Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Агач күп, керем аз

Агач күп, керем аз
14.09.2018 / Җәмгыять

Агач күп, керем аз16 сентябрь — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Башкортстанда урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе тармакта нәтиҗәлелекне күтәрерме?


Башкортстанда урманнар барлык мәйданның 40 про­центтан күбрәген били. Табигый байлыклар арасында аны файда­лану мөмкинлек­ләре дә, беренче карашка, зуррак кебек. Әмма соңгы елларга кадәр республика икъ­тисадын үсте­рүдә урман хуҗа-лыгы тармагының өлеше көтел­гән нәтиҗәне бирмәде. Бу турыда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов күптән түгел төбәкнең урман сәнәгате комплексын 2030 елга кадәр үстерү Стратегиясен тикшерүгә багыш­лан­­ган Хөкүмәт утырышында хәбәр итте. “Урманнарга байбыз, әмма урман сәнәгате продукция­сенең өлеше сәнәгать җитеш-терүе структурасында бик түбән — 1,6 процент кына. Бу урман агачы запаслары һәм агач хәзер­ләү күләме буенча Башкортстанга тиң төбәкләр белән чагыштыр-ганда түбән. Республика бюдже-тының керем өлешендә тармак күрсәткече ярты процент, ягъни, 1 миллиард сумнан аз гына арта”, — диде Рөстәм Зәки улы. Әйтергә кирәк, агач чималы запаслары буенча республика Идел буе федераль округында — дүртенче, ә урман (агач) утырту күләмендә беренче урында тора. Шул ук вакытта, товар озатуда республика — бишенче, ә инде нәтиҗә­лелекнең удель күрсәт­кечендә, ягъни оза­тылган (җитеш­терел-гән) продук­ция күлә­менең исәпле агач кисү чагыштыруында округта 13нче урында торабыз.
Мәгълүм булуынча, югары­да телгә алынган Стратегияне әзер­ләү бер генә ел дәвам итмәде. Хөкүмәт заказы белән әзерләнүче мөһим документны кабул итүгә галимнәр, белгечләр җәлеп ителде. Стратегиягә ярашлы, 2030 елга республикада урман кисү-үз­ләш­терү әлеге 32,4 проценттан 62 про­центка җитәргә тиеш. Тармак­ны үстерүдә җитди “сикереш” бирергә тиешле документ, урман хуҗалыгы министры Марат Шәрә­фетдинов билге­ләвенчә, урманны үстерү, агач эшкәртү, инвестиция җәлеп итү кебек мөһим юнәлешләрне үз эченә ала. Әлеге стратегиядә, шулай ук, агач хәзерләү һәм аны эшкәртүдә, урманчылык мәйдан­нарында умартачылыкны үстерү, туризм мөмкинлекләрен күтәрү һәм башка ярдәмче юнәлеш­ләрдә баланс сакла­нышын тәэ­мин итүгә мөһим игътибар бирелгән.
Мәсьәләнең Хөкүмәт утырышына чыгарылуы да очраклы түгел. Рөстәм Хәмитов урманчылык тармагын җанландыру талә­бен генә куймады, ә бүгенге икътисади шартларда яңача караш булдыру һәм тоташ тармак эшчәнлеген инновацион техно­логияләр нигезендә үзгәртеп кору бурычы торуын ассызыклады. Тәгаен алганда, урман хуҗалыгы алдында нинди максатлар тора? Алдагы елларда тармакта нинди үзгәрешләр көтелә. Башкортстан урманчы­лары көне алдыннан шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләргә булдык.
Башкортстанның табигый урман байлыклары 5,7 миллион гектарны били. Сер түгел, республиканың мондый байлыгы читтән күзәтүче бизнес вәкилләрен дә күптән ымсындыра. Аларның кайберләре байтак еллар элек, үз кеше буларак, республиканың шушы хәзинәләрен үзләштерүдә үз­ләрен күрсәтеп тә өлгерде. Әмма төбәк Башлыгы инвестор исеме ышыгына яшеренгән намуссыз эшкуарларга биредә урын булмаска тиешлеге турында белдергәч, күпләре “табаннарын ялтыратырга” мәҗбүр булды. Бүген республика Хөкүмәтенең урман сәнәгатендәге сәясәте анык: табигый байлыклар үзебезгә хезмәт итәргә һәм бай урман фонды тармакта төрле юнәлештәге эшчәнлекне урта һәм кече бизнесны үстерүгә дә этәргеч бирергә тиеш.
Стратегия еллар дәвамында җыелган проблемаларны хәл итү белән бергә, 2030 елга кадәр тармакны инвестицион яктан җәлеп итүче казна керемен тулыландыруда, халыкны эшле итүдә һәм сәүдә базарында Башкортстан маркасын югары тоткан продукция тәкъдим итүче мөһим тармак булуны да күз уңында тота. Стра­тегиянең төп максаты — урман сәнәгате комплексы продукциясен җитештерү өч тапкырга артырга һәм гомум сәнәгать җитеш­терүендәге өлеше өч процентка җитәргә тиеш.
