Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Аналарча кайгыртучы да, кояштай балкытучы да

Аналарча кайгыртучы да, кояштай балкытучы да
24.08.2018 / Җәмгыять

Аналарча кайгыртучы да,  кояштай балкытучы даРеспубликада хатын-кызлар хәрәкәте тарихыннан.

Гүзәл затлар табигате белән идарә итү, җәмгыятьтә өстен урын алуга каршы. Әмма гаиләдә дә, дәүләттә дә иң хәвефле мәлдә идарә дилбегәсе аның кулына күчкән очраклар бик еш була. Давыл тынгач, ул янә ир-ат кулына кайтарыла. Казан ханлыгы тарихында — Сөембикә, башкорт ырулары тарихында бейбичәләр булуы шул хакта сөйли.


Мәрьям Солтанованың башлангычы

Башкортстанда хатын-кызлар хәрәкәте тарихы Мәрьям Солтанова белән бәйле. Ул – Тимербулат Акчурин исемле эре сәүдәгәр, иганәче кызы. Казанда кызлар гимназиясендә белем алгач, 1886 елда затлы нәселгә кушыла – мөфти улы, Уфа шәһәр думасы “гласные” Тимербулат Солтановка кияүгә чыга.
Ире белән алар иҗтимагый тормыш­ның уртасында кайный, Уфада кызлар өчен — урыс-башкорт мәктәбе, ир балалар һәм картлар өчен бушлай приют ачалар. Ә 1913 елда Мәрьям ханым Уфада әтисе бүләк иткән йортын ятим кыз балалар приютына тапшыра. Әлеге йорт башка­ланың Тукай урамында урнашкан һәм, тарихи һәйкәл буларак, бүген дә саклана.
1907 елда Мәрьям Солтанова Уфа мөселман хатын-кызлары җәмгыяте төзүдә катнаша һәм 1914 елга кадәр аны җитәкли. Нәкъ шул чорда республикада хатын-кызлар хәрәкәте башлана.
1917 елның июнендә Ырынбурда үткән Бөтенбашкорт корылтаенда ирләр арасында бердәнбер хатын-кыз делегат, Сарытаудан килгән 17 яшьлек Рабига Йомагулова (Кушаева) һәммәсенең игътибарын хатын-кызның аянычлы хәленә юнәлтә. Нәтиҗәдә, кор, хатын-кызның тиң хокуклылыгын сызык өстенә алып, бу мәсьәлә буенча карар кабул итә. Соңрак Рабига Башкорт АССРы өлкә комите­тының хатын-кызлар бүлеген җитәкләп, ана һәм балаларның хәлен җиңеләйтү буенча зур эшләр башкара. Батыр башкорт сылуының гомере Мәскәүдә, Мәгариф буенча халык комитетында эшләп йөргән чагында, билгесез кешеләр тарафынан өзелә.
Бүген республикада башкорт, украин, татар хатын-кызлары оешмалары эшли.

Чая татар кызы Сәхибҗамал исеме белән...

Һәр изге эшнең башында да Илаһи кодрәт һәм якты күңелле кеше тора. Узган гасыр азакларында илдәге чуалышлар, кыйбла югалтып адашып йөрүләр бигрәк тә хатын-кызларыбызның бәгырен телгәнгә күрә, берләшү теләге туа. Аны тормышка ашыру өчен кешесе дә табыла.
Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы Яһүдина республикада билгеле шәхес була. Ул, Мәскәү китапханә институтын тәмамлагач, озак еллар Н. Крупская исемендәге (хәзерге З. Вәлиди) китапханәдә өлкән библиограф булып эшли. Ә без аның белән ул вакытта ярыйсы гына танылу алган “Кристалл” телевидениесе аша таныштык. Жур­налистның күзе очлы була бит ул, үз тиңен шундук таный. Гөлҗиһан апа белән без дә бер күрүдән үзебезнең “җан кардәш” булуыбызны аңладык.
Шулай да аның татар хатын-кыз­ларының яңа оешмасын төзү, җитмәсә, аңа ул вакытта сирәк яңгыраган “Сәхиб­җамал” исемен бирү идеясенең очкыны шунда ук ялкын булып кабынып китте димәс идем. Әмма ул буш сүз белән вакыт уздыра торган кешеләрдән түгел, аның һәр фикеренә какшамас дәлил бар! “Без беркемне дә кабатларга җыен­мыйбыз, шулай ук, беркемгә дә аркылы да төшмәячәкбез. Кыйблабыз – мәгъ­рифәт, меңнәрчә еллык халык тәҗрибәсе, милләтләр дуслыгы. Ә Сәхибҗамал исеме күтәрелә барган саен тәүге актрисабыз, кайчандыр Уфа сәхнәсендә дә балкыган туташыбызның якты хатирәләре дә халкыбызга кайта барачак!” – дигән иде ул.
Оештыру эшләрен үзенә хас җитезлек, төгәллек, пөхтәлек белән бик тиз арада башкарып чыга алды Гөлҗиһан ханым. Һәм эшчәнлек башланды. Аның тырышлыгы белән Уфаның зур залларында, республикабызның башка мәдәният йортларында бихисап чара үткәрелә.
Мәгърифәтче, язучы, Ислам галиме, Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең юбилее, мө­селман дөньясы тарихында беренче, милләтебездә бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубиның, Русиядә беренче хатын-кызлар оешмасына нигез салучы, Мөслимә ханымнар җәмгыяте рәисе Мәрьям Акчурина-Солтанованың тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни конференцияләр, Герой-шагыйребез Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең истәлегенә багышланган, алар рухына Коръән аятьләре укып үткәрелгән хәтер кичәсе, күренекле хатын-кызларыбыз белән очрашулар, Казанга, Бөек Болгарга онытылмас сәяхәт-сәфәрләр – болар барысы да “Сәхибҗамал” оешмасы тарафыннан башкарылган күләмле, җитди, фәһемле чаралар. Шулай ук, бу елларда Халыклар дуслыгы йортында Ислам нигезләрен һәм гарәп имлясын өйрәнү курслары эшли башлый.
Шушы елларда республикада татар хатын-кызларының фикере ачыграк ишетелә башлый, дисәк дә хата булмас. Алай гына да түгел, бу фикергә колак салалар, аңа таяналар да.

