Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Сәлам, студент!"

"Сәлам, студент!"
03.09.2018 / Җәмгыять

"Сәлам, студент!"Бу өчәү - экранда иде, хәзер радиода, шимбә көнне - мәйданда!

"Сәлам, студент!"“Юлдаш” радиосы, башкаланың Киров районы хакимияте белән берлектә, инде 15нче тапкыр бу чарага башкала уку йортларында укучы яшьләрне җыя.

Авылларда ял итеп, көч җыеп килгән студентлар өчен яңа уку елын ачкан бу күләмле чарага төрле яшьтәге кешеләр җыела. Кайбер елларда анда 17 меңгә кадәр тамашачы катнаша.

Бәйрәмнең уңыш сере нәрсәдә? Җавап гади – радио халыкка хезмәт итә.”Юлдаш” радиосы, белем көне уңаеннан күпләп оештырылган коммерция проектларыннан аермалы буларак, бары тик мәйданга җыелучы яшьләрнең мәнфәгатен күзәтә. Радио гадел һәм халыкчан булуы белән алдыра.

Тагын бер серне ачымыйча булмый, мондый бәйрәмдә республиканың билгеле сәхнә йолдызлары чыгыш ясый, ә алар янында – эксклюзив! Ул – алып баручылар Җәмил, Газиз һәм Филүс! Супер популяр, мега креатив һәм шәп юморлы бу өчәү әлеге көнне дә очкын чәчрәтәчәк.

Ел да кабатланучы бер гадәт буенча, “Сәлам, студент”та “Юлдаш” радиосы кимендә бер генә булса да “йолдыз” кабыза. Узган елларда каналның музыкаль мөхәррире Риф Арысланың “җиңел кул”ы белән Гайсар Миңлеголов, Җәмил Баймурзин, Динар Мансуров, Илнур Рамазанов кебек яшь җырчылар халыкка танылды. Быелгы хедлайнер — Ленар Белый. Шулай ук Минзәлә Яхина, Айгиз Ишмурзин, “Бәхетле” төркеме, Наил Башстайл яшьләрнең күңелен ачачак. Берничә сәгатькә сузылачак концертта күңел төшенкелегенә бирелергә бер минут вакыт та булмаячак! Быел җырлар социаль челтәрләрдәге мониторинг буенча сайланды. Фәкать яшьләр тыңлаган Инстраграм йолдызлары, интернеттагы топ йолдызлар публиканың “һушын алачак”!

“Юлдаш” әзерләгән бүләкләр дә хисләр фонтаны белән каршы алыныр дип көтелә. Узган елларда алар велосипедтан ким булмаса, быелгысы тагын да “текә”рәк – "Айфон" һәм гидроскутер! Алар һичшиксез гадел уйнатыла. Беренче курслар өчен – аерым бүләкләр, янә “Юлдаш”ның имиджлы логотиплары сугылган бүләкләр, янә... Хәер, барысын да сөйләп бетермик.

8 сентябрьдә 18 сәгатьтә, башкаланың Салават Юлаев мәйданы. Килегез! Күрегез! Хайп тотыгыз, селфи эшләгез, үзегез дә инстаграм йолдызы таҗын киеп карагыз һәм бу көнне алган тәэссоратлар белән ел әйләнәсенә бәхетле булып яшәгез!




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»