Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Уяулыкны югалтмыйк!”

“Уяулыкны югалтмыйк!”
20.09.2018 / Җәмгыять

“Уяулыкны  югалтмыйк!”Башкортстанның Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин белән әңгәмә.

Русиядә эпизоотик хәл катлаулы булып калуын дәвам итә. Туксанынчы еллар ахырында кош-кортларда үлемечле чирләр таралуга океан артыннан икътисади сугыш игълан итүче “им-периа­лист­лар”ны гаепләсәк, бү-ген хәл башкачарак. Күп очракта гади генә санитар таләп­ләрне үтәмәү яки җавап­сызлык арка­сында меңнәрчә баш мал-терлек юкка чыга. Әлбәттә, дө­ньяда, күрше илләрдә дәвам иткән кораллы конфликтлар янәшә­сендә, әлегә Русиянең аграр тармагында терлекчелекнең зур югал­тулар кичерүе сизелми дә кебек. Әлегә дип ассызыклау очраклы түгел, чөнки ил күләмен­дә тәгаен чара-лар күрелмә­сә, Русия ит җитештерүчеләренең авыр хәлдә калуы да мөмкин. Көн саен ил­нең әле бер, әле икенче төбәгендә терлек­ләрдә куркыныч йогышлы авырулар табылуы ишетелә. “Зарар­ланган” мәйдан­нар көннән-көн зурая.

Мал саны буенча илдә лидерлар исемлегендә булган Башкорт­стан соңгы мәгълүматлар буенча терлекләрдә куркыныч йогышлы чирләр табылган төбәк­ләр белән камалышта калды. Һәм ул яман авыруларның безнең республи­кага үтеп керү куркынычы киме­ми. Күптән түгел, мәсәлән, Башкортстанга чиктәш Ырынбур өлкәсе хуҗа­лыкларында бруцел­лоз һәм нодуляр дерматит чир-ләре табылды. Аның соңгысы-ның, шулай ук, Чиләбе һәм Курган өлкәлә­рендә 43 чыганагы булуы мәгъ­лүм.

Күптән түгел әлеге мәсьәләләр буенча республика Хөкүмәтендә гадәттән тыш ведомствоара комиссия утырышы үтте. Әлеге чарада малларда һәм кош-кортларда таралу куркынычы булган йогышлы чирләрне кисәтү, аларга каршы көрәшү чаралары каралды. Хәбәр ителүенчә, ел башыннан Русиянең уннан артык төбәгендә дуңгыз­лардагы “Африка чумасы”­ның алтмыштан артык чыганагы теркәлде, ә “кош гриппы” буенча 72 объект — карантин ре­жимында. Һәм бу кур­кыныч чирләр әкренләп Башкортстан чикләренә якынаюын дәвам итә. Экспертлар фикерен­чә, яман инфекция килеп кергән очракта, аграр тармактагы югалтулар миллиард сумнар белән исәпләнәчәк. Бер ай чамасы элек, Башкортстан Ветеринария ида­рәсе хезмәткәрләре сәүдә нокталарыннан зарарланган берничә партия ит алып, аны сатуны тыюга ирешкән.

Әлбәттә, халыкны сыйфатлы туклану продуктлары белән тәэ­мин итүдә, бигрәк тә чит төбәк-ләрдән шикле ризыклар кертүне кисәтүдә һәм республикада эпи­зоотик хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итүдә Башкортстан Ветеринария идарәсе мөһим роль уйный. 2800дән артык төрле һөнәри белгечләрне берләш­терүче коллектив алдында бүген киеренке бурычлар тора. Республика Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин — бүген “Кызыл таң” кунагы. Ул гәзит укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә.


— Азат Салаватович, рес­публиканың дәүләт ветеринария хезмәте эшчән­леге, гадәттә, төбәктә теге яисә бу йогышлы чирләр таралу хәвефе туганда, ягъни, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда гына күренеп кала. Һәрхәлдә, республикада яшәүчеләргә тармактагы хәлләр артык мәгълүм түгел кебек. Әңгәмәне эшчәнлектәге төп юнәлешләр белән таныштырудан башласак иде.
— Сезнең мондый фикерегез белән килешеп бетмим. Өч меңгә якын белгеч эшләгәч, әлбәттә, нәтиҗәсе бар. Ә инде мәгълүмат чараларының Башкортстандагы эпизоотик хәлне азрак чагылдыруы, икенче мәсьәлә. Дөресен әйтергә кирәк, халык, кызганычка каршы, әле дә малларда, терлек һәм кош-кортларда нинди йогышлы чирләр булуын һәм аның кешеләр сәламәтлеге өчен дә куркыныч белән янавын белеп җиткерми. Элек андый чир дә, хәвефле хәл дә юк дәрә­җәсендә иде һәм халык шушы иминлеккә күнекте. Алгарак китеп шуны да әйтим. Соңгы вакытларда чит өлкәләрдән сарыкларны күпләп кайтара башладылар. Җитди генә хуҗалык башлыклары да, кайбердә ветеринария хезмәтләрен санга сукмыйча диярлек, башка республикадан рәсми документлары булмаган сарыклар сатып ала. Ә бит сарыкларда очрый торган авыруның уннан артык төренең кешеләргә йогу куркынычы бар һәм аларның барысы да диярлек, вакытында дәваламаганда — үле­мечле.
Әйтергә кирәк, республика ветеринария хезмәте, беренче чиратта, эпизоотик иминлек сагында тора. Мин аны хәтта Башкортстанга ин­вестицияләр җәлеп итүдә мөһим бурыч буларак та кабул итәм. Якын елларда да, мәсәлән, республикада сыер маллары саны бер миллион баштан кимемәячәк, дуңгызлар санын — 500 мең, атларны 130 мең башка җиткерү планлаштырыла. Димәк, аларның санын арттыру читтән мал кайтаруга, урыннарда ветеринария таләпләрен тәэмин итүгә һәм башка чараларга бәйле булачак.
Коллективның һөнәри әзерлеге дә яхшы, матди-техник мөмкинлекләр дә җитәрлек. Ветеринария идарәсе, шулай ук, дәүләт ветеринария күзәтүенең алты территориаль бүлеген, ведомство карамагындагы 57 учреждениене берләштерә.

