Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүртөйледә “Ихата бәйрәмнәре” гөрли

Дүртөйледә “Ихата бәйрәмнәре” гөрли
07.09.2018 / Җәмгыять

Дүртөйледә  “Ихата бәйрәмнәре” гөрлиМоңа төбәктә киң колач белән “Шәһәр мохите” проектын тормышка ашыру сәбәпче булды.

“Шәһәр мохите” өстенлекле проекты баштагы мәлдә шәһәрләрдә генә тормышка ашырылса, тора-бара аңа авыллар да кушылды. Проект кысаларында Дүртөйле шәһәре һәм районында да күләмле эшләр башкарылды.


Дүртөйле районының торак фонды гомум мәйданы 875 мең квадрат метр тәшкил итүче 1227 күпфатирлы йортны үз эченә ала. Аларның 688,4 мең квадрат метр мәйданлы 617се — Дүртөйле шәһәрендә, 186,6 мең квадрат метрлы күпфатирлы 610 йорт исә авыл җирендә урнашкан.
— Былтыр “Шәһәр мохите” проектында Дүртөйле шәһәре генә катнашкан иде, — ди районның муниципаль торак инспекторы Гөлназ Нургалиева. — Төзекләндерү эшләре өчен 19770,807 мең сум акча, шул исәптән федераль казнадан — 15219,429, республика казнасыннан 3117,233 мең сум бүленде, әлеге проектка Дүртөйле халкы да 1434,145 мең сум күләмендә үз өлешен кертте.
Шәһәрнең Беренче май урамы, 1, 10, 10 а, 11, 12, 13 а, 14, 15, 16 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортлар ихаталарына 14 мең квадрат метр мәйданда асфальт түшәлде, 1900 метр арада яктылык челтәре яңартылды, Александр Матросов исемендәге паркны төзекләндерүнең беренче этабы уңышлы башкарылды.
Быел исә биләмәсендә 1000 кешедән күбрәк булган авыллар да төзекләндерү программасында катнаша. Дүртөйле шәһәреннән тыш, Семилетка, Әсән, Әңгәсәк, Мәскәү, Тәкәрлек, Исмаел авыл Советларында проект киң җәелдерелде. Бу максатта 13411,2 мең сум, шул исәптән федераль казнадан — 11205,2, республика бюджетыннан 2206 мең сум акча бүленде, ә халык 1029,3 мең сум кушты. Авылларның урамнары яктырды, юллары тигезләнде, ә шәһәрдә күпфатирлы йортлар яннары төзекләндерелде. Бер-бер артлы “Ихата бәйрәмнәре” гөрләде.
Күптән түгел бу чараны Әсән авылы халкы билгеләде. Биредә ике дистәгә якын күпфатирлы йорт алды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр тәмамланды. Бәйрәмдә әлеге йортларда яшәүчеләр һәм район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җитәкчелегендә мәртәбәле кунаклар катнашты.
Чара программасында балалар чыгыш ясады, кечкенәләр өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Әсән авылы мәдәният йорты һәм модельле китапханә хезмәткәрләре бай эчтәлекле концерт программасы күрсәтте.
“Ихата бәйрәмнәре” районда, шәһәрдә дәвам итә. Проектның яхшы ягы шунда: төзекләндерү таләп ителгән урыннарның исемлеген күпфатирлы йорт советлары әгъзалары төзи, ә эшне депутатлар, профильле белгечләр, хакимият һәм җәмәгать оешмалары вәкилләреннән торган җәмәгать комиссиясе контрольдә тота.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»