Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүртөйле батыры

Дүртөйле батыры
08.10.2018 / Җәмгыять

Дүртөйле батырыДүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче 61 яшьлек Нәсим Нәҗметдинов, куркыныч җинаятьчене тоткарлап, хокук сакчылары кулына тапшырган. Җинаятьче пычак белән кизәнсә дә, ир югалып калмаган.

Ул көнне Нәсим абзый кияве белән гаражга, машина төзәтергә дип барган. Коллектив гаражлар биләмәсендә полиция хезмәткәре белән көрмәкләшкән адәмне, аның кулында пычак та бар икәнен күреп калгач, ярдәмгә ашыккан.

Үзе дә заманында хокук саклау органнарында эшләгән Нәҗметдинов тиз арада җинаятьченең кулларын каерып, җиргә еккан. Әгәр дә ул килеп өлгермәгән булса, фаҗига булыр иде. Полиция хезмәткәренә җинаятьче ике тапкыр пычак кадап өлгергән булган инде.

Ачыклануынча, Таҗикстаннан килгән 24 яшьлек адәм наркотик сату белән шөгыльләнгән. Гаражлар биләмәсендә агулы төргәген яшерергә маташканда полиция хезмәткәре аны шушы эше өстендә тоткан.

Нәсим Нәҗметдинов әлеге батырлыгы өчен Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән.



Фото: БР Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»