Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халык ихтыяҗын власть ишетергә тиеш

Халык ихтыяҗын власть ишетергә тиеш
30.08.2018 / Җәмгыять

Халык ихтыяҗын власть  ишетергә тиешСәяси партияләр моның әһәмиятен яхшырак аңлый башлады.

28 августта Уфаның Конгресс-холл бинасында “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Иҗтимагый башлангычлар форумы оештырды. Анда партиянең республикадагы төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.


— “Бердәм Русия” партиясе бик күп иҗтимагый оешмалар белән килешү төзеде. Без киләчәгебез өчен җаваплы. Иҗтимагый оешмалар халыкка аеруча якын. Шуңа сез власть органнарына халыкны борчыган проблемаларны җит­керергә тиеш. Бүгенге чара реаль эшләр башкару өчен нәтиҗәле булсын, — дип сәламләде ул форумда катнашучыларны.
Республиканың Яшьләр иҗтимагый палатасы “Бер­дәм Русия” партиясе белән берлектә җәмгыятьтә “гаи­лә” төшенчәсен популярлаштыру турындагы башлангыч белән чыгыш ясады. Атап әйткәндә, киңкүләм мәгълүмат чараларында шушы теманы уңай яктан яктырту кирәклеген ассызыклады алар.
“Республикада талантлы, матур гаиләләр күп, әмма алар турында халыкка җиткерүгә игътибарны арттыру кирәк. Шул ук вакытта, күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаи­ләләр турында еш ише­тәбез.
Яшьләр арасында законлы никахка керүне пропагандалауга да басым ясарга кирәк. Сер түгел, элек мәктәпләрдә “гаилә” темасы буенча дәресләр үткәрелә иде, бүген алар юк дәрәҗәсендә. Хәзерге яшьләр гаиләгә башкача карашта. Бу җәһәттән бездә яшәүче матур гаиләләр турында видеороликлар тө­ше­реп, Интернет челтәр­ләрендә яктырту, документаль фильм төшерү нәти­җәле булыр иде”, — диде алар.
Халыкны сәламәт тормыш алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә юнәл­телгән башлангычлар күп. Әмма сәламәтлеген ныгытучылар арасында бәхет­сезлеккә таручылар саны кимеми. Аеруча бала­ларның гомере өзелү кызганыч. Быел гына, мәсәлән, республикада яшәгән 70 бала суда батып үлде. Башкортстан Йөзү федера­циясенең җаваплы секретаре Рәфис Габдрахманов мәктәпләрдәге физкультура дәресләрендә йөзәргә өй­рәтү кирәклеген игътибарга алды.
— Программаның төп үзенчәлеге баланы йөзәргә өйрәтү генә түгел, аны суда үз-үзен дөрес тота белүгә дә юнәлтелгән. Су коенганда батучыларның күбесе хәвеф янаганда үз-үзен тота белми, — диде ул.
Әлегә бу программаны республиканың бер районында сынап карау күз уңында тотыла. Киләчәктә аңа һәр район кушылырга тиеш булачак. Моның өчен физкультура укытучылары коткаручылар курсын тә­мам­лаячак. Әгәр дә мәктәп­ләрдә бассейннар юк икән, бу башлангычларны физкультура-савыктыру комплексларында башкарырга була.
Русия Эзтабарлар хәрә­кәте советының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе Владимир Волков “Халык хәтере” акциясенә старт бирелүе турында сөйләде. Аның ярдәмендә республикадагы һәркем якын кешеләренең сугышта күрсәткән батырлыкларын белә алачак. Шушы акция кысаларында “Бердәм Русия” партия­сенең урындагы бүлек­чәләренә мөрәҗәгать итүчеләргә туганнарының сугышта үткән юлы турында мәгълүмат бирү турындагы тәкъдим яңгырады. Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев белдерүенчә, бу башлангыч яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә дә йогынты ясаячак.
Чарада “Республика балаларына башкаланы бүләк итик” проекты турында да сүз булды. Атап әйткәндә, Уфаның тирә-як мохитен төзекләндерүгә, матурлауга юнәлтелгән бу чара яшьләр, балалар арасында төрле акцияләр, конкурслар, экс­кур­сияләр оештыруны үз эченә алачак. Оештыру эшләренә волонтерлар да җәлеп ителәчәк.
— Бүгенге тормыш укытучыларга заманча бурыч­лар куя. Алар респуб­ликаның киләчәгенә эшлекле кадрлар әзерләргә тиеш. Үткәргән тикшере­нүләр уку йортларында яшь бел­гечләр җитешмәвен һәм аларның бу эшкә психологик яктан әзер булмавын күрсәтте. Без әзерләгән проект яшь педагогларга остазлык күрсәтүне үз эченә алачак, ягъни, аларга балалар белән эшләүдә, яшьләрне тәрбияләүдә ярдәм итәчәк, — диде Башкортстанның Яшь педагоглар ассоциациясе рәисе Инесса Косолапова.
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин да респуб­ликаның мәгариф системасын борчыган проблемаларга тукталды. Атап әйт­кәндә, кадрлар соста­вының картаюын, яшьләргә белем бирү системасының үзгә­решләр таләп итүен ассызыклады ул.
Форум кысаларында бүген актуаль булган башка бик күп мәсьәләләр дә тикшерелде.
***
Шул ук вакытта, Баймак районында яшәүчеләр мө­рәҗәгате буенча Калинин авылына Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, КПРФ партиясенең төбәк комитеты беренче секретаре Юнир Котлыгуҗин җитәк­челе­гендә экологлар төр­кеме барды.
Авыл Сибай шәһәреннән 6 чакрымда гына урнашкан. Ул кечкенә булса да, аның янындагы чүплек зур мәйданны били. Урындагы халык билгеләвенчә, җәен биредәге искә чыдарлык түгел. Алай гына да түгел, авылны икегә бүлеп агучы Карагайлы елгасының суы­на да соңгы вакытта химик матдәләр күпләп агып төшә башлаган.
Урал аръягындагы экологик проблемалар моның белән генә чикләнми. Шул ук көнне КПРФ партиясенең республика төбәк бүлекчәсе Акъяр мәдәният йортында да экологиягә багышланган конференция оештырды.

Гөлия Гәрәева.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»