Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Иң мөкатдәс нәрсә – эш”

“Иң мөкатдәс нәрсә – эш”
14.09.2018 / Җәмгыять

Республиканың Почет грамотасы белән бүләкләнүче Эльвира Аеткулова, Салават Юлаев ордены кавалеры Илдар Әһәдуллин, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденына лаек булган Рида Собханкулова, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Мәрданов һәм республика Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Марат Шәйхулов.Республиканың Почет грамотасы белән бүләкләнүче Эльвира Аеткулова, Салават Юлаев ордены кавалеры Илдар Әһәдуллин, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденына лаек булган Рида Собханкулова, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Мәрданов һәм республика Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Марат Шәйхулов.Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

— Бүгенге югары бүләкләргә сез гадел рәвештә лаек. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! – диде республика Башлыгы тантанага җыелган хезмәт алдынгыларына. – Без әле үсешнең яхшы баскычындабыз. Эшлибез, алга барабыз. Киләчәктә республиканы үстерү юнәлешендә тагы да ныкышмалырак хезмәт салуыгызга ышанам.


Рөстәм Зәки улы бүләк­ләнүчеләргә яңа үрләр, уңыш­лар, сәламәтлек телә-де.
Салават Юлаев орденына лаек булган язучы Гөлнур Якупова сүз алып, теләк-рәхмәтләрен җиткерде:
— Әсәрләремнең укучы­лар сөюен яулавы белән бик бәхетлемен. Әдәбиятка шундый игътибар булганы өчен рәхмәт! Киләчәктә дә баш­корт әдәбиятына хез-мәт итәргә вәгъдә бирәм.
II дәрәҗә “Ватан алдын­дагы хезмәтләре өчен” орденының медален алган Русия Фәннәр академиясе Уфа Биология институ-тының лаборатория мөдире Алексей Кулагин уңышлары өчен барлык укытучыла-рына рәхмәтләрен белдер-де.
— Безнең оркестр быел ил буйлап 50дән артык концерт күрсәтте. Русиянең барлык мәйданнарын яңгы-рата алсак ничек яхшы булыр иде! Эшләргә, иҗади уңышларга дәртләндерүегез өчен рәхмәт! — диде Русия милли гаскәрләре гвардия­сенең Үрнәкле ансамбле җитәк­чесе урынбасары, симфоник оркестр җитәкчесе, “Башкортстан­ның атказанган артисты” исеменә лаек булган Азат Шахмөхәм-мәтов.
Бүген күкрәгенә Салават Юлаев ордены тагылган Илдар Әһәдуллин Башкортстандагы Суд депар-таменты идарәсе җитәкчесе булып эшли. Без аның белән сөйләшеп алдык. Ул үзенең һөнәрен бик яратуы, бәләкәйдән үк дөреслек, гаделлек өчен көрәшүче булачагын белеп үсүе хакында сөйләде. Хезмәт юлын Бакалы районында судья булып башлаган Илдар Гай­нулла улы төрле хезмәт баскычлары үтеп, зур үрләр яулый, бәяләп бетергесез тәҗрибә туплаган кеше. Суд системасында эшләүгә ул 30 елга якын гомерен ба-гышлаган.
Әйе, бар гомерен бер хезмәткә багышлап, ул тармакның бөтен нечкә-лекләрен белеп, матур нәти-җәләр күрсәтә алган кеше-ләр соклануга лаек.

Ләйсән Якупова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




ФАП бар, шарт юк...
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
ФАП бар, шарт юк...
Чыршы бәйрәме чакыра!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чыршы бәйрәме чакыра!
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Кызыл розалар
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Кызыл розалар
Әкияткә ышаныйк!
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Әкияткә ышаныйк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»