Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төтенгә кушылып акча оча...

Төтенгә кушылып акча оча...
14.09.2018 / Җәмгыять

Төтенгә кушылып акча оча...Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәжникләрне яңа экология салымы түләүчеләр исәбенә кертергә тәкъдим итә. Шундый закон әзерләнгән. Аны тирә-як мохитне пычратучы башка гражданнар да түләячәк. Мәсәлән, чүп ыргытучылар. Әле бу закон буенча фикер алышулар бара.

Элек әлеге салым предприя­тиеләргә генә салына иде, хәзер гражданнарга да кагылачак. Һәр зыянлы матдә өчен аерым салым ставкасы билге­ләнәчәк. Мисал өчен, терекө­меш кушылмалары тоннасы 18 мең 244 сумга төшәчәк, ам-миакның шундый ук күләме 136 сум булачак.
Тәмәжникләргә килгәндә, алар барысы берьюлы елына атмосферага 500 мең тонна углерод оксиды, 720 мең тонна синиль кислотасы, 108 мең тонна никотин, 384 мең тонна аммиак “очыра”. Барлыгы тәмәке төтенендә, атаклы полоний һәм фенолны да кертеп, 4660 элемент бар. Моны 1,1 миллиард тәмәке тартучыга бүлеп, һәр-бер­сенең уртача өлешен исәпләп чыгарабыз — 1,55 тонна. Кыскасы, тарту өчен салымны исәпләү авыр түгел.

Төтенгә кушылып акча оча...


Тирә-як мохиткә зыян салган өчен түләүләр бюджетка соңгы дүрт елда 11 миллиард сум тирәсе акча керткән. Бу — бюджетның экологиягә тотынган чыгымының нибары җидедән бер өлеше. Финанс министрлыгы яңа экология салымы җыемнарны күпкә арттырачак, дип өметләнә.
Кем тарта, кем юк икәнен салым хезмәте күзәтеп утырмаячак, билгеле. Салымны алар өчен җитеш-терүчеләр түлиячәк.
Әлегә тәмәке җитештерүчеләр үзләрен бик тыныч тота. Алар закон проекты турында фикер алышуда катнашуны планлаштырмый да. Нинди закон кабул ителә, шуны үтәячәкләр. Нигә хафаланырга: яңа чыгымнарны тәмәке магнатлары продукция бәясенә кертәчәк, һәм аларны, һәрвакыттагыча, сатып алучы түләячәк.
Чынлыкта тәмәкенең бәясе нинди? Русиядә сатылган 1000 сигаретның үзкыйммәте — 1 доллар. Шул рәвешле, 20 данәдән торган бер кап тәмәке 2 цент, ягъни 1 сум 50 тиен тора. Шуңа төрүгә киткән чыгымны һәм логистиканы кушабыз һәм бер кабы өчен 3 сум китереп чыгарабыз. Калганы — җитештерүче табышы һәм акциз.
Акциз тәмәкегә бәяләрнең шактый зур өлешен алып тора дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Бүген бер кап тәмәкегә акциз бәясе — 23 сум 35 тиен. Ә “эконом­класс”лы бер кап 110-150 сум тора. Июльдән акциз маркасы ике сумга артты, ә бер кап тәмәке бәясе 10-15 сумга кыйммәтләнде. Акциз күтәрелгән саен (гадәттә 10 процентка) җитештерүче дә табышын 10 процентка күтәрә. Шыпырт кына, кеше күрмәгәндә.
Шул ук вакытта тәмәке тарту-чыларның икътисадка кертеме зур гына. Тәмәкегә акцизлардан быел дәүләт 0,6 триллион сум алырга планлаштыра. Бу — федераль бюджетның бөтен кеременең 4 проценты. Тәмәкегә акцизлар мәгариф-кә яисә сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә һәм кинематогра­фиягә, спорт һәм экологиягә дәүләт чыгымнарын тулысынча капларга мөмкинлек бирә.
Чыннан да, тәмәжникләрнең экологиягә китергән зыяны нык зур. Урамда аунап яткан тәмәке төпчек­ләре калдыкларның төп төре булып тора. Ләкин экология салымын урамнарны әлеге чүптән азат итү белән ничек бәйләргә? Салым нәтиҗәле булырга тиеш. Әлеге очракта төпчек урамда ятуын дәвам итәчәк, ләкин кыйммәтрәк торачак. Экология салымы про­дукциянең кыйммәтләнүенә генә китермичә, табигатькә файда да китерсен иде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»