Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәктәп янында – укучы макеты

Мәктәп янында – укучы макеты
18.09.2018 / Җәмгыять

Мәктәп янында – укучы макетыТуймазыда шоферларның уяулыгын арттыру максатында кызыклы ысул кулланалар.

Иң озын җәйге каникуллар тәмамланды, уку елы башланды. Мәктәпләр янә укучылар авазларына күмелде, көн саен меңләгән бала белем учагына гына түгел, спорт секцияләренә, иҗат йортларына, музыка-сәнгать мәктәпләренә һәм башка урыннарга ашыга. Күңеленә ошаган шөгыль­дән ямь-тәм табып, илһам алып, янә өенә әйләнеп кайта. Ә бу юлларда да җанлану сизелә дигән сүз. Димәк, автомобиль йөртү­челәр икеләтә игътибарлырак булырга тиеш.


Шушы уңайдан Туймазыда шәһәр мәктәпләре янындагы җәяүлеләр кичүләренә укучы макетлары урнаштырганнар. Бу шоферларның уяулыгын арттырырга һәм балалар катнашлыгындагы юл фаҗигаләре очракларын киметүгә яисә бөтенләй булдырмауга ярдәм итәчәгенә инанган акцияне оештыручылар.
Әйткәндәй, уку елы алдыннан районда мәктәп автобуслары тикшерү үткән. 60 авылдан балаларны мәгариф учреждениеләренә йөртәчәкләр. Мәктәп транспорты тизлекне, шоферларның эш һәм ял вакытын теркәү өчен тахографлар, ГЛОНАСС юлдаш навигация системасы белән тәэмин ителгән. Яңа таләпләргә ярашлы, быел бу җиһазларга кызгылт-сары төстәге яктылык биреп җемелдәүче маякчык та өстәләчәк. ЮХХДИ хезмәткәрләре исә юл маршрутларын тикшергән. Тукталыш павильоннарына, юл билгеләренә һәм юлларның сыйфатына аерым игътибар бирелгән.

Резеда НУРТДИНОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Сегодня, 13:03 :: Сәламәтлек саклау
Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Язын нинди сут эчәргә?
Сегодня, 12:29 :: Сәламәтлек саклау
Язын нинди сут эчәргә?
“Нур”да - янә премьера!
Сегодня, 12:12 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да - янә премьера!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»