— Республикада эпизоотик хәлне ничек бәялисез?
— Башкортстанда әлегә ниндидер куркыныч тудыру ихтималы булган чыганаклар юк. Әмма бу мәсьәләдә сүзне безгә чиктәш булган төбәк­ләрдәге хәлләрдән башларга кирәктер. Чөнки, әлегә кадәр республика эпизоотик иминлек утравы булып калуын дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Татарстанда дистәдән артык “кош гриппы” чыганагы теркәлде. Чувашстанда, Самара һәм Саратов өлкәләрендә икешәр шундый урын булуы ачыкланды. Бик куркыныч бу чир республика чикләренә якыная. “Кош гриппы” барлык төр кош-кортны да, шул исәптән күчмә кошларны да зарарлый. Әлеге авыруга дучар булган кошларның үлем очрагы 96 процентка җитә. Июль ахырында гына Татар­станның алты районындагы шәхси хуҗалыкларда әлеге чирнең 24 чыганагы ачыкланды. Чувашстанда да шул ук хәл. Күптән түгел бу чирнең Удмуртия һәм Марий Эл республикаларында табылуы турында хәбәр иттеләр.
Дуңгызлардагы “Африка чумасы” да илдә зур тизлек белән тарала. Хәзер аның 50гә якын чыганагы мәгълүм. Статистикадан күренүенчә, соңгы вакытта ул күбрәк кыргый дуңгызларда ачыклана башлады һәм бу хәл ветеринария хезмәткәрләре эшчәнлеген берникадәр катлауландыра.
Шуны да ассызыкларга телим, терлекләрдә яман чирләр таралуга, беренче чиратта мал һәм кош-кортларны ветеринария хезмәтләреннән башка сатып алу, күчереп йөртү һәм аларга азыкны хәвефле яки карантин игълан ителгән өлкәләрдән кайтару сәбәпче.

— Башкортстанны терлек­ләрдә яисә кош-кортларда очрый торган йогышлы авырулар юклыгы буенча тотрыклы төбәк дип бәяләргә мөмкинме?
— Котыру чирен исәпкә алмаганда, кыю рәвештә әйтергә була торгандыр. Әмма мондый тотрыклылык һич тә безнең уяулыкны киметми, җавап­лылыкны төшерми. Һич көтмәгәндә хәвефле хәл тууы мөмкин. Без аларны кисәтү белән беррәттән, хәлне җайга салу буенча ашыгыч чаралар күрергә әзер булырга тиешбез. Август аенда республикада котыру чиренең алты очрагы теркәлде. Күгәрчендә, Сибай һәм Уфа шәһәрләрендә, Бөре, Мәләвез, Кушнаренко районнарында эт, песи, сыер малларының кешеләргә һөҗүм итү очраклары теркәлде.
Мәгълүм булуынча, Туймазы һәм Бүздәк районнарында, узган елгы вакыйгаларга бәйле, тилчә буенча “хәвефле” статусы саклана. Тиешле документлар әзерләнгәч, бу елның октяб­рендә ул статусны алу мәсьәләсе каралачак.

