Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Утызынчы марафонга да киләчәкбез!”

“Утызынчы марафонга да киләчәкбез!”
02.10.2018 / Җәмгыять

“Утызынчы марафонга да киләчәкбез!”Дүртөйледә “Кызыл таң” гәзите бүләгенә 29нчы тапкыр үткән мәртәбәле бәйгедә катнашучылар бердәм рәвештә шулай дип белдерде.

Дүртөйле районында 29нчы тапкыр гәзитебез призына җиңел атлетика марафоны узды. Көн көзгечә аязлы-болытлы, җилле булса да, спорт бәйрәменә бәйгечеләр елдагыча дәррәү җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, марафон яңа урында – Дүртөйле халкы район сабантуен билгели торган мәйданда үткәрелде.


– Хөрмәтле бәйгечеләр! Һәркайсыгызга уңышлы старт һәм финиш телибез. Сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалаган өчен зур рәхмәт сезгә! – диде үзенең чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин. – Бүгенге чарага республика районнарыннан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар бар. Бу үзе үк марафонның даны еракларга таралуы турында сөйли.
Бәйрәмгә җыелучыларны “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов та ихлас сәламләде. Аның тәкъдиме буенча чарада катнашучылар быел җәй вафат булган танылган спортчы, гәзитебезнең тугры дусларының берсе, Уфа шәһәрендә озак еллар “Марафон” йөгерешчеләр клубын җитәкләгән Анатолий Крюковның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алды.
Ниһаять, старт бирелде. Спортчылар, ә алар быел ике йөзләп кеше иде, барысы бергә алга укталды. Көярмәннәр аларга уңыш теләп, шарлар, әләмнәр белән сәламләп калды.
Ярыш шартлары буенча, мәктәптә укучы кызлар – 5, малайлар 10 километр арага йөгерде. Марафонда командалар да, аерым йөгерешчеләр дә катнашты. Ир-егетләр 19-34, 35-39, 40-44, 45-49, 50-54, 55-59, 60-64, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр категорияләрендә көч сынашты, ә гүзәл затлар 19-34, 35-39, 40-44, 45-49, 50-54, 55 һәм аннан өлкәнрәкләр төркемнәренә бүленде.
Ярыммарафон 18-39, 40-49, 50-59, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр төркемнәрендә үткәрелде.
Иң беренче булып финиш сызыгына, әлбәттә, биш километрга йөгерүче кызлар килеп җитте. Нефтекама шәһәреннән 13 яшьлек Аделина Бутолина беркемгә дә ал бирмәде.
– Җиңел атлетика белән өч ел шөгыльләнәм, – диде ул.– “Кызыл таң” гәзите оештырган бәйгедә беренче мәртәбә катнашам. Үскәч, әлбәттә, 5 километрга гына түгел, 42 километрга да йөгерә башлармын, дип ниятлим.
Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбе укучысы, 16 яшьлек Гөлнара Сәлимгәрәева да уңышлы чыгыш ясады.
“Утызынчы марафонга да киләчәкбез!”10 километрга ярышкан үсмерләрдән Нефтекамадан килгән кунаклар Евгений Хөсәенов һәм Әнүр Сафин беренче һәм икенче урыннарны алса, Чайковский шәһәреннән Дмитрий Коровин өченче урынны яулады.
Ярыммарафонда да, марафонда да “Кызыл таң”ның күптәнге дуслары, танылган йөгерешчеләр бихисап иде. Мисал өчен, Русия Пенсия фондының Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча Пенсия идарәсе җитәкчесе Илдус Нуретдинов марафонда 38 тапкыр катнашкан булса, аларның күбесе, әлбәттә, безнең гәзит оештырган бәйгеләр. Быел ул 50-59 яшьлек йөгерешчеләр арасында ярыммарафонда, ягъни 21 километрда көчен сынап, икенче урын яулады. Илдус Мәснәви улының бабасы Равил Шәйхет­динов та — данлыклы спортчы. Бу юлы да ул 42 километрга йөгерде. 66 яшьлек Равил Задә улы “Кызыл таң” марафонында 26нчы тапкыр катнаша икән.
— 1 сентябрьдә Мәс­кәү халыкара марафонында үземнең яшьтәгеләр категориясендә икенче урын яуладым. Ә аннан алдарак, 26 августта Кырым марафонында катнаштым, — ди ул.
