Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 400 килограмм (!) кокаин яндырылган

400 килограмм (!) кокаин яндырылган
14.09.2018 / Җәмгыять

400 килограмм (!) кокаин яндырылганРусиянең Буэнос-Айрестагы илчелеге бинасында табылган кокаин яндырылган. Аларны крематорийда Аргентинаның иминлек министры Патрисия Буллрич һәм Русия илчесе Дмитрий Феоктистов каршында юкка чыгаралар.

Министр белдерүенчә, әлеге операция — ике илнең хокук саклау органнары арасындагы хезмәттәшлекнең иң чагу үрнәге. “Операция 14 ай дәвам итте, без инде җинаятьчеләр йөк артыннан килмәсләр, нидер белеп калганнар, дип уйлаган идек. Ләкин барысы да уңышлы узды”, — ди Буллрич.
Европа базарына чыгасы зур партия наркотиклар каналына чик кую буенча операция үткәрелү турында февраль ахырында билгеле булган иде. 2016 елның де­кабрендә Русия Илчелеге каршындагы мәктәптә 12 шикле чемодан табыла. Аларда 389 килограмм кокаин булуы ачыклана. Товар­ның бәясе 50 миллион евродан арта. Контрольгә алып, наркотикны онга алыш­тыралар һәм Русиягә дипломатик рейс белән озаталар.
Нәтиҗәдә, Аргентинада бу эшкә катнашлыгы булган ике кеше кулга алынган. Русия территориясендә өч ке-ше, һәм тагын берсе Гер-маниядә тотыла.
Русия Чит ил эшләре министрлыгы дипломатларның наркотиклар контрабандасына катнашлыгы булу мөмкин­леген берничә тапкыр кире какты...






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»