Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кайда уңайлы, шунда тавыш бир!

Кайда уңайлы, шунда тавыш бир!
06.09.2018 / Җәмгыять

Кайда уңайлы, шунда тавыш бир! “Мобиль сайлаучы” кушымтасы яңа мөмкинлекләр ача.

Теркәлгән урыннары буенча түгел, ә яшәгән урыннары буенча сайлаучылар өчен быел төбәк дәрә­җәсендәге сайлауларда тәүге тапкыр “Мобиль сайлаучы” технологиясе кулланыла.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе шушы яңалык­ның асылын аңлатты.


? Яшәгән урын буенча тавыш бирү сайлау­чы­ларның нинди катего­рияләре өчен мөһим?
Беренче чиратта, рес­пуб­ликаның бер урынында тер­кәлеп, икенче урынында яшәү­челәр, шулай ук командировкада булучылар, яшә­гән урыныннан еракта ял итүчеләр һ.б. өчен.

? Алтынчы чакырылыш Дәү­ләт җые­лышы-Корылтайга депутатлар сайлауда “Мобиль сайлаучы” системасын кул­лану­ның нинди үзен­чәлекләре бар?
Быел Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауда “Мобиль сайлаучы” системасы республика терри­ториясендә генә эш­ли. Әгәр дә граждан 2018 елның 9 сентябрендә республикадан читтә булса, ул тавыш бирүдә катнаша алмаячак. Әгәр дә граждан республикадан чыгып китмәсә, ләкин үзенең сайлау округыннан читтә булса, ул республика террито­риясендәге тә­гаен бер сайлау участогында теркәлеп, кандидатлар исемлеген теркәгән алты партиянең берсе өчен тавыш бирә ала. Граждан шушы елның 9 сентябрендә үзе теркәлгән торак пункттан читтә, ләкин үз округы чикләрендә (үзе теркәлгән торак пункт кергән округ террито­риясендә) булса, депутатлыкка аерым кандидат өчен дә тавыш бирә алачак.

? Исәптән төшү таныклыгын алырга кирәк­ме?
Элек граждан сайлау көнендә теркәлгән урын буенча тавыш бирә алмаса, аңа исәптән төшү таныклыгы алу мотлак иде, хәзер моны эшләргә кирәкми. “Мобиль сайлаучы” тавыш бирү системасы кагый­дәләре буенча, граждан үзе булачак урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны алдан бирергә тиеш. Теләк буенча гариза түбәндәге пункт­ларның берсенә бирелә:
— шушы елның 25 июленнән 5 сентябренә кадәр Башкортстан Рес­публикасының теләсә кайсы территориаль сайлау ко­мис­сиясенә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күр­сәтүче Күпфунк­цияле үзәкнең филиалына яисә бүлекчәсенә;
— 29 августтан 5 сен­тябрьгә кадәр республика территория­сендәге теләсә нинди участок сайлау комис­сиясенә.
Гаризада сез тавыш бирергә планлаштырган сайлау участогын күрсә­тергә кирәк булачак.

? Гариза бирергә карар итсәгез, ниш­ләргә?
Русия Федерациясе граж­даны паспорты белән якындагы территориаль сайлау комис­сиясенә, участок сайлау комиссиясенә яисә Күпфунк­цияле үзәккә шәхсән мөрә­җәгать итү зарур.
Гариза тапшырганнан соң сайлаучыга 9 сен­тябрьдә тавыш бирергә мөмкин булган сайлау участогы номеры һәм адресы язылган талон бирелә. Гариза бер генә тапкыр тапшырыла. Граждан берничә гариза биргән булса, аларның беренчесе генә дөрес булып исәпләнә. Калганнары исәпкә алынмый. Гаризаны онлайн режимда “Госуслуги” интернет-порталы аша да бирергә мөмкин. Әгәр дә кеше порталда теркәлгән икән, мәгълүмат­ларның дөрес­леген тикшерү фәкать берничә секундны алачак.

