Бердәм тавыш бирү көнен файдалы үткәр!
06.09.2018 / Җәмгыять

Республиканың төрле торак пунктларында яшәүче халык ялын кызыклы итеп үткәрә ала. Алар кулинария, косметология, бизәкләү-гамәли иҗат буенча осталык дәресләре, йога буенча күнекмәләрдә катнаша, үзләрен рәссам яисә музыкант ролендә сыный ала. Шәһәр һәм авыл халкына мәдәният йортлары артистлары һәм Балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр концерт программалары күрсәтәчәк.
Гаилә белән ял итү программасында, шулай ук, күргәзмәләр, презентацияләр, экскурсияләр, спорт ярышлары, конкурс һәм викториналар, ярминкәләр каралган.
Алда язып үтелгәннәрдән тыш, бәйрәмне оештыручылар төрле мәйданчыклар әзерли. Анда ата-аналарга баланы нәрсә белән кызыксындыру турында сөйләячәкләр, алар спорт секцияләре, иҗат һәм үсеш түгәрәкләре турында мәгълүмат алачак. Моннан тыш, психолог һәм логопед ярдәме алу, укучыларның һөнәри юнәлеше, балалар һәм өлкәннәрнең иммунитетын ныгыту турында консультацияләр үткәреләчәк.
Кайбер районнарда спорт юнәлешендә ачык дәресләр, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең, спорт мастерларының чыгышлары, уеннар, ярышлар үтәчәк.
Республика башкаласында күпсанлы чаралар планлаштырылган. Мәсәлән, 2000-01 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында җәйге биатлон буенча Уфада үтәчәк Русия беренчелеге алдыннан әлеге спортчылар “Биатлон” комплексында ачык күнекмәләр үткәрәчәк.
Тагын бер колачлы чара “Башкортостан” сәүдә үзәге территориясендә оештырылачак. ГТО нормативларына тест үткәрү төбәк үзәге ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Шул ук көнне “Кан басымыңны үлчә!” акциясе кысаларында тоташ республика буенча үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар өчен мобиль пунктлар ачылачак. Район һәм шәһәрләрнең үзәк дәваханәләрендә шикәр һәм холестеринга кан анализы бирергә, белгечләр консультациясе алырга мөмкин булачак. Кайбер район һәм шәһәрләрдә флюорография үтү өчен күчмә җайланмалар, сәламәтлек үзәкләре эшләячәк.
Фото: Интернет челтәреннән.
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (741)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»