Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Киңкүләм мәгълүмат чаралары — дүртенче власть ул!

Киңкүләм мәгълүмат чаралары — дүртенче власть ул!
06.09.2018 / Җәмгыять

Киңкүләм мәгълүмат чаралары — дүртенче власть ул!Уфада үткән җыенда тармак үсешендәге көнүзәк мәсьәләләр буенча җитди сөйләшү булды.

4 сентябрьдә ВДНХ-ЭКСПОда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстан бүлекчәсе оештырган медиафорум үтте. Анда республика һәм район киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләүче 300гә якын журналист катнашты.


Форумның максаты – федераль һәм төбәк медиа вәкилләре өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдыру, арытаба үсеш өчен юнәлеш билгеләү.
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлек­чәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, медиафорумны ачу тантанасында чыгыш ясап, мат­бугатның ил тормышында мөһим роль уйнавын ассызыклады.
— Нәкъ сез халыкка сәя­си, социаль, икътисади һәм мәдәни процесслар турында мәгълүмат җиткерүгә зур өлеш кертәсез, илдә һәм республикадагы хәлнең объектив чынбарлыгын күрсәтәсез, — диде Константин Борисович. — Киң­күләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, блоглар кешеләрнең карашына һәм фикеренә нык йогынты ясый. Шул сәбәпле матбугатны хаклы рәвештә дүртенче власть дип атыйлар да инде. Бүгенге мәгъ­лүмат кырында яңалыклар җиткерү тизлеге һәм аның сыйфатлы булуы зур роль уйный. Киңкүләм мәгълүмат чараларында үз эшенең осталары хезмәт сала. Бүгенге форум һөнәр осталыгын күтәрүгә һәм журналистлар арасында коммуникацияне арттыруга шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Шулай ук, республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Телерадио- тапшырулар ассоциациясе генеральный директоры Александр Широких чыгыш ясадылар.
Форум “Төбәк һәм муниципаль телеканалларны үстерү стратегиясе” һәм “Интернет киңлегендә киң­күләм мәгълүмат ча­ра­ларының мөмкин­лек­ләрен киңәйтү” дигән дискуссия мәйданчыкларына, “Башкортстан — матбугат, власть һәм җәмгыять диалогы территориясе” сессия­сенә бүленеп, эшен дәвам итте. Аларда фикер алышу нәтиҗәсендә барлыкка килгән тәкъдимнәр арытаба хәл итү өчен федераль үзәккә тапшырылачак.
“Интернет киңлегендә киңкүләм мәгълүмат чара­ларының мөмкин­лекләрен киңәйтү” дигән дискуссия мәйданчыгында “Башинформ” агентлыгы баш мөхәррире Артем Вәлиев һәм “Яндекс” агентлыгының “Лидер Поиска” компаниясе җитәкчесе Павел Зелев эксперт булып торды.
“Молодежная газета”ның баш мөхәррире Елена Киселева редакциянең Интернет киңлегендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Башинформ” агент­лыгының махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Станислав Шахов “Яңалыклар язабыз. Нәрсә укыйлар” дигән темага чыгыш ясады. Журналист, мөхәррир, блогер, икътисад фәннәре кандидаты Рушана Ибраева киңкүләм мәгълүмат чараларында аналитик мәкалә­ләр язу мәсьәләсен күтәрде. Блогер, “R&R” коммуникативлык агентлыгы җитәк­чесе Рәис Габитов блогларны һәм иҗтимагый фикер лидерларын куллану турында үз фикерләрен әйтте.
Аннары мәйданчыкта катнашучылар күтәрелгән темалар буенча фикер алышты.
Медиафорумның пленар өлешендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
— Сер түгел, үз укучысын, үз тамашачысын табарга теләгән киңкүләм мәгълүмат чаралары, сенсация артыннан куып, чынбарлыкны бөтенләй башка төрле күрсәтә. Негатив мәгълүматка өстенлек бирү­челәр күп. Әлбәттә, кайдадыр җитешсезлекләр бар, әмма уңай якларыбыз да күп. Халык кире хисләр тудыручы мәгълүматтан арыды. Язмаларда, эфирларда матур яшәүчеләрне, соклангыч гаиләләрне күрсә­тергә дә онытмагыз. Гадел журналист­ларның абруе беркайчан да төшмәячәк, — диде ул.
