Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Оста да ул, остаз да!

Оста да ул, остаз да!
30.08.2018 / Җәмгыять

Оста да ул, остаз да!Кеше кайда гына эшләсә һәм яшәсә дә, барысы да үзеннән тора.

Колхозның баш агрономы күршеләренә ике кочак башак күтәреп керә-керешкә: “Флүс! Малаеңны чакыр әле! Апробациягә көлтә бәйләргә кирәк. Хәзер минем малай да кереп җитәр!” — дип дәште. Ул арада үсмер егет Глүс күрше абыйсының каршысына чыкты да “Бүген нинди иген алып кердегез? Кайсы басудан? Сорты ничек атала?” дип сорауларын яудыра башлады.


— Бигрәк кызыксынасың. Әллә агроном булырга җые­насың?
— Әйе шул! Хыялым — агроном булу! Әти дә укы, ди.
Глүс идәнгә җәеп салынган башакларның һәрберсен кулына алып, ипләп кенә учына җыя. Бераздан матур гына көлтә барлыкка килә. Аларны район үзәгенә алып барып, хуҗа­лыкның кайсы басуында нинди культура күпме уңыш биргән­леген күрсәтү өчен кирәк иде бу.
Әйе, Глүс Сакаевның балачак хыялы тормышка аша. Ул җир эшен — агроном һөнәрен сайлый.
Нуриман районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Глүс Сакаевка бу вазыйфаны ышанып тапшырганчы аңа Авыл хуҗа­лыгы институтын тәмам­ларга, Нуриман районының “Баһау” колхозында баш агроном, 1993-96 елларда җир комитеты рәисе, 1996-2002 елларда шул ук колхозның рәисе, 2002-14 елларда Яңа күл авылы хакимияте башлыгы йөген тартырга туры килә.
Глүс Флүс улы данлыклы Илеш җирендә туа. Сиксәненче елларда бу районнан Авыл хуҗалыгы институтына укырга керүчеләр бик күп була. Сәбәбе дә гади — Башкортстанда игенчелек буенча беренчелектә барган районда башкача булырга мөмкин дә түгел. Яшь егетләр, өлкәннәр үрнәгендә, үзләрен алтын басу-кырларның хуҗасы итеп тою теләге белән укый, яши.
Глус Сакаев та, Рсай урта мәктәбен тәмамлагач, Авыл хуҗалыгы институтына юл ала. Имтиханнарын тапшыргач, бары тик бер балл җитмәве ачыклана. Үҗәт егет хыялларының челпә­рәмә килүенә юл куярга уйламый, документларын рабфакка тапшыра. Ә инде бер елдан үзе теләгән факультетка укырга кереп, биш ел үтүгә институтны уңышлы тәмамлап чыга.
Яшь белгечнең туган якларына кайтып эшлисе килә. Тик Илеш районында ул елны агроном өчен буш урын булмый. Язмышы аны Башкортстанның яшел бишекле районнарының берсенә — Нуриман якларына алып китә. Бу да, әлбәттә, очраклы хәл булмый.
— Барысы да мәхәббәттән башланды. Беренче күрүдән гашыйк булу бар ул! Мин моны үз мисалымда расладым — хәләлем белән бер-беребезгә беренче күрүдән гашыйк булдык, — ди Глүс Флүс улы. — Моның тарихы да кызыклы. Беренче курста укыган чакта дус егетем белән Уфадагы “Искра” кинотеатрына бардык. Һинд киносын карап, берәр “шәп” кыз белән танышу теләге белән юлландык ул көнне. Сеанстан чыккач, свето­форның яшел күзенә юл аша ике кыз чыгып килүен искә алдым. Дус егетемә: “Әйдә, анавы кызларны куып җитәбез дә танышабыз”, дидем. Һәм шулай иттек тә.
Танышкан кызым ул вакытта медицина училищесы студенты иде. Өченче курста укыганда өйләнештек. Озакламый улыбыз туды. Укуны тәмамлауга Илештә минем белгечлек буенча эш юклыгын белдем. Аның урынына хатынымның туган ягына юллама бар икән. Шулай итеп, язмыш мине Нуриман районы белән бәйләде. Мин —“Баһау” колхозында баш агроном булып, хатыным Рәмилә Шәмгол кызы Яңа күл авылында өлкән шәфкать туташы булып хезмәт юлыбызны башладык. Улыбыз Марсель дә Авыл хуҗалыгы институтын тәмам­лап, туган районына эшкә кайтты. Өйләнде. Киленебез Гөлфия Габделәхәт кызы — Иске күл мәктәбендә директор. Юлия һәм Алмаз исемле оныкларыбыз бар.
— Сезнең тормыш юлыгыз Нуриманда үткән. Миңа калса, чит-ят җирдә ниндидер казанышларга ирешү күпкә авыррак. Ә сезнеңчә ничек?
— Әйе, шулай. Тик кеше, кайда гына эшләсә һәм яшәсә дә, барысы да үзеннән тора бит. Минемчә, тырышып хезмәт куйсаң, үз һөнәреңне яратсаң, нәтиҗәләр дә яхшы була. Агроном булу өчен иң тәүдә җирне, һөнәреңне яратырга һәм белемле булырга кирәк. Безнең эш вакыты сәгать белән чиклән­мәгән. “Эш сәгатем тәмам­ланды”, дип өйгә кайтып китеп булмый. Хәзер авыл­лар картая, яшьләр читкә китә. Бу бик кызганыч хәл. Авылда хезмәт юлын башлаган яшь белгеч­ләргә Хөкүмәтебез зур ярдәм күрсәтә. Тик бүген җир эшен үз иткәннәр бик сирәк.
— Белүемчә, Сез Яңа күл авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын башкарганда хоккей командасы да төзегәнсез...
— Әйе, үзебез шугалак тө­зедек, 400 мең сумга форма сатып алдык, районда үткәрелгән ярышларда катнаштык. Балалар уңышлы чыгыш ясый башлагач, без, өлкәннәр дә, дәртләнеп киттек. Шулай итеп, колхозчылардан торган өлкәннәр командасы да барлыкка килде.
Нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкарып чыгарга өйрәнгән кеше башкача була алмыйдыр да. Монда әти-әни үрнәге дә мөһим урын алып тора, әлбәттә. Әтисе Флүс Гайса улы — Илеш районы “Урал” колхозының алдынгы механизаторы, әнисе Флүрә Әхияр кызы шул ук колхозда сыер савучы булып эшләгән. Хезмәткә сөюне гаиләдәге биш балага үз үрнәкләрендә күрсәтеп тәрбия­ләгәннәр, яшәгәннәр. Гади колхозчылар гаиләсендә туып-үскән Глус Сакаев — бүген аягында нык басып торучы ир узаманы. Моңа ул тырыш хезмәте, уңган­лыгы, үҗәтлеге белән ирешкән.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»