Рәсми чыганакларга караганда, Башкортстанда гомум агач запасы 765 миллион кубометр тәшкил итә. Ә инде рөхсәт ителгән агач кисү-хәзерләү кү­ләмен 9,3 миллион кубометрга җит­керү мөмкинлеге бар. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, эшчәнлекнең шушы юнәлеше буенча Башкортстан Киров өлкәсеннән һәм Пермь краеннан кала өченче урында иде. Саннар теле белән әйткәндә, 2017 елда 2,8 миллион кубометр агач әзерләнеп, исәпле кисү күләме 29 проценттан артмады. Федераль округ буенча ул 43 процентка җитте. Мондый хәлгә, тармак җитәкчелеге фикеренчә, намуссыз арендаторлар белән килешүләрне өзү һәм хезмәт­тәшлек итүче кайбер эре пред­приятиеләрнең инвестицион проект кысаларында нәтиҗәле эшлә­мәүләре сәбәпче.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, соңгы өч елда агач хәзерләү күләме өч тапкырга арткан. Агач киселгәннән соң урманнарны тергезү, кабат агач утырту күләме киселгән дәрәҗәдән 1,5 тапкырга күбрәк тәшкил итә. Министр, шул ук вакытта, республика урманнары куәте тулысынча файдаланылмый дигән нәтиҗә ясады.
— Стратегик үсеш турындагы документны әзерләү барышындагы комплекслы анализ республиканың бай урман ресурсларына ия булуын һәм бер үк вакытта эшкәртелгән агач продукциясенең күп очракта башка төбәкләрдән кертелүен күрсәтте, — диде Хөкүмәт утырышындагы чыгышында Марат Искәндәр улы. — Эшләү мөмкинлеге булган урман ресурс­ларының ерагая баруы аркасында, агач эшкәртүче пред­прия­тиеләрнең чимал базасы әкренләп кими, ә урман массивларына тирәнгәрәк керү зур чыгымнар сорый.
Белешмә. Якынча исәп­ләүләр буенча, стратегик үсеш­тә карал­ган проектларны тормышка ашыру өчен гомум инвестиция күләме 83 миллиард сум чамасы тәшкил итәчәк. Стратегияне гамәлгә кертүдән икътисади нәтиҗә­лелек, турыдан-туры керемнәрне исәпкә алмаганда да, кимендә 95 миллиард сумнан ким көтелми.
Шунысы аеруча мөһим, 2030 елга кадәр үсешне күз уңында тоткан программада мөмкин кадәр күбрәк “кисү-эшкәртү-табыш алу” максаты гына куелмый. Киселгән урманны планлы тергезү һәм чималны тирәнтен эш­кәртү, нәтиҗәлелекне күтәрү мәсьә­ләләренә дә мөһим игътибар бирелә. Республикадагы уникаль табигать дөньясы, Башкортстан умарталары, табигый һәйкәлләрне саклау буенча махсус кече программалар әзер­ләнгән.
Министр Хөкүмәт тарафыннан куел­ган бурычларны тормышка ашыру максатында әзерләнгән берничә проект белән таныштырды. “Урман тер­риторияләре үсеше” проектында, мәсәлән, урман фонды торышын заманча, һавадан күзәтү һәм тикшерү системалары ярдәмендә мониторинг үткәрүне, басу һәм юл читендә урман полосалары утыртып, җирләрне кире табигый бәла-казалардан саклауны күз уңында тота. Биредә гомум мәйданы 140 мең гектардан арткан хуҗасыз урманнарны исәпкә алу, аларны муниципаль урман активына бирү мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән бурыч­ларның үтәлеше, билгеле, беренче чиратта амбициоз максат белән эшкә килүче яшь белгечләрнең җәлеп ителүенә, заманча матди база булуына да бәйле. Әлегә тармакта кадрлар мәсьәләсенең кискен торуы да мәгълүм. Берничә ай элек Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет утырышындагы чыгышында тармак министры Марат Шәрә­фетдинов әлеге проблемага тукталып: “...Дөресен әйтергә кирәк, урман техникумын, Башкортстан аграр университетын тә­мамлаучы дипломлы бел­гечләрдән без канәгать түгел. Белеме дә, һөнәри осталыклары да бик түбән аларның...” дип белдергән иде. Ярты ел элек кенә әйтелгән әлеге фикердән соң ниндидер уңай үзгәреш булганы да шикле. Ә бит Стратегиядә бәян ителгән чаралар кәгазьдә генә калырдай буш сүзләр түгел. Республика Башлыгы җитәк­челегендә узган Хөкүмәт утырышында Стратегиянең тармакта яңа эш урыннары булдыру, төбәктә транспорт инфраструктурасы челтәрен үстерү, барлык төрдәге бюджетларның керем өлешен арттыру, республика урман фондының экологик торышын яхшыртуга юнәл­телгән чаралар бил­геләнде. Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте мөһим чараның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын билгеләп, “Республика практикасында беренче тапкыр урман комплекслы система буларак һәм урман терри­торияләренең сәнәгать үсеше, урындагы халыкның мул тормышы һәм икътисад үсеше белән бәйле буларак каралды”, дигән бәя бирде. Урман хуҗалыгы эшчән­легенә яңа Стратегиянең яңа сулыш бирәчәгенә ышаныч зур. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бу турыда ачыктан-ачык әйтте. “Стратегияне кабул итәрбез, әмма аны тормышка ашы­руның барлык этапларында да шәхси җаваплылыкны көчәйтәчәкбез”, — диде Рөстәм Зәки улы.

