Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авыргазыда яшәүче ана 11 яшьлек улын эзли

Авыргазыда яшәүче ана 11 яшьлек улын эзли

Авыргазыда яшәүче ана 11 яшьлек улын эзли
Ана йөрәге инде биш ай күрмәгән баласы өчен өзгәләнә.


Авыргазы районында яшәүче Әлфия Абдуллина 11 яшьлек улы Эрнест Сәгыйтовны эзли. Малай җәй башында урамда йөрергә чыгып киткән җиреннән юк була.

Хатын сөйләвенә караганда, Эрнестны әтисе алып киткән һәм инде ярты елга якын элемтәгә чыкмый. Малай даими медицина күзәтүенә мохтаҗ, аны катлаулы операциягә әзерләгән булганнар. Бу хакта "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Эрнестның әтисе Алмаз һәм аның туганнары исә малай белән барысы да яхшы, ул шәхси мәктәптә укый, дип белдерә. Малай Уфага әтисе янына үз теләге белән әнисеннән качып килде, диләр.

Эрнест өчен ике елга сузылган тарткалашта башта Авыргазы районы суды, малай әтисе һәм әбисе белән яшәргә тиеш, дигән карар чыгара. Республиканың Югары суды исә баланы әнисендә калдырырга карар итә.

Әлеге вакытта ана кеше улын кочагына алып бер сөяргә зарыгып яшәсә, ир Югары суд карарына ризасызлык белдерү белән мәшгуль. Ничек кенә булмасын, мәсьәлә малай өчен уңай хәл ителсен иде.



Фото: Bash.News



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»