Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Эшлекле гамәлләр” – гамәлдә

“Эшлекле гамәлләр” – гамәлдә
03.09.2018 / Җәмгыять

“Эшлекле гамәлләр” – гамәлдәДүртенче ел рәттән республикада тормышка ашырылучы “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре ремонтлана, торак пунктлар төзекләндерелә, электр һәм су тәэминаты яхшыра, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдырыла.

Бу эшләр быел да дәвам итә. Туймазы районында, мәсәлән, урындагы һәм төбәк бюджетларыннан бу эшләргә 7, 34 миллион сум бүлү планлаштырылган. Атап әйткәндә, шәһәрнең Түбәнкүл төбәгендә яктырту системасы, Кәлшәле авылында – суүткәргеч, Серафимовканың “Яшь техник” иҗат йортында – электрүткәргечләр, капиталь ремонтланачак, Иске Туймазы китапханәсендә тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылачак, Югары Троицкий мәдәният йортына музака аппаратурасы сатып алыначак.

Кәкребаш авылы балалар бакчасында быел җәй проектның гамәлгә ашырылуын күрергә өлгерделәр дә инде. Биредә ясле төркеме өчен яңа веранда урнаштырылган. Төмәнәк авылы балалар бакчасында иске тәрәзәләр пластикка алмаштырылган. Бу эшкә республика бюджетыннан 392 мең сум акча бүленгән.
Районда барлыгы 9 балалар бакчасы ремонтлана.



Фото: Туймазы районы хакимиятенең рәсми сайтыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»