Олег Төхвәтуллин.

...Республика урман сәнәгате һәр кубометр агач материалыннан нибары 1,5 мең сум керем ала. Чынлыкта тамырдан киселгән агачны 2-3 тапкырга кыйммәтрәк бәягә саталар... Аңлашыла, төбәк икътисадында урман сәнәгате комплексының файдасы күпкә югарырак булырга тиеш. Республиканың урман ресурслары запасы, аларны эшкәртү куәтләре эчке ихтыяҗларны тәэмин итү белән генә чикләнмичә, чимал булмаган экспортта да мөһим урын ала алыр иде...

(Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2018 елның 5 сен­тябрендә үткән Хөкүмәт утырышындагы чыгышыннан).


Шул ук вакытта...

Журналистлар аллеясе утыртыла

Агач күп, керем азУфаның Урманчылар паркында “Агач утырт!” акциясе башланды. Аны республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырды. Акция Русия Журналистлар берлегенең 100 еллыгына багышланды. “Кызыл таң” журналистлары да чарада катнашты. Гәзи­тебезнең 100 еллык юбилее уңаеннан күп чаралар үтте, Журналистлар аллеясенә нигез салуны да шулар исәбенә кертеп була. Беренче көнне акциядә күпчелек мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Махсус бүленгән мәйданчыкларда тополь үсентеләре утыртылды.

– Акцияне ачу белән Жур­налистларның бердәмлек көнен туры китереп эшләргә булдык. Акция еллык акциягә әверелеп бара. Быел исә һәр агач янында аны утыр­ту­чының исеме белән язу да беркетеләчәк, – диде Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков.
Теләгән һәр кеше әлеге акциягә үз өлешен кертеп, хәтта гаиләсе белән килеп, биредә агач утырта ала.
– Акция бүген старт алды. Те­ләгән һәр кеше шушы паркта үз агачын утырта ала. Бәлки, киләчәктә яңа гына гаилә корган парлар да, биредә үз агачларын утыртып, аны гомер буена тәр­бияләп үстереп, үз балаларына күрсәтерләр, – диде урман хуҗа­лыгы министры урынбасары Салават Бәхтияров.
Акциядә катнашырга теләү­челәргә Уфаның Урманчылар паркында моның өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус мәйдан бүленгән, үсентеләр, утыртыр өчен инвентарь, су әзерләп куелган. Өстәвенә, урман хуҗалыгы белгечләре агачларны ничек дөрес утыртырга да өйрәтеп торачак.
Агач утырту буенча еллык акцияләр – Башкортстан урманнарын тергезүгә һәм яшелләндерүгә керткән өлеш кенә түгел, ә урман һәм табигый байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү дә ул. Утыртылган агачлар тамыр алып, гәзитебез кебек үк йөзьяшәр булып күкрәп үсәр, озын гомерле булыр дигән ышанычта калабыз.
Энҗе Ибраһимова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Вчера, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Вчера, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Вчера, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»