Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Китапларында – күңел дөньясы

Китапларында – күңел дөньясы
05.10.2018 / Җәмгыять

Китапларында –  күңел дөньясыЗәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә каләмдәшебезнең иҗат кичәсе үтте.

Анда Ниязбай Сәлимовның документаль-публицистик һәм фәнни-популяр “Шәхесләр иңендә – халкым язмышы” китабының һәм “Рухым-ырысым” шигырьләр җыентыгының презентациясе үтте. Беренче басма Башкортстан Республикасы оештырылуының 100 еллыгына һәм аның дәүләт архив хезмәтенә багышланган. Анда Башкортстан автономиясен оештыру өчен көрәшкән күренекле шәхесләрнең документлары белән танышырга мөмкин. Сәяси золым корбаннары, туган тел, Табын ыруы шәҗәрәсе, чәчәннәр, Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәткәрләренең батырлыгы һәм башка темаларга да материаллар тупланган. Шигъри җыентыгында шагыйрь мәңгелек кыйммәтләр, тормыш мәгънәсе, мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм... усаллык хакында фикер йөртә.


Чара Ниязбай Сәлимовка нәкъ 60 яшь тулган матур юбилее көнендә үткәрелде. Юбилярны котларга иҗатташ дуслары, якташлары, иҗатын сөючеләр, ихтирам итүчеләр, кунаклар, студентлар җыел­ды.
Бәйрәмне Башкортстан­ның атказанган артисты Сәйдә Ильясова моңлы җыр белән ачып җибәрде.
– Укытучы иҗаты хакында сөйләү җиңел түгел, – дип сүз башлады шагыйрь Салават Әбүзәров. – Ниязбай Булатбай улы безне әдәбиятка җитәкләп алып килде. Әдәби берләшмә оештырды, безне җыйды, туп­лады. Мин армия хезмәтеннән кайтып, Стәрле­тамак химия заводына эшкә керергә йөр­гәндә ул мине район гәзитенә алып китте. Аның фатыйхасы белән матбугат өлкәсенә кереп киттем. Ниязбай Сәлимовның башкарган бихисап соклангыч эшләре, фидакарь хезмәте халкыбыз­ның күз алдында. Ихлас, яр­дәмчел кеше. Тормыш­ның үзәгендә кайнаучы шәхес ул.
Салават Нәзир улы Ниязбай Сәлимовның иҗатына да кыскача байкау ясады. Яңа чыккан шигъри җыентыгында ша­гыйрь­­нең эчке дөньясының чагылыш табуы, тормышчан әсәрләр булуы хакында сөй­ләде.
– Бүгенге чараның нәкъ шушы китапханәдә үтүенә шатмын. Мин һәрвакыт Зәки Вәлиди рухы белән яшәдем һәм яшим, – диде Ниязбай Булатбай улы. – “Телне, динне саклагыз, милли кадрлар әзерләгез!” – шушы әманәтенә таянып яшим.
Бәйрәмгә килгән БДПУ студентлары, шагыйрьнең дә, башка әдипләрнең дә шигырь­ләрен сөйләп, кичәгә ямь өстәде.
Мифтахетдин Акмулла исе­мендәге БДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты Зөләйха Хәбибуллина, Ниязбай Булатбай улын котлап, аның икенче яңа китабы – “Шәхесләр иңендә – халкым язмышы” хакында сөйләп китте.
Кичә барышында юбилярны Башкортстанның Милли архивыннан, республиканың Диния нәзарәтеннән вәкил­ләр, ша­гыйрьләр, язучылар, дуслары, якташлары тәбрик-ләде, җылы, фәһемле чыгышлар белән чараны ямь­ләде.

Ләйсән Якупова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә
Правасыз йөрергә мөмкин булачак
Сегодня, 08:54 :: Яңалыклар
Правасыз йөрергә мөмкин булачак








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»