Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Федерализм һәм Конституция – игезәк туганнар ул!

Федерализм һәм Конституция – игезәк туганнар ул!

Федерализм һәм  Конституция –  игезәк туганнар ул!Республиканың Төп Законына 25 ел тулу уңаеннан.

Быел декабрьдә “Башкортстан Конституциясенә 25 ел: үсеш йомгаклары һәм мөмкинлекләре” дигән темага Бөтенрусия фәнни-гамәли, шулай ук, киләсе елның мартында Үзәк Совет власте тарафыннан Башкортстан автономиясен тануга бәйле Русиядә федерализм үсеше мәсьәләләренә багышланган халык­ара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү күзаллана.

Федерализм һәм Конституция – күпкырлы, күпьяклы күренеш. Федератив корылышның барлык принциплары да безнең конституцияләрдә чагыла. Алар, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, “игезәк туганнар”. Шуңа күрә бу өлкәләр хокук белгечләре, политологлар, философлар, социологлар, тарихчылар, культурологлар, икътисадчылар, гомумән, фәннең төрле юнәлешләре вәкилләре тарафыннан даими өйрәнелә.


Федерациянең нигез ташы

Республиканың 100 еллык юбилее – төбәк, гомумрусия әһәмиятендәге генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге вакыйга. Илдә чын федератив корылыш 1919 елның 20 мартында Русия эшче-крестьяннар хөкү-мәте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясе турында килешүгә кул куюдан башлана. Аңа элекке союздаш республикалар, бүгенге бәйсез дәүләтләр җәлеп ителә. Автономияле Башкортстанның Үзәк власть белән үзара мөнәсәбәтләре моделе СССР оеш­тыры­луы­ның нигезен тәшкил итә.
Ленин 1919 елда Америка журналисты сорауларына җавап биреп: “Без, мәсәлән, башкорт халкына Русия эчендә автономияле республика оештыру мөмкинлеге бирдек”, – дип билгеләгән. Бер елдан ул VII чакырылыш Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитетының (ВЦИК) беренче сессиясендәге докладында “Без Башкорт республикасына автономия бирдек. Татар республикасын да автономияле итәргә тиешбез. Шушындый ук сәясәтне барлык Көнчыгыш халыкларына карата дәвам итәчәкбез...” дип язган. Башкортстаннан тыш, Тверь, Дон, Кубань-Кара диң­гез, Ставрополь, Төркестан Автономияле Совет республикалары оештыру турында игълан ителә. Әмма совет платформасында төзелгән бу республикалар яшәүгә сәләт­сез булып чыга һәм 1920 ел­ның җәенә аларның бер өлеше юкка чыга. Бары тик Төркестан республикасы гына 1924 елга кадәр гамәлдә кала.
Бүген, республика оештырылуга 100 ел үткәч үзебезгә “Катлаулы һәм дәһшәтле революция елларында башкортлар ничек итеп гомуммө­сел­ман хәрәкәтеннән аерылып, “Федератив Русия өчен” лозунгы белән чыга, үз тулы хокуклы хөкүмәтен төзеп, куәт­ле армия оештыра, үз автономиясен тану турында киле­шү төзи алган?” дигән сорауны бирәбез. Әлбәттә, моны хокукый аңы үсешкән, югары сәяси белемле милләт кенә эшли алган. Чит ил тикше­ренүче­ләре Дэн Шефер һәм Чарльз Стейнведел башкорт халкы­ның 200 ел буе Русия властьларына каршы тору тарихы, җиргә община хокукы, ярымавтономияле кантон системасы, үзаллы идарә гаскәре халыкның милли үзенчәлекле йөзен саклап калуында төп факторларның берсе булган дигән фикердә. Әлбәттә, бу хак сүзләр. Башкорт рухы бар кешегә мәгълүм, ләкин баш­кортның теленә, аның меңәр­ләгән еллар буена формалашкан рухи байлыгына инглиз телле галимнәрнең байкау мөмкинлеге булмавы бик кызганыч.
Югарыда әйтелгән факторлардан тыш, этносның барлыкка килүендә мәдәният белән милли рух бөтенлеге дә зур әһәмияткә ия. Бу җәһәт­тән, социологларга, этносоциологларга гуманитар фән казанышларын исәпкә алып, “милләт” төшенчәсе буенча, аның “этнос”, “халык” һәм “социум” категорияләренә кагылышлы фