Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 8 айлык сабыйны кыйнап буламы?..

8 айлык сабыйны кыйнап буламы?..
10.09.2018 / Җәмгыять

8 айлык сабыйны кыйнап буламы?..Стәрлетамак шәһәре суды 8 айлык сабыйны җәберләгән няняга карата хөкем карары чыгарган.

Республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2017 елның августында Стәрлетамакта яшәүче гаилә социаль челтәрләр аша бала караучы яллаган була.

44 яшьлек хатынга 8 айлык сабыйны ышанып тапшыралар. Узган елның декабрендә, баласының колак артында күгәргән урын күргән әни кеше фатирына видеокамера куйдыра.

Бала караучының берничә тапкыр сабыйга сугуын, аның саен кычкырып елаган баланың битенә мендәр каплавын, башына, арт санына бәргәләвен видео көнозыны яздырып бара. Коточкыч хәлне күргән әни кеше шундук полиция хезмәткәрләрен чакыра.

Сабыйны тукмаган хатынны суд шартлы рәвештә 3 ел да 6 айга иркеннән мәхрүм итә. Шулай ук аңа бала сәламәтлегенә зыян салган өчен 50 мең сум һәм суд чыгымнары өчен 15 мең сум акча түләргә туры киләчәк.




Фото: ГТРК Башкортостан



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»