Республика җитәкчесе сайтларга да үз бәясен бирде. Чыннан да, бездә мондый эш ысулы чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде. Бу юнәлешне үстерү­гә зур көч саласы бар. Сайтларда “тере материаллар”, интервьюлар һәм башка кешене җәлеп итәрлек мәгълүмат күп булырга тиеш, дип белдерде ул.
Чарада катнашучылар Рөстәм Зәки улы белән берлектә кечкенә шәһәр-ләр телевидениесе үсе-
­шен дә тикшерде.
— Урындагы телевидение тәүлегенә берничә сәгать кенә эшли. Тәүлек әйләнәсенә тапшырылулар алып бару өчен кадрлар җитми, башка мөмкин­лекләр дә юк. Шунлыктан без, башка телеканалларга кушылып, аларның берничә эфир сәгатен алабыз. Шундый телевидениеләр өчен аерым канал булсын иде. Чөнки без теләгән вакытта, безнең шартларда эшли алырдай телеканаллар табу кыен, — дигән теләк белдерде шәһәр-районнарыннан килгән тележурналист­лар.
Рөстәм Хәмитов милли журналистикага аерым тукталды.
— Чит илләрдә еш булам. Анда урындагы телевидение иртәннән кичкә кадәр шәһәр яңалыкларын күр­сәтә. Басма гәзитләрдә шушы төбәк халкын борчыган проблемалар күтәрелә. Безгә дә алардан үрнәк алырга кирәк. Халыкны үз тирә­легендә барган вакыйгалар ныграк кызыксындыра, — диде ул. Аның фикерен “Ватандаш” журналы мөхәр­рире Рәшидә Мәһә­диева дәвам итте, ул башка мәсьәләләргә дә тукталды.
— Кайчандыр БДУ өч телдә чыгучы басмалар өчен журналистлар әзерли, студентлар бюджет урыннарында белем ала иде. Бүген исә башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты коммерция бүлегенә генә абитуриентлар кабул итә. Яшерен түгел, башкорт, татар телләрендә язучы журналистлар, гадәттә, авылда үскән. Авыл кешесенә, елына 90 мең сумга якын акча түләп, баласын бу факультетта укыту авыр. Бу күренеш милли журналис­тика язмышына турыдан-туры йогынты ясаячак, —диде ул.
Рөстәм Хәмитов әлеге мәсьәләне үз контроленә алачагын белдерде.
— Чыннан да, бу җитди мәсьәлә. Элекке кебек, 50гә якын бюджет урыны ачылмаса да, алар киләчәктә булачак, — диде.
Кадрлар мәсьәләсен чарада катнашучы башкалар да күтәрде. Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова бел­де­рүенчә, бүген журналистикада башка һөнәр ия­ләре күпләп эшли. Сер түгел, журналистиканың үз кагый­дәләре, үзенчәлек­ләре бар. Аларны бары тик журналистика факультетын тәмам­лаучылар гына белә. Алай гына да түгел, заман журналистикасы даими үзгәреп тора. Бүген алар бөтенләй башка шартларда эшли. Журналистларның 40 процентын чагыштырмача өлкән буын вәкилләре тәшкил итүен исәпкә алганда, аларның квалификациясен күтәрү кирәклеге көн кебек ачык.
Республика Башлыгы бу тәкъдимне дә хуплады. Киләчәктә әлеге мәсьәләгә игътибар биреләчәген әйтте ул.
— Журналистика – дүр­тен­че власть. Кайбер чакта бу күрсәткеч тагын да югарырак шикелле. Сез халык фикерен җиткерүче дә, алар белән идарә итүче дә. Активлыгыгыз, кызыксынучан булуыгыз белән аерылып торасыз. Позитив булыгыз, матурлыкны күрә белегез. Бу сезнең эшегезнең сыйфатын күтәреп кенә калмаячак, үзегезнең чын шә­хес булып үсешүегезне күрсәтәчәк, эчке дөнья­гызны билгеләячәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Күптән түгел Иглин районында алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатларының халык белән очрашуы үтте. Очрашуда һәркем аларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Красная Горкадагы 49нчы сайлау округыннан ЛДПР партиясеннән Павел Завадич билгеләвенчә, мондый очрашулар халыкка якынрак булуны тәэмин итә.
— Без бер мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, — диде ул.


Фәнүз Хәбибуллин,
Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»