Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күңелләре – яшь, йөрәкләре тулы изгелек!

Күңелләре – яшь, йөрәкләре тулы изгелек!
04.10.2018 / Җәмгыять

Күңелләре – яшь,  йөрәкләре тулы изгелек!“Көмеш чәчле волонтерлар” шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәтә.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Конгресс-холлда “көмеш чәчле волонтерлар”ның “Күңелләре белән яшь” дип аталган III Бөтенрусия форумын ачу тантанасында чыгыш ясады һәм “Русиядә актив озын гомерлелек: бәхетле кеше – бәхетле ил!” дигән дискуссиядә катнашты.


– “Көмеш чәчле волонтер”ларның Бөтенрусия форумында катнашучыларны чын күңелдән сәламлим!
Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез бүген яшәешебездә авырлык кичерүче кешеләргә ярдәм күрсәтүдә кулланыла. Шул ук вакытта сез остазлык белән шөгыльләнәсез, яшьләр белән тәҗрибә уртаклашасыз, аларга әхлак һәм кешелеклелек үрнәге күрсәтәсез. Мондый эш буыннар арасында рухи элемтәне ныгыта.
Башкортстан өлкән буын белән эшләүне беренчеләрдән булып башлады. 2011 елдан башлап, безнең пенсионерлар “Халык университетлары”нда белем ала, социаль туризм программасында катнаша. “Өченче буын университеты” дип аталган проект өлкәннәр шөгыльләнүче үзәкләр формалаштыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады. Республикада “Көмеш волонтер йорты” булдырылды. Безнең ветеран-ярдәмчеләр барлык конкурсларда һәм чараларда актив катнаша. Һичшиксез, республика бу мөһим юнәлештә сезгә ярдәм күрсәтәчәк. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим, — диде Рөстәм Зәки улы.
Дискуссия барышында волонтерлык берләшмәләренең хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге, Русия төбәкләрендә “көмеш доброволец”лыкны үстерү, волонтерларга финанс һәм грант ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук, сөйләшү барышында республика Башлыгы “көмеш доброволец”ларга махсус грант булдырырга вәгъдә итте. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, бу грантка конкурста шушы төр эшчәнлек белән шөгыльләнүче оешмалар гына катнаша алачак.
Киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе сукырларны озатып йөрүче этләр белән өлкәннәрне азык-төлек кибетләренә һәм башка җәмәгать урыннарына кертмәү турында булды.
– Без бу хәлне хокукый яктан хәл итәргә омтылабыз. Этләр озатуында йөрүче сукыр кешеләргә ярдәм итмәүчеләргә административ чаралар кулланылачак, – дип билгеләде Рөстәм Зәки улы.
Форумның икенче көнендә “Өлкән яшьтәге кешеләрне доброволецлар сафына җәлеп итү”, “Пенсиядә кемгә һәм ни өчен укырга кирәк?” һәм башка темаларга осталык дәресләре, лекцияләр, тренинглар үтте, “Күңелләре белән яшь” конкурсының проектларын яклау булды. Аларны Русиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре үткәрде. Форумда катнашучылар Русия Федерациясе Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков белән дә очрашты.
Башкортстанда гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләү системасын һәм “ЮНАРМИЯ” оешмасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен камилләштерүгә багышланган утырыш узды.
Конгресс-холлның концерт залында театр һәм кино актеры, ил Президенты Владимир Путин игълан иткән “2018 – Волонтер елы”ның Жәмәгать илчесе Вячеслав Манучаров белән очрашу булды.
Форумны ябу тантанасында төрле милләт вәкилләренең концерт номерлары, “Күңелләре белән яшь” Бөтенрусия конкурсының җиңүчеләре билгеләнде.

Ример НАСРЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»