— Күптән түгел республика буенча Эчке эшләр министр­лыгының ЮХХДИ ида­рәсе начальнигы белән очрашуыгыз турында хәбәр ителде. Бу ветеринария хезмәтенең полиция белән хезмәт­тәшлеге турында сөйли­ме?
— Әлбәттә, очрашуның төп темасы илдәге, республикадагы эпизоотик хәлләргә кагылышлы булды. “Хәвефле исемлек”кә кергән төбәкләр белән тоташтыручы зур юлларда берлектә постлар оештыру, аларның контрольлек итү эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештыру турында сөйләштек. Сер түгел, мал һәм кош-кортны санкциясез сатып алу, күчереп йөртү, хәтта аларга азыкны ветеринария-озату документларсыз сатып алу тыелган вакытта әледән-әле тәртип бозучылар очрап тора. Республиканың биш магистраль автомобиль юлында тәүлек әйлә­нәсенә шундый постлар эшли. Хәтерегездә булса, узган ел ике районда табылган тилчә аркасында ике мең башка якын терлек юк ителде. Ул вакытта бит чирнең дә читтән кертелүе ачыкланган иде. Бюджетка турыдан-туры зыян гына да 50 миллион сум тәшкил итте. Киләчәктә мондый хәлләргә юл куймаска тиешбез. Билгеле, моның өчен мал белән эш итүченең дә, терлек асраган төрле категориядәге хуҗалыклар җитәк­челәренең дә шәхси җавап­лылыгы, хәтта, таләп ителгәндә, гаепле кешеләрнең финанс җавап­лылыгы да булырга тиеш. Республикага читтән мал кертмибез дип, чикләрне бикләп булмый, әлбәттә. Әмма һәр мал теркәлергә, аның кемнеке булуы мәгълүм булырга тиеш.

“Уяулыкны  югалтмыйк!”


— Әлеге теманы дәвам итеп, авыл халкын кызыксындырган бер сорау бирергә рөхсәт итегез, Азат Салаватович. Республика хуҗалык­ларын­да, хәтта авыл ихаталарында асралган һәр мал теркәлеп исәпкә алыначак. Сыер малының колакларына беркетмә куелачак һәм шул рәвешле, алар санына карап, салым билге­ләнәчәк, дигән хәбәр хәвефкә салды авыл кешесен. Мин бу кампа­ниянең авыл хуҗалы­гында малларны иден­тификацияләү чарасы булуын яхшы беләм. Сезнең күзлектән нинди аңлатма биреп була?
— Халык элек-электән теркәү, исәп алуның асылын салым белән бәйләргә күнеккән. Авыл хуҗалыгы милке исәбен алуга бәйле дә андый хәбәрләр булды бит. Монысы да салым белән бәйле түгел. Гади генә итеп аңлатканда, һәр җан иясе турында мәгълүмат булырга тиеш. Болар һәммәсе дә федераль органнар куйган таләп. Күмәк хуҗалыкларда бу эш күптән дәвам итә. Хәзер авыл ихаталарына күчәбез. Ихатадагы һәр мал, терлек теркәлеп, һәрберсенә исемле сан беркетеләчәк. Анда мал турындагы бөтен мәгълүмат туплана. Көтүдә дә, урамда да колагына шушы беркетмә куелмаган мал булмаска тиеш. Сыер малы, ат һәм сарыкларга чиплар беркетелә. Бу эш республикада быел 1 октябрьгә тәмам­ланырга тиеш. Киләсе елда этләрне һәм песиләрне чиплаштыру башлана. Һич тә көлке түгел. Федераль закон кысаларында бал кортларын теркәү дә күз уңында тотыла.
Белешмә. Законда билге­ләнгән “күчеш чоры” тәмам­ланганнан соң, беркетмә яки чиплары булмаган мал-терлекләр урамда яисә көтүдә, базарда күренгән очракта, аларның хуҗаларына 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Терлекләрне шул рәвешле иден­тификацияләү 25-30 сумнан артмаячак, дип белде­рәләр Ветеринария идарәсеннән.
Август уртасына булган мәгъ­лүматларга караганда, республика буенча сыер малларының — 80, вак мал­ларның — 50, дуңгызларның — 90 һәм атларның 25 проценты идентификацияләнгән. Аннары, әлеге җан ияләрен бердәм мәгълүмати сис­темага кертү эшен башлавыбызны да әйтеп үтәргә кирәк. Оператор рәвешендә “Регагро” системасы сайлап алынды. Аның программасы теге яисә бу мал санын исәпкә алуны гына түгел, ә ветеринария процессларын автоматлаштырырга, терлек­ләрнең ветеринария хәл-торышын билгеләргә ярдәм итәчәк. Яңалыклар һәрвакыт авырлык белән юл яра. Ләкин бу очракта безнең өчен мал исәбен ачыклаудан бигрәк, республикада нинди терлекләр асралуын, аларның нәсел-токымын күрү мөһимрәк. Авылда да һәркем өчен теге яисә бу төр мал сатып алганда чип аша аның бөтен характеристикасы белән таныша алачак. Ниндидер сорау туганда “кайнар телефон” аша хәбәрләшергә дә була.
Бүген авылда нинди мал асрасаң да шартлар бар, мөмкинлекләр җитә. Хөкүмәт ярдәме дә тоемлы. Шулай да, бигрәк тә шәхси ихата ху­җаларының мал белән эш итүдә җаваплырак, саграк булуын теләр идем. Кайдан, кемнән сатып алсаң да, ветеринария белгечләре белән сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк. Шул чагында гына ихата-йортларда — иминлек, өстәлләрдә экологик яктан чиста ризыклар булачак.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»