Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Эш – бәхет ул!”

“Эш – бәхет ул!”
25.09.2018 / Җәмгыять

“Эш – бәхет ул!”Җиденче дистәне ваклаганда да “Кызыл таң” гәзите редакциясендә әйдәүче журналист булып калучы өлкән хезмәттәшебез Фәрит Фаткуллин шулай ди.

Хезмәттәшебез Фәрит Фаткуллинның гомер сәгате көн үзәген узган. Аның яшьтәшләренең күбесе хезмәт атын тугарган, йөгәнен дә чөйгә элгәннәр инде. Ә ул “Кызыл таң” гәзитенең төп эш атла­рының берсе булып кала бирә — мәдәният һәм сәнгать бүлеген җитәкли.


Аның эш бүлмәсенең ишеге берәр ябылып тора микән? Монда халык артистлары, халык язучы-шагыйрь­ләреннән алып, яңа гына каләм тибрәтә башлаган, яки сәхнәгә тәүге адымнарын ясаганнар агыла. Ә гәзитнең һәр номерында диярлек Фәрит Фаткул­линның күләмле, саллы мәкаләләре урын ала. Республиканың башка матбагаларында да, Татарстан матбугатында да еш күренә аның исем-шәрифе.
Быелгы сентябрьдә “Кызыл таң”ның ике күренекле мөхәрриренең түгәрәк датасы билгеләнде. Фәрит Фаткуллин гәзит битлә­рендә аларның икесе турында да зур-зур язмалар чыгарды. 11 сентябрьдә — Ремель Дашкин турында тулы бер бит. 14 сентябрьдә — Таһир Ахунҗанов турында.
Бу мәкалә чыкканның иртәгәсендә автор белән күренекле җырчы Рамазан Янбәков шәһәр яны бакчасыннан кайтып килешли транспорт тукталышында очрашалар. Җырчы абзый шактый өлкән яшьтә булганлыктан, бәлки мине оныт­кандыр, дип, исемен һәм эш урынын әйтә.
— Ә-ә! Мин бүген “Кызыл таң”да Таһир Ахунҗанов турында укыдым, — ди Рамазан Янбәков һәм мәкалә авторы турында мактау сүзләре әйтә.
— Ә “Тамаша” журна­лының соңгы санында Сезнең турыда минем очерк чыкты, — дип сөенче ала Фәрит абый.
Әйе, башкорт те­лен­дә нәшер ителүче “Тамаша” һәм татар телендәге “Тулпар” журнал­ларының соңгы өч елда һәр санында Фәрит Фаткул­линның күләмле язмалары басылып килә.
“Тамаша”да — Баш­кортстанның сәнгать осталары турында. Композиторлар Заһир Исмәгый­лев, Нариман Сабитов, Бәхти Гайсин, режиссерлар Мәкәрим Мәһәдиев, Рифкать Исрафилов, актерлар Әмин Зөбәеров, Газим Тукаев, Зәйтүнә Бикбулатова, рәс­сам Галия Имашева... Әйткәндәй, каләмдәшебез “Тамаша”ның 2015 елгы лауреаты да булды.
“Тулпар”да аның әдә­бият, мәдәният, матбугат тарихы, шул тарихка бәйле татар шәхесләре турында язмалары даими урнаштырыла. Мәсәлән, “Җиде­гән”челәр тарихы, Галим­җан Ибраһимовның бертуганнары, Т. Шевченкога Г. Ибраһимов мөнә­сәбәте. Бертуган күренекле шәхес­ләр – Сәгъдиләр, Сүнчә­ләйләр, Алпаровлар, Гозәе­ровлар... Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе быел оештырган конкурста Фәрит абый­ның “Тулпар”да басылган язмалары “Буыннар бәй­ләнеше – заман бәйлә­неше” но­минация­сендә җиңүче дип танылды.
“Тулпар”да әле аның чит илләрдәге татарлар язмышына багышланган язмасы чыгарга әзерләнә. Ә чиратта – Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан материаллар.
Фәрит абыйның эш өстәлендә респуб­лика­быз­ның янә ике журналының яңа саннары ята.
“Башкортостан укытыу­сыһы” журналында “Кызыл таң”ның 100 еллыгына карата тарихи язмасы бар.
“Ағиҙел” журналында — элек­ке хезмәттәшебез Фәния Габидуллина мәка­ләсе. Ул Фәрит абый белән башланып китә. Илленче еллар урталарында Әнгам Атнабаев белән бергә эшләгән, аның остазы бул­ган Фәйзи Сираҗет­динов­ның фаҗи­гале язмышын ачыклаучы һәм “Югалган шагыйрь” дип аталучы тоташ бер битлек материал язуны авторга Фәрит абый киңәш иткән һәм кайдан, кемнән нәрсәләр эзләргә ярдәм итеп торган икән.
Болар – барысы да шушы арада башкарылган эшләр. Кемгәдер ел буена да җитәр иде. Өлкән яшьтә булуга карамастан, каян аңарда шундый йөгерек акыл, ныклы хәтер, уңган­лык?
— Башкарылган эшлә­ремнең күләме күп. Шуңа карап мине уңган, җитез, хәтта елгыр кеше дип күз алдына китерүләре ихтимал, — ди ул үзе бу хакта. — Киресенчә, мин бик әкрен кешемен. Үземә әллә ни югары максатлар да куйганым булмады. Нәрсәгәдер ирешә алганмын икән — болар тыныч кына, теге-бу якка сугылмыйча, системалы, эзлекле, башка шө­гыльләр белән мавыкмыйча, аларга вакыт әрәм итмичә, бары тик үз һө­нәрем буенча гына эшләп ятуым нәти­җәседер.
Монысы – Фәрит Фаткул­линның уңыш сере, тормыш сабагы.

Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»