Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Республика намусы өчен”

“Республика намусы өчен”
28.09.2018 / Җәмгыять

“Республика  намусы өчен”Шул исемдәге мәртәбәле конкурска эшләр 28 октябрьгә кадәр кабул ителә.

25 сентябрьдә “Республика намусы өчен” социомәдәни киңлектә рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирүнең ел саен оештырыла торган иң яхшы моделе фестиваль-конкурсын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.


.Әлеге чара дәүләт орган­нарының, иҗтимагый оеш­маларның, педагогик бер­ләшмәләрнең балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия бирү системасын өзлексез камил­ләштерү буенча тырышлыкларын бер­ләш­терүгә юнәл­телгән.
Конкурс “2016-20 елларда Русия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасы нигезендә, “Бер­дәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең “Буыннар йөрәгендә хәтер һәм горурлык” төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
Киңәшмәдә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Константин Толкачев һәм республика министрлыкларыннан вәкилләр катнашты.
– Узган елда 131 белем бирү оешмасы әлеге кон­курс­та катнашты. Аның нәти­җәләре буенча республикада тәрбия эше торышы анализланды. Программада традицион һәм инновацион эш алымнары да тәкъдим ителде. Фестиваль үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, гражданлык-патриотик тәр­бия бирүне өзлексез камил­ләштерүгә юнәл­тел­гән, – диде Константин Борисович.
Киңәшмәдә конкурсны оештыру шартлары буенча мәсьәләләр каралды.
Конкурста республика шәһәр һәм район мәгариф идарәләре, мәгариф (мәк­тәпкәчә һәм гомуми белем бирү), өстәмә белем бирү оешмалары катнаша ала. Моның өчен, гариза тутырып, эшләрне конкурска җибә­рергә кирәк.
Былтыр конкурста мәга­риф учреждениеләре генә катнашса, бу юлы оештыручылар фестиваль кысаларын киңәйтергә һәм әлеге эшкә яшьләр оешмаларын, гаиләләрне дә кертергә карар итте.
– Әйтик, Мәгариф министрлыгыннан — мәктәп­кәчә, гомуми белем бирү учреждениеләре, өстәмә белем бирү оешмалары, урта махсус уку йортлары; Мә­дәният министрлыгыннан иҗат коллективлары, махсус белем бирү оешмалары укучылары катнаша. Республика, федераль һәм халыкара конкурсларда җиңү­челәр көче белән 36 иҗади номер әзерләнә, – диде “Буыннар йөрә­гендә хәтер һәм горурлык” партия про­ектының төбәк координаторы Эдуард Сәетбатталов.
15 ноябрьдә фестиваль-конкурста җиңүчеләрне бү­ләкләү тантанасы узачак. Махсус фестивальгә “Республика намусы өчен” дигән медаль булдырылды. Җиңү­челәргә 100дән артык медаль биреләчәк.
– Мондый проектны үткәрү тәҗрибәсе респуб­ликаның Краснокама районында бар. “Район хөр­мәтенә” конкурсында ел саен биредә район үсешенә зур өлеш керткән балаларны, өлкәннәрне билгеләп үтәләр. Әлеге конкурс үрнә­гендә без аны гомум төбәк­неке итәргә телибез, – диде Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Эльвира Аеткулова.
Киңәшмәдә, проектларны кабул итү вакытын бер айга озайтып, эшләрне 28 октябрьгә кадәр кабул итәргә дигән фикергә килделәр.
Конкурста катнашу өчен тулырак мәгълүмат белән Башкортстан Респуб­ликасы­ның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Энҗе Ибраһимова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»