Яңа җитәкче эшчәнлекне киңәйтте

2013 елда “Сәхибҗамал”ның рәисе итеп Динә Морзакаева сайлана. Ул кырык еллап Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында эшли. Дәреслекләр редакциясендә мөхәррир, 1993 елдан казна хисабына татар китаплары нәшер ителүне җайга сала.
Җитәкче алышыну кайбер оешмаларга нигездән үзгәрү алып килә, кайвакыт кыйбланы алыштыруга кадәр барып җитә. Бу җәһәттән “Сәхибҗамал” үз йөзен, мәсләген саклап калды. Алай гына да түгел, аның таҗы яңа нурларга баеды.
2013 елда оешма кабат теркәлү уза, аның яңа низамнамәсе раслана.
Шул вакыттан аның яңа идарәсе сайланып, анда төрле катлам вәкилләре, төрле һөнәр ияләре туплана. Оешманың эшчәнлеге киңәя – шәһәр һәм районнарда аның бүлекчәләре ачыла.
Татар хатын-кызлары оешмасы буларак, “Сәхибҗамал”ның башкарган гамәл­ләре дә үткәннәрдән мөһим вакыйгаларны, билгеле шәхесләрне халыкка кабат кайтару, бүгенге яшәешнең нурын, килә­чәктәгесенә өметне арттыру белән бәйле.
2013 елда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында шагыйрәләребез Дилә Булгакова, Халисә Мөдәрисова, Рәфыйга Усманова, Лилия Сәгыйдуллина, Нәфисә Хәбиб­диярова, Зәйфә Салихова, Гөл Мирһади, күренекле сәхнә осталары катнашлыгында тәү тапкыр “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” кичәсе үтте. Шул елдан башлап ул ел да кабатланып тора һәм җәмә­гатьчелекнең игътибарын җәлеп итә.
Татарстанның халык артисты, мил­ләтебезнең асыл затлар чылбырын дәвам иттерүче күркәм шәхес Зөһрә Сәхәбиева белән оештырган чаралар Салават шәһәрендә, Кушнаренко районында, быел башкалабыз Уфада да узды. Искиткеч моң иясе белән халыкның ничек хозурлануы, аны чиксез ярату һәм ихтирам күрсәтү мөмкинлеге өчен оешманың Уфа бүлекчәсе җитәкчесе Дилә Булгаковага һәркем рәхмәтле булды.
“Сәхибҗамал” оештырган чаралар арасында моңача булмаганнары да бар. Кушнаренко бүлекчәсе җитәкчесе Резида Сабитова үзе яшәүче Югары Сәет авылы янында 55нче географик координат булуын белеп кала һәм, шушы урынга махсус билге куйдырып, “Дуслык төягендә кот булыр” дип аталган күләмле чара оештыра.
Кушнаренко кызы – Башкортстанның халык артисты, шагыйрә Рәгыйдә Янбулатованың 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән хәтер кичәсе дә хәтергә уелып калды.

Үз гимннары бар!
Югарыда телгә алынган Дилә Булгакова белән Резида Сабитова – оешманың гимны булып киткән “Сәхибҗамал” җырын иҗат итүчеләр дә. Аны шул исемдәге хатын-кызлар вокаль ансамбле башкара.
Шулай, оештырган чаралар бихисап. Алардан Нуриманда – Халисә Мөдә­рисова, Балтачта Гөл Мирһади иҗатына багышланган кичәләр, Чакмагышта Алсу Төхвәтуллина оештырган “Самавыр бәйрәме”, шул ук районда “Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе”, “Китаптан алып илһам” кебек чараларның исемнәре үк эчтәлеген әйтеп сала.
Чараларның күбесе “Ихлас” мәчетенең конференцияләр залында уза. Биредә Борай районы бүлекчәсе җитәкчесе Рәфыйга Усманова оештырган һәм аналарга багышланган чара, язучы Зифа Кадыйрова, шагыйрә Нурия Измайлова кебек күренекле милләттәшләребез белән очрашулар, тел, дин, милләт сагында торырдай башка чаралар оешма ельязмасына языла бара, халык күңелендә тоташ нур булып кала.
Башкортстанның 100 еллыгын республика хатын-кызлары изге гамәлләр, файдалы эшләр белән каршылый.

Резида ВӘЛИТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»