Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мин ни өчен сайлауларга барам?

Мин ни өчен сайлауларга барам?
30.08.2018 / Җәмгыять

Мин ни өчен сайлауларга барам?9 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне.

Фәнис ГАЛЛӘМОВ,
РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әзъзасы,
отставкадагы майор:

– Сайлаулар – мөһим сәяси чара. Мин, гоме­ремнең 25 елын хәрби хез­мәткә багышлаган кеше, журналист буларак, Туган илебездә, республикабызда, районыбыз­дагы һәр вакыйгада үземнең дә җавап­лылыгымны тоеп яшим. Сайлауларда катнашуны бурычым дип саныйм. Бу чарада без теге яки бу депутат өчен тавыш биреп кенә калмыйбыз, ә якын киләчәгебезне билгеләүгә дә өлеш кертәбез бит! Яшьләребезгә дә теләгем шул: сәяси кампаниядә актив катнашыгыз, битарафлык күрсәтмәгез!
Форсаттан файдаланып, сайланачак депутатларыбызга да мөрәҗәгать итәсе килә: сез халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар булырга тиеш. Шуңа сайлау алды вакытындагы вәгъдәләрегезне тормышка ашыру, сай­лаучыларыгызның өметен аклау өчен барлык сәләтегез һәм көчегезне салып эшләрсез дип ышанабыз
.

Светлана ВАСИКОВА,
шагыйрә, РФ һәм БР Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы:

– Сайлаулар кечкенә ча­гымнан күңелемдә бәй­рәм кәефе уята. Ни өчен, дисезме? Аңлатам: безнең авылда (мин Илеш рай­онының Этәй авылыннан) сайлаулар һәрвакыт зур бәйрәм тантанасына әверелә, бу көнне авылда зур концерт була иде. Минем әтием, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзи Камалетдинов, гомере буе сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасын башкарды. Мин дә бәләкәй чагымнан сайлауларда актив катнаштым, бу көнне авыл клубында оештырылучы кон­цертта җырлый идем. Яшем җитеп, сайлау хокукына ия булгач та беркайчан да сайлауларны калдырмадым. 9 сентябрьдә үтәчәк кампаниядә исә мин күзәтүче вазыйфасында катнашачакмын.
Властька киләчәк депутатлар халык үзен социаль яктан якланган итеп тойсын өчен барысын да эшләсен иде. Бөтенесе дә акчага корылып барган заманыбыз үзгәрсен: халыкка элеккечә бушлай дәвалану, яшьләргә бушлай югары белем алу мөмкинлеге кайтарылсын иде!


Фәнис РӘХМӘТУЛЛИН,
Башкортстан Республикасының
атказанган нефтьчесе, шагыйрь:

– Җәмгыять тор­мы­шын­да һәрчак актив кат­наштым һәм әле дә, күптән инде лаеклы ялда булуыма кара­мастан, читтә кал­мыйм. Ә сайлауларда катнашмауны мин күз алдыма да китерә алмыйм, бу бит үз сүзең, фикереңне белдерүдән баш тарту була.
Ә депутат вазыйфасына гади кешеләр тормышы, аларның проблемалары белән якыннан таныш тәҗрибәле шәхесләр килергә тиеш дип уйлыйм. Бүгенге көннең иң кискен мәсьәләләре дип тирә-як мохитне саклау, авылларның җир йөзеннән югалуын атар идем. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитеште­рүчеләрне дәүләт үз канаты астына алырга тиеш, бәяләрне авызлыклау да аның карамагында булу зарур. Депутатлыкка дәгъва итүче шәхесләр властька үз амбицияләрен канә­гатьләндерү өчен түгел, ә туган республикабызга, илебезгә, халыкка файдалы эшләр башкару өчен килсен иде. Минем теләк шул!


Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»