Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өлкәннәргә — хөрмәт!

Өлкәннәргә — хөрмәт!
31.08.2018 / Җәмгыять

Өлкәннәргә — хөрмәт!Русия Президенты Владимир Путин пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр буенча тәкъдимнәре белән халыкка мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатендә ул кабул ителәчәк карарларны йомшарту мөмкинлеге бирүче чаралар тәкъдим итте. Шуларның иң мөһимнәрен сезнең игътибарга җиткерәбез.


60 яшь — хатын-кызларга пенсия яшен 55тән 60 яшькә кадәр күтәрү (63 урынына);
57 яшь — өч баласы булган аналарга 57 яшьтә, ягъни пенсиягә өч ел алдан чыгу мөмкинлеге бирү, дүрт балалыларны — 56, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләрне 50 яшьтән чыгару;
42 ел — вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокук бирүче стажны хатын-кызларга — 37, ир-атларга 42 яшькә кадәр киметү (40 һәм 45 ел урынына);
11280 сум — 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия алды яшендәге гражданнарга эшсезлек буенча пособиене 4900 сумнан 11280 сумга кадәр күтәрү, түләү вакыты — бер ел;
5 ел — пенсия алды яшен пенсиягә чыгар алдыннан биш ел дип билгеләү;

— пенсия алды яшендәге гражданнарны эштән бушаткан яисә яше олы булу аркасында эшкә кабул итүдән баш тарткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы кертү;
— Төньякның азсанлы төп халыклары өчен пенсия тәгаенләүнең гамәлдәге шартларын саклау;
— гамәлдәге төбәк ташламаларын саклау (җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, дарулар сатып алуда ташламалар һ.б.);
— Хөкүмәттә пенсия алды яшендәге гражданнар өчен квалификация күтәрү буенча махсус программа раслау;


6 ай — алдагы ике елда пенсиягә чыгарга тиеш кешеләргә пенсиясен алты ай алдан рәсмиләштерү хокукы бирү;
55 яшь — күчеш чорында күчемсез милеккә һәм җиргә салымнар буенча ташламаларны элеккечә саклау (хатын-кызлар өчен — 55, ир-атлар өчен 60 яшь);
25% — 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел стажы булган пенсионерларның страховка пенсиясенә 25 процент өстәмә кертү;
2 көн — пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә түләүсез диспансерлау үтү өчен, хезмәт хакын саклап, ике көн бирү.
Президентның тәкъдимнәре кыска вакыт эчендә төзәтмәләр рәвешендә Дәүләт думасына кертеләчәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»