? Гаризалар кабул итү пункт­ларының эш графигы нинди?
Территориаль сайлау комис­сияләре шушы елның 25 июленнән 5 сентябренә кадәр эш көннәрендә 14.00дән 20.00 сәгатькә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00дән 14.00 сәгатькә кадәр эшли. Участок сайлау комиссияләре гаризаларны шушы елның 29 авгус­тыннан 5 сентябренә кадәр эш көннәрендә 16.00дән 20.00 сәгатькә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00дән 14.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Күпфункцияле үзәкләрдә кабул итү пунктлары операция зал­ларының гомум эш графигына ярашлы эшли.

? Республиканың баш­ка торак пунктында учас­токның кайда урнашуын каян белер­гә?
Сайлау өчен уңайлы участокны Русия Үзәк сайлау комис­сиясенең cikrf.ru сайтындагы “Сайлаучылар” бүле­гендә “Үз сайлау участогыңны тап” махсус сервисы ярдә­мендә яшәгән урын адресы яисә участок номеры яки “Сайлау учас­токларының интерактив картасы” буенча, үзал­лы табарга мөмкин.
Шулай ук Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгъ­лүмат-белеш­мә үзәгенең “кайнар элем­тә”сенә 8-800-222-11-83 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Шалтырату бушлай. Моннан тыш, Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комис­сиясенең “кайнар элем­тә”сенә 8-800-347-54-54 телефоны буенча шалтыратып, “Мобиль сайлаучы” системасы эше буенча консультация алырга мөм­кин. Шалтырату шулай ук бушлай.

? Әгәр дә хәл-шартлар үз­гәрсә, әйтик, гариза биреп, ко­ман­­диров­кага бармый калсаң? Яңа урынга барып җит­мәсәң һәм үз учас­то­гыңнан “сызып ташласалар”?
Сайлау көнендә үз сайлау учас­тогыңа килергә мөмкин. Әмма тавыш бирү механизмы бераз катлауланачак — гражданлык хокукын тормышка ашыру тиешле тикшерү үткәннән соң гына мөмкин булачак. Сайлау­чының элек планлаштырган участокта тавыш бирмә­гәнлеге расланса гына, сайларга мөмкин булачак. Бу мәсьәләгә участок сайлау комиссиясе сайлаучы мөрәҗәгать иткәннән соң ике сәгать эчендә ачыклык кертергә тиеш.

? 5 сентябрьгә кадәр гариза бирелмәсә яисә 5 сентябрь­дән соң гына командировкага юллану ачыкланса?
Булу урыны буенча сайлау­чылар исемлегенә кертү турында махсус гариза бирергә мөмкин — моны теркәлгән урын буенча участок сайлау комис­сиясендә 6-7 сентябрьдә 16.00дән 20.00 сәгатькә кадәр һәм 8 сентябрьдә 9.00дән 13.00 сәгатькә кадәр эшләргә кирәк. Ялганнан саклау максатында махсус гаризага аерым саклау билгесе – марка ябыштырыл­ган.

? Әгәр дә сайлаучы өеннән чыгалмаса?
Бу очракта граждан якындагы территориаль яисә участок сайлау комиссиясенә яшәгән урыны буенча тавыш бирү нияте турында телдән яисә язма хәбәр итә яисә бу хакта социаль хезмәткәрдән сорый ала. Сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлек мөмкин­лекләре чикле сайлаучы гариза яза алсын өчен аның өенә киләчәк. Шунда ук сайлау үтәчәк бинадан читтә тавыш бирү нияте турында әйтергә мөмкин. Бу очракта тавыш бирү көнендә сайлаучы янына сайлау комиссиясе вәкилләре тавыш бирү өчен күчмә тартма белән киләчәк.

?Әгәр дә сайлаучы бер җирдә дә теркәлмәгән булса нишләргә, ул кайда тавыш бирергә мөмкин?
Теркәлмәгән гражданнар 119 санлы сайлау участогында (Уфа шәһәре, Посадская урамы, 26) тавыш бирә.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»