Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алар - басмаларыбызга тугры!

Алар - басмаларыбызга тугры!
30.09.2018 / Җәмгыять

Алар - басмаларыбызга тугры!Лена Әхтәриева җитәкләгән Илеш районы Исәмәт мәктәбе коллективын һәм укучыларын “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының тугры дуслары дип әйтергә була.

Август аенда укытучылар бердәм булып киләсе елның беренче яртысына “Кызыл таң”га язылса, шушы көннәрдә милли басмаларыбызга багышланган бик күркәм чара оештырдылар һәм башлангыч сыйныфлар белән (анда барлыгы 36 бала укый) ”Әллүки”гә язылырга вәгъдә биреп калдылар.

Ул гына да түгел, гәзитнең шул төбәктәге үз хәбәрчесе Венера Мәҗитова килүгә бик күркәм әдәби-музыкаль чара әзерләгәннәр иде. Укучылар “Әллүки”дән алынган шигырьләрне сәнгатьле сөйләп, җырларны башкарып күрсәтте, хәбәрче апаларының сорауларына җавап бирде.

Чарага шушы мәктәптә эшләп хаклы ялга чыккан башлангыч сыйныфлар укытучысы, “Кызыл таң”ның Торачы авылындагы якын дусты, даими авторы Мәрьям Шәмисева да килгән иде. Ул да бик матур чыгыш ясады, укучыларга үзенең мәкаләләре басылган гәзитләрне күрсәтте, яңа гына чыккан китабын мәктәпкә бүләк итте.

Кыскасы, бу чараның буеннан-буена милли басмаларыбызга мәдхия җырланды. Дусларыбызның һәр төбәктә күп булуы тагын бер кат расланды.




Фото: Венера Мәҗитова фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»