Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Барлык эшләр дә — юбилейга әзерлек!

Барлык эшләр дә — юбилейга әзерлек!
02.10.2018 / Җәмгыять

Барлык эшләр дә —  юбилейга әзерлек!Республика көне уңаеннан билгеләнгән колачлы чаралар да аларның логик дәвамы булып тора.

Узган атна республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында вакыйгаларга бай булды. Аерым алганда, 28 октябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның беренче утырышы үтте, аңа кадәр исә әлеге вакыйгага колачлы әзерлек эше алып барылды. Үткән атнада, шулай ук, республикага Вьетнам Социалистик Республикасының Бариа Вунгтау провинциясе делегациясе килде. Аларны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кабул итте. Вьетнам делегациясе белән эшлекле очрашулар, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтайда һәм республика Хөкүмәтендә үтте, алар барышында ике арада сәүдә-икътисади, рухи-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне арытаба үстерү буенча яңа башлангычларга нигез салынды. Бер үк вакытта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов җитәкчелегендәге республика делегациясе Баку шәһәрендә үтүче IХ Русия-Әзербайҗан төбәкара форумында катнашу өчен юлланды. 27 сентябрьдә, шулай ук, Баш­корт­станның тышкы икътисади бәйлә­нешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов Кувейт дәүләтенең Авыл хуҗалыгы агентлыгында республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Әлбәттә, ин­де узган атнадагы төп вакыйгалар 11 октябрьдә билгеләнәчәк Республика көненә әзерлек белән бәйле булды.


Республика көненә колачлы әзерлек эшләре Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның шушы хакта Указы нигезендә җәелде­релде. Аңа ярашлы, бәйрәмне әзер­ләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде, чаралар планы әзерләнде, шәһәр һәм район хаки­миятләренә урыннарда бәйрәмчә мохит булдырырга, Республика көне уңаеннан мәдәни һәм спорт чаралары, ярминкәләр үткәрергә кушылды.
— Бәйрәмгә республика халкын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Безнең бурыч — кешеләрдә бәйрәмчә яхшы кәеф булдыру, ча­раларны барлык торак пункт­ларда үткәрү. Республикада яшәү­че һәркем бу бәйрәмне үзендә тоярга тиеш, — диде бу уңайдан узган атнада үткән Республика кө­не­нә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утыры­шын­­да аның рәисе, Дәүләт җые­лышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Әлбәттә, Республика көнен һәр­кемнең күңелендә җылы тәэс­со­рат­лар калдырырлык, истәлекле итеп оештыру, бәйрәм рухын Башкортстанда яшәүче һәркемнең йортына илтеп җиткерү максатында ко­лачлы чаралар күрелә. Әйтик, Республика көнендә башкалабыз Уфада, шәһәр һәм районнарда тантаналы, мәдәни, спорт чаралары, ат ярышлары оештырылачак, ярминкәләр эшләячәк, урамнар, мәйданнар һәм биналар бизәләчәк. Республика музейларында 11 октябрьдә ачык ишекләр көне булачак. Мәктәпләрдә бәйрәм алды көннәрендә махсус сыйныф сәгать­ләре үтәчәк.
Моннан тыш, төрле тармакларда уңыш казанучыларга фән һәм техника өлкәсендә республика яшьләр премияләре, шулай ук, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия тапшырылачак. Милли һәм халык спорт төрләре фестивале, “Мостай укулары” фәнни-гамәли конференциясе, Башкортстанның һәм Русиянең дәүләт символикасын белүче укучылар арасында конкурс, мөмкинлекләре чикле балалар өчен туристик-туган якны өйрәнү фестивале, экология һәм мәгариф өлкәсендә акцияләр оештырылачак.
Республика көнендә яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү, озак яшәүче парларны бүләкләү, 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру кебек чаралар булачак.
Болар барысы да республика халкына бәйрәмчә кәеф, күңелле ял сәгатьләре, онытылмас тәэссо­ратлар бүләк итәргә, ә иң мөһиме, һәркем күңелендә газиз Башкортстаныбызга булган сөю, аның белән горурлану хисләрен тагын да ныгытуга, ватанпәрвәрлек тойгыларын арттыруга булышлык итәргә тиеш.
Быел Республика бәйрәменә тагын да колачлырак игътибар бирелүе әлбәттә, очраклы түгел. Билгеле булуынча, 2019 елда ил Президенты Владимир Путин кул куйган Указга ярашлы, дәүләт дәрәҗәсендә олуг бәйрәм — Башкортстан оештырылуның 100 еллыгы билгеләнәчәк һәм аңла­шы­ла, Республика көне уңаеннан үтәчәк күләмле чаралар бер гасырлык юбилейга моннан берничә ел элек башланган колачлы әзер­лек эшләренең логик дәвамы булып тора. Ә юбилейны Башкортстан, чыннан да, һәр җәһәттән иң югары дәрәҗәдә, бер гасыр элек Русиядә федерализм корылышы­на, республикалар парадына старт биргән кебек үк, бүген дә илдә кай­­­сы яклап та әйдәүче төбәк статусында каршы алырга җыена. Берничә генә сан: юбилейга әзер­лек кысаларында Башкортстан Башлыгы тәкъдиме белән старт бирелгән “100 еллыкка — 100 объект” проекты буенча гына да быел һәм киләсе елда йөздән артык мө­һим социаль объект төзелеп, файдалануга тапшырылачак. Аерым алганда, 48 мәктәп һәм балалар бакчасы, 20 спорт объекты, 13 мәдәният объекты, 12 медицина объекты, янә төрле юнәлештәге 13 объект сафка кертеләчәк. Әлеге максатларда җәмгысы 40 миллиард сумнан күб­рәк акча юнәлте­ләчәк. Әйткәндәй, объектларның 20се сафка кертел­гән дә инде, 50сендә төзелеш эш­ләре бара. Калган объектлар да билгеләнгән вакытка файдалануга тапшырылырга тиеш. Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш барышын даими контрольдә тоту һәм объектларны вакытында файдалануга тапшыруны тәэмин итү максатында алар­ның иң мөһимнәренә вице-премьерларны, Хөкүмәт әгъза­ларын җаваплы итеп билгеләде.
Шунысы мөһим: төзелүче объектлар да, билгеләнгән колачлы чаралар да, тәү чиратта, Башкортстан халкы мәнфәгатендә көнүзәк социаль бурычларны хәл итүне, төбәкне социаль-икътисади җәһәт­тән яңа баскычка күтәрүне, шул рәвешле бездәге тормыш шартларын бермәбер яхшыртуны төп максат итеп куя. Һәм, гомумән, Башкортстанның 100 еллык юбилее һәркем күңелендә, тәү чиратта, шундый мөһим төзелешләр белән уелып калачак, дияргә кирәк. Бу Башкортстан җитәкчелегенең какшамас позициясе һәм, 27 сен­тябрь­­дә республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрда­нов рәислегендә үткән Стратегик комитет утырышында билгелә­нүен­чә, социаль өлкәне хәстәрләү алга таба да төбәктә төп өстен­лекле юнәлеш булачак.
— 2019 елга һәм 2020, 2021 еллардагы план чорына Башкортстан бюджеты моңа кадәр күрелмәгән артым белән формалаштырылды. Казна документының керем өлешен дә, чыгым өлешен дә бу кадәр зур күләмдә арттырган юк иде. Әлбәт­тә, барлык өстәмә керемнәр дә Стратегиядә билге-лән­гән өстенлек­ле проектларны тормышка ашыруга, аерым алганда, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтеләчәк. Биредә сүз беренче чиратта сыйфатлы сәламәтлек саклау, мәга­риф, халыкны социаль хезмәтлән­дерү өлкәләре турында бара. Аларның һәркайсын финанслау 5 миллиард сумга якын артачак, — диде атап әйткәндә Рөстәм Мәрданов.
Әлбәттә, өстәмә акчаларның зур өлеше, шулай ук республика адреслы инвестиция программасында билгеләнгән чараларны тор­мышка ашыруга, ягъни 100 еллык объектлары төзелешенә дә юнәлтеләчәк.
Кыскасы, алда Башкортстан халкын юбилей алды мәшәкать­ләренә бәйле үтә дә тыгын да, бер үк вакытта үтә күңелле дә чор кө­тә. Барыбызга да олуг юбилеен тагын да олпатланып, тагын да күр­кәмләнеп, тагын да дәрәҗәлерәк булып каршылаган Башкортста­ныбызның 100 еллык иртәсен дә бергә каршыларга һәм тарихи ватаныбызда озын-озак еллар татулыкта, муллыкта кинәнеп яшәргә язсын!

Илдар Фазлетдинов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»