Равил Шәйхетдинов бик үзенчәлекле шәхес: җиңел атлетика, чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнүеннән тыш, биоэнергетика ярдәмендә дәвалау белән танылган кеше ул. 1991 елдан вегетарианлык белән мавыкса, өч ел элек ризыкларны чи килеш ашауга күчкән.
“Утызынчы марафонга да киләчәкбез!”— Болай туклану ысулы миңа бик килеште, тә­немдә көч артуын, яшәреп китүемне сизәм, — диде ул.
Ярыммарафонда ир-атлар арасында Чайковский шәһәреннән Константин Бурашников җиңү яулады. Ул 21,1 километр араны 1 сәгать 9 минут 53 секундта җил­дереп кенә үтте! Икенче урында — Уфа шә­һә­реннән Тимур Хәйрул­лин. Аның вакыты — 1 сәгать 11 минут 19 секунд. Өченче урынны шулай ук Уфа вәкиле Заһир Әми­нев яулады. Ул ярыммарафон дистанциясен 1 сәгать 13 минут 45 секундта үтте. Шулай итеп, ярыммарафонда иң яхшы күрсәткечләргә 18-39 яшьлек йөгерешчеләр иреште.
Ярыммарафон җиңү­чесе 33 яшьлек Константин Бурашников — бөтен гомерен спортка багышлаган кеше. Чайковский физик культура институтын һәм юрист белгечлеге буенча Удмуртия дәүләт университетын тәмам­лаган Константин бүген спорт инстукторы булып эшли.
— Эштән соң көн дә 20 километр йөгерәм.
12 июньдә Октябрьский шә­һәрендә оештырылган марафонда, 21 километрга йөгереп, беренче урын яуладым. 2 сентябрьдә Уфа марафонында, 10 километрда чыгыш ясап, беренче урын алдым. 9 сен­тябрьдә Пермь марафонында, шулай ук, 10 километрга йөгереп, икенче урынга ия булдым, — дип сөйләде ул.
Гүзәл затлар арасында ярыммарафонда беренче урынны Уфадан Ләйсән Яхина яулады (1 сәгать 22 минут 44 секунд). Пьедесталның икенче баскычына Нефтекама шәһәреннән Гөлназ Гыймадрисламова күтәрел­де (1 сәгать 32 минут 2 секунд). Өченче баскычта Уфадан Диана Фәхрет­динова (1 сәгать 32 минут 57 секунд).
Ижевск шәһәренең “Италмас” йөгерешчеләр клубыннан 20 спортчы килгән иде. Аларның һәркайсы диярлек үз категориясендә уңыш яулады.
— Клубыбыз 100 кешене берләштерә. Аның иң яшь әгъзасына 14 яшь булса, иң өлкәне — Неля Крюкова — 80ен тутырды, — диде “Италмас” вәкил­ләре.
Ә Дүртөйледә үткән “Кызыл таң” марафо­нының аксакалы исемен быел лаеклы рәвештә 80 яшьлек Дарвин Вәлиевка биреп була. Тамырлары белән Дүртөйле җиреннән булган Дарвин Закирҗан улы, олы яшьтәмен дип тормый, бүгенге көндә дә яраткан һөнәре буенча эшләп йөри. Ул Уфа дәүләт нефть техник университетының физик әзерлек факультеты кафедрасында хезмәт сала. Иренең көярмәне рәве­шендә хатыны Галина Васильевна да марафонга килгән иде. Ул да шул ук кафедрада эшли икән.
— Бергә гомер киче­рүе­безгә 60 ел тулды, — ди Вә­лиевлар. — Яшьтән спорт, йөгерү белән дус булганга, әле дә үзебезне яхшы хис итәбез. Балаларыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
42 километр 195 метр араны (марафончылар нәкъ шундый ераклыкка йөгерде) иң беренче булып 2 сәгать 35 минут 10 секундта Ижевск шәһә­реннән Александр Данилов үтте. Әйткәндәй, былтыр да төп бүләкне һәм абсолют чемпион исемен ул яулаган иде. Александр Ижевск җылылык челтәрләре предприя­тиесендә эшли. Хатыны белән өч бала тәрбия­лиләр.
— “Кызыл таң” гәзите редакциясенә, Дүртөйле районы хакимиятенә, марафонны югары дәрәҗәдә оештырган өчен, барлык спортчылар исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, — диде чемпион. — Киләсе елда да бу күркәм чарага бик теләп җыелачакбыз!
Җиңүчеләргә тантаналы шартларда кыйм­мәтле бүләкләр, дипломнар, медальләр тапшырылды.

“Утызынчы марафонга да киләчәкбез!”


Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»