән эш итү табышлы бизнес төре булып тора. Республика җитәкчелегенең бурычы — кабул ителгән федераль законнар нигезендә төбәк дәрәҗәсендә моның өчен тиешле шартлар тудыру. Бу җәһәттән каты калдыклар белән эш итү буенча яңа система, калдыклардан алынган икенчел матди ресурсларны эшкәртү тармагын булдырырга кирәк. Калдыкларның яртысы диярлек файдалы кушылмалардан тора. Шуларны аерып алып, алардан халык куллануы товарлары җитештерә башларга вакыт, дигән фикердә республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев.
Бүген үк инде закон икенчел чималның аерым төрләрен күмүне тыя. Былтыр төсле һәм кара металл калдыкларын, хәвефле калдыкларны күмү тыелды, быел бу исемлек кәгазь, ПЭТ (термопластик), полиэтилен һәм башкаларны күмүне тыю белән тулыландырылды. Әлегә аларны җыю системасы оештырылып кына килә.
Калдыклар белән эш итү буенча территориаль схемага ярашлы, республикада 9 полигон, чүп-чарны аеручы 26 комплекс, чүп-чарны күчерүче 48 пункт төзү планлаштырыла. Чүп-чарны эшкәртүче эре комплекслар төзү нәтиҗәсез булган авыл районнарында, нигездә, чүп-чарны күчерү пунктлары эшләячәк. Аннары калдыклар чүп-чарны аеру комплексларына җибәреләчәк. Алардан алынган матди ресурслар Башкортстан Республикасы территориясендә оештырылачак экотехнопаркларда эшкәртеләчәк. Аларда икенчел чималны: кәгазь, пыяла, полиэтилен һәм башкаларны төрләргә аерып эшкәртү буенча махсуслаштырылган предприятиеләр булдырылачак.
Бу бурычлар Русиянең Сәнәгать министрлыгы стратегиясенә кертелгән. Русиядә 70тән артык экотехнопарк төзү планлаштырыла. Дәүләт бүген полигоннарны түгел, ә нәкъ заманча комплексларны төзүне субсидияли һәм аларга ярдәм итә. Чөнки киләчәктә полигоннар калдыкларны аерып җыйганнан, сортларга аерганнан соң калган “койрыклар”ны күмү өчен генә кирәк булачак. Эшкәртүгә ярамаган әйберләр генә күмеләчәк һәм андый полигоннар бик озак хезмәт итәчәк.
Әле без үз кулларыбыз белән җирләребезне, су объектларын, һаваны агулыйбыз. Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын сафка кертеп исә үзебез һәм киләчәк буын өчен уңайлы мохит тудырачакбыз.
Шушы максатта бөтен республика биш зонага бүленгән һәм аларда конкурс нигезендә төбәк операторлары сайланган. Барлык чүп-чар өчен хәзер алар җавап тотачак. Төбәк операторлары, подрядчылар буларак, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшләүче операторлар белән килешүләр төзиячәк, муниципалитетлар белән тыгыз элемтәдә эшләячәк. Бер сүз белән әйткәндә, калдыклар белән эш итүгә бәйле бөтен процессны көйләячәкләр. Төбәк операторының бурычы — барысын да килешү нигезендә эш итүгә күчерү. Бизнес чүп-чарны сортларга аеручы комплекслар төзегән. Бүгенге көнгә республикада 47 полигон бар, шуларның 36сы калдыкларны урнаштыру объектларының дәүләт реестрына кертелгән.
Һичшиксез, икенчел чимал җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче эшкуарларга ярдәм итәргә кирәк. Чүп-чарны аерып җыюга икътисади яктан кызыксыну барлыкка килгәч, халык файдалы кушылмаларны икенчел чимал кабул итү пунктларына тапшыра башлагач, республикада мондый эшкуарлар саны артачак һәм аларның хезмәте белән бөтен кеше файдалана алачак.
Коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа системага күчүгә бәйле рәвештә, район, шәһәр, авыл хакимиятләренә һәм гади халыкка да аерым бурычлар йөкләтеләчәк. Яңа закон буенча, муниципалитетлар идарә итү компанияләре, авыл биләмәләре хакимиятләре һәм гражданнар белән берлектә каты коммуналь калдыклар җыю урыннарын билгеләячәк һәм оештырачак. Бу мәсьәлә күпфатирлы йортның гомум җыелышында яисә авыл җыенында хәл ителә.
Эшнең аннан соңгы мөһим этабы — бөтен гражданнарны да чүп-чарны аерып җыюга җәлеп итү. Шуны аңлау зарур: акчаны контейнердагы чүп-чар күләменнән чыгып түләячәкбез. Каты коммуналь калдыкларны никадәр азрак җыйсак, җыйган һәм үтилләштергән өчен түләү дә шулкадәр азрак булачак. Калдыклар күләмен чүп-чарны, үсешкән илләрдәге кебек, аерып җыйганда гына киметергә мөмкин. Бу очракта аерым йорт һәм, шуңа ярашлы, аерым граждан азрак акча түләячәк. Һәр кешенең үзенең мөһим роль уйнавын һәм чүп-чарны аерып җыю кирәклеген аңлавы зарур.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»