Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кем булсаң да Кеше бул!

Кем булсаң да Кеше бул!
09.10.2018 / Җәмгыять

Кем булсаң да Кеше бул!Уфада “PROFФЕСТ” фестивале үтте.

Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр комплексында соңгы елларда ихтыяҗ белән файдаланылучы һөнәрләрнең “PROFФЕСТ” фестивале узды. Яшьләргә ярдәм буларак оештырылган әлеге чараның максаты — эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм шундый кадрларны арттыруга булышлык итү. Мондый форматта фестиваль республикада өченче тапкыр узды.


Яшь буынга һөнәри юнә­леш бирү проблемасы ак-туальләшә бара. Югары сыйныф укучыларының күбе­сенә һөнәри үсеш юнәлешен билгеләү кыенга туры килә. Шуңа күрә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган “PROFФЕСТ”-ның әһәмияте зур.
Фестивальдә меңләгән мәктәп укучысы катнашты. Аларның һәркайсы нинди дә булса һөнәр иясе булып карый алды.
– Биредә тәкъдим ител-гән тренажерлар сезгә булачак һөнәрегезне сайларга, күңелегезнең нәрсәгә ятуын аңларга, сәләтегезне ачыкларга ярдәм итәчәк, — диде Премьер-министр урынбасары Евгений Гурьев чараны ачу тантанасында.
Фестивальдә катнашучыларны гаилә, хезмәт һәм ха­лыкны социаль яклау министры Ленара Иванова да сәламләде.
– Фестивальдә тәкъдим ителгән барлык тренажерларны да сынап карагыз, — диде ул. Мәктәп тәмамла-ганнан соң башка төбәк­ләргә укырга китсәгез дә, һичшик-сез, туган якка әй­ләнеп кайтыгыз. Республика сезне көтә, бездә яраткан эшеңне табу һәм бәхетле булу өчен мөмкинлекләр күп!
Фестивальдә хезмәт базарында бүген абруйлы саналучы 70 юнәлеш һәм белгечлек тәкъдим ителде: эретеп ябыштыручылар, химик-лаборантлар, монтерлар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, агач эшләре осталары, кран машинистлары, ветеринарлар һәм башкалар. Ике көн дәвамында биредә булачак һөнәреңне сайлауда ярдәм-киңәш алырга, тренажерларны үз­ләштерергә, рес­публиканың әйдәүче предприятиеләре һәм уку йортларының махсус техникасын карарга була иде.
Укучылар экскаватор, йөк краны һәм автомобильләр тренажерлары белән аеруча кызыксынды. Малайлар,
“КамАЗ” руле артына утырып, виртуаль шәһәр урамнарында йөрергә, автокран ярдә­мендә “йөкне” күчерергә һәм экскаватор белән “траншея казырга” омтылды. Үзләрен янгын сүндерүчеләр ролендә сынап карарга хәтта кызлар да килгән иде.
Эре предприятиеләр уку-чыларга чын эш җиһаз­ларын тотып карарга, махсус кием-нәр кияргә мөм­кинлек бирде. “Транснефть-Урал” җәмгыяте стенды белән кызыксынучылар торбаүткәр­геч транспорты, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, нефть һәм нефть продуктлары буенча химик анализ лаборантлары, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт­ләндерү буенча электромонтерлар, нефть продуктларын кудыру станция­ләре опера­тор­ларының эше һәм хезмәт шартлары турында белә алды. Компания техник ярдәм күрсәтүче ремонт автомобилен, нефть продукт-лары­ның сыйфатын конт­рольдә тотучы мобиль лабораторияне, нефтьне анализлаучы аппаратураны һәм опе­раторның эш урынын күр­сәтте.
“БЭСК” җәмгыяте экспозициясе янында укучылар электр энергетикасына кагылышлы һөнәрләр турында тулы мәгълүмат, хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр, вакантлы эш һәм стажировка урыннарын эзләү техноло­гияләре турында белә алды.
“Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте күчмә лабораториясен күрсәтте. Укучылар торбаүткәргечләрдә корро-зиянең һәм эретеп ябыштыру кимчелекләренең ничек тик­шерелүен күрә һәм белә алды. Инженер-техник үзәге-нең метрология лабораториясе белгечләре укучыларны метролог һөнәре белән таныштырды.

Марина БАРДАКОВА,
Вячеслав ТАНГАЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай балалары Кырымга юлланды!
Сегодня, 10:09 :: Сәламәтлек саклау
Сибай балалары Кырымга юлланды!
Балкы, Сибай!
Сегодня, 10:04 :: Җәмгыять
Балкы, Сибай!
Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»