Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сабыйларыбыз уңайлы мохиттә тәрбияләнсен!

Сабыйларыбыз уңайлы мохиттә тәрбияләнсен!
05.10.2018 / Җәмгыять

Сабыйларыбыз уңайлы   мохиттә тәрбияләнсен!Дәүләкән районында ачылган яңа балалар бакчасын ата-аналар да, балалар да көтеп алды.

Республика җитәкчелеге Башкортстанның 100 еллык юбилеена 100 объект төзү бурычын куйган иде. Ул бик күп яңа төзелешләр җәелдерүгә юл ачты. Һәм менә бер-бер артлы әлеге объектларны ачу тантаналары үтә. Узган елның ноябрендә Дәүләкән шәһәрендә балалар бакчасын сафка кертү дә сабыйлар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелгән. Чыннан да, 260 балага тәгаенләнгән балалар бакчасы – шәһәрнең иң яшь гражданнары өчен зур шатлык.


Әлеге балалар бакчасы яңа ысуллар белән төзелде. Җылытылган идән, видеокүзәтү камералары, заманча җиһазландырылган аш-су бүлмәсе – боларның һәркайсы сабыйларның сәламәтлеген һәм хәвефсезлеген күз уңында тотып эшләнгән. “Карлыгач”ның төзелүен шәһәрдәге берничә йөз яшь гаилә көтте. Чыннан да, соңгы вакытта туым артуын исәпкә алганда, бакчаларда урыннар җитешмәве күпләргә зур авырлыклар тудырды. Дәүләкәндә дә әлеге мәсьәләне хәл итү максатында гамәлдәге балалар бакчаларына янкорма төзү, яисә төркемнәргә күпләп балалар кабул итү еш күзәтелә иде. Шуны да әйтергә кирәк, шәһәрдә соңгы 30 елда мондый төзелеш булмаган.
Сабыйларыбыз уңайлы   мохиттә тәрбияләнсен!Әлеге объектны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 137 миллион сум акча тотынылган. Киң заллар, балалар өчен җиһазландырылган мәйданчыклар – барысы да сабыйларның ялын кызыклы үткәрүне күз уңында тотып башкарылган. Моннан тыш, суны тиз арада җылыту мөмкинлеге бирүче җиһазлар урнаштырылган юыну бүлмәләре, аш-суны суытмыйча китерү өчен куелган лифт һәм башка уңайлыклар булдырылган. Махсус җылытылучы шкафлар да заман таләпләренә туры килә.
– Бу балалар бакчасы чамадан күп бала туплаган башка бакчаларны бушатып кына калмады, чиратта торучы сабыйларның, ниһаять, яшьтәшләре белән аралашуына да булышлык итте. Бакча шәһәрнең төньяк өлешендә төзелүе дә очраклы түгел, биредә яшь гаиләләр аеруча күп яши, – ди Дәүләкән районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Сакаев.
– Сабыйларның көндәлек тормышы тәэссоратларга бай булырга тиеш. Шуны күз уңында тотып, биредә төрле чаралар оештырырга тырышабыз. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган, – диде тәрбиячеләр.
Чыннан да, балаларның күп вакыты бакчада үтә. Һәрбер ата-ананың сабыен яхшы, матур мохиттә үстерәсе килә. Дәүләкәнлеләрнең бу җәһәттән теләге тормышка ашты.

Гөлия Гәрәева.
Дәүләкән районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»