Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сабир Җиһаншин вафат булды

Сабир Җиһаншин вафат булды
05.10.2018 / Җәмгыять

Сабир Җиһаншин вафат булдыУфада 95нче яшендә республиканың элекке мәгариф министры, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты Сабир Җиһаншин вафат булды.

Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин 1924 елның 28 августында Учалы районының Мансур авылында туган. 1942 елда Учалы урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Совет Армиясенә чакырыла, Бөек Ватан сугышында катнаша. Магнитогорск педагогия институтын тәмамлый, Учалы мәктәбендә тарих укытучысы, директор булып эшли.

1954 елда – район башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1960 елда – КПССның Учалы район комитеты секретаре, 1958 елда Учалы тау баектыру комбинаты объектларын төзү белән шөгыльләнүче 146нчы трестның партия оешмасы секретаре булып эшләде. 60нчы еллар башында Сабир Җиһаншин Учалы мәктәбенә директоры вазыйфасына яңадан тәгаенләнә. Өч елдан соң аны Уфага Укытучылар белемен камилләштерү институтына җитәкче итеп күчерәләр. Биредә ул 1967 елга — КПССның Уфа шәһәр комитетына күчергәнгә кадәр эшли. Пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасын башкарганда Сабир Җиһаншин бер үк вакытта Мәскәүдә аспирантура тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясен яклый. КПССның Башкортстан Өлкә комитетында фән һәм укыту оешмалары бүлеге мөдире урынбасары булып эшли.

Сабир Җиһаншин мәгариф системасына 14 ел җитәкчелек итә. Ул – агарту өлкәсендәге күп кенә прогрессив башлангычлар авторы. Ул җитәкчелек иткән чорда республиканың мәгариф системасы мәктәпләр эшчәнлеге үсешендә төп күрсәткечләр буенча 46нчы урыннан дүртенче урынга күтәрелә һәм Урал төбәгендә беренчеләрдән була. Сабир Шәяхмәт улы укытучы кадрлар әзерләүне киңәйтүдә дә зур ярдәм күрсәтә. Ул эшләгән чорда Башкортстан, Стәрлетамак һәм Бөре педагогия институтларында яңа бүлекләр ачыла. Әгәр дә элек Башкортстанга башка өлкәләрдән 300гә якын яшь белгеч җибәрелгән булса, 70нче еллар азагына аларның күпчелеге республикада әзерләнә. Мәгариф министры педагогик белем бирү учреждениеләренең матди базасын ныгыту турында хәстәрлек күрсәтә. Министр вазыйфасыннан киткәч, 1985-99 елларда Башкортстан дәүләт педагогия университетында мәктәпләргә идарә итү фәнни оешмасы кафедрасында доцент булып эшләде.

Мәрхүм белән хушлашу бүген, 5 октябрьдә, 11 сәгатьтә Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында (Зәки Вәлиди урамы, 40) үтәчәк.



Фото: Интернет челтәреннән алынды.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»