Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Югары эш хакына кемнәр исәп тота ала?

Югары эш хакына кемнәр исәп тота ала?
18.09.2018 / Җәмгыять

Югары эш хакына кемнәр исәп  тота ала?Кесә калынлыгы кайсы уку йортын тәмамлавыңа да бәйле.

HeadHunter экспертлары, Башкортстанның резюме базасына анализ ясап, урындагы кайсы вузларны тәмамлаучылар иң яхшы айлык керемгә дәгъва итүен ачыклаган. Билгеле булуынча, төрле елларда Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаучылар иң югары эш хакына исәп тота ала.


Тикшеренүләрнең дөреслеге шик тудырмый, чөнки HeadHunter — Русиянең алдынгы интернет-рекрутмент компаниясе. Ул Русиядә, Белоруссиядә, Казахстанда, Әзербайҗанда һәм башка илләрдә бизнесын үстерә. 2000 елда булдырылган компания базасында бүген 620 мең актуаль вакансия һәм 35 миллионнан артык резюме исәпләнә. Һәр атна саен компания 1,2 миллион кешене әңгәмәгә чакыра. HeadHunter эш эзләү һәм хезмәттәшлек порталлары арасында популярлыгы буенча дөньяда икенче урынны били.
Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаучылар һәр айны уртача 59 мең сум эш хакына исәп тота. Икенче урында — Башкортстан дәүләт медицина университеты (53 мең сум), өченче урында — республика Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе (46,8 мең сум). Топ-10 исемлеген Плеханов исемендәге Русия дәүләт сәүдә-икътисад университеты филиалының Уфа институты студентлары тәмамлый. Алар 32,5 мең сум эш хакына өмет итә ала.
“Уфа дәүләт нефть техник университеты Русиядә таләп ителгән белгечләр әзерли. Бу тармак Башкортстанда тәкъдим ителгән эш хакының күләме буенча топ-3кә керә — шуңа да соискательләрнең өмете зурдан, — дип билгели HeadHunter директоры Анна Хвостова. — Тулаем алганда, әлеге рейтингта вузларның барлык факультетларын тәмамлаучыларның эш хаклары турында теләкләре исәпкә алынды. Шулай да гуманитар һәм техник белгечләрнең таләпләре төрле булуын аңларга кирәк, бу теге яки бу һөнәрләрнең базарда ихтыяҗ белән файдалануына бәйле”.

Югары эш хакына кемнәр исәп  тота ала?


Югары уку йортларын тәмамлау­чыларның эш тәҗрибәсенә бәйле өмет­ләре акланмавы да ихтимал. Гадәттә, эш башлаучы белгечләр, алты елдан һәм аннан да күбрәк тәҗрибәсе булган коллегаларына караганда, хезмәт хакын уртача ике тапкыр азрак ала.
Республикада иң күп резюмены Башкортстан дәүләт университеты дипломын алучылар юллый икән. Бу хәл вузны тәмамлаучыларның күплеге белән генә түгел, юнәлешләрнең күптөрле булуы белән дә аңлатыла. Бу уңайдан икенче урында — Уфа дәүләт нефть техник университетын, өченче урында Уфа дәүләт авиация техник университетын әйтергә була.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»