Хәрби хезмәткә чакырылыш башланды
09.10.2018 / Җәмгыять

Бүген “Башинформ” агентлыгында Башкортстан Хәрби комиссариатының 2018 елда көзге чакырылыш башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада республиканың хәрби комиссары Игорь Харченко, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Риф Вәлиев, хәрби-табиблар комиссиясе рәисе Борис Усатов, шулай ук Уфа территориаль гарнизонының хәрби прокуратура органы вәкиле чыгыш ясады.
Биредә язгы чакырылышка нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
– 2018 елның язгы чакырылыш кампаниясендә медицина комиссиясе үткән 22000гә якын кешенең хәрби хезмәткә яраклылыгы турында карар чыгарылды. Ә менә көзге чакырылышка Үзәк хәрби округның йөкләмәсе буенча республикадан 4500 кеше җибәрү күз уңында тотыла, – ди Игорь Михайлович.
Шулай ук 2017 елны гамәлгә кергән законнар турында да сүз булды. Беренчесе - колледжда укучыларга, 20 яшь тулуга карамастан, хезмәткә чакыру кичектерелү хакында. Икенчесе - сәламәтлек торышы буенча хәрби билет алганнарга өстәмә тикшерелү үтү турында.
– 444нче федераль закон буенча, 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителеп, хәрби билет алган егетләр кабаттан тикшерү үтәчәк. Сәламәтлек торышы яхшырган очракта алар хезмәткә алыначак. Бүгенге көнне яшьләр теләп хезмәт итә. Бу яхшы күрсәткеч, – ди Борис Владимирович.
Уфадан алынучы егетләр арасында иң популяр хәрби хезмәт - коры җир гаскәрләрендә. Язгы чакырылышта анда 2800 кеше алынган. Икенче урында исә - һава-космос гаскарләре һәм үзәк тәгаенләнештәге частьлар (һәркайсыннан 500әр кеше).
Әйткәндәй, илебез төбәкләренә хәрби хезмәткә егетләребез инде 24 октябрьдә юлланачак.
Фото: Энҗе Ибраһимова фотосы.
Новости русской версии сайта

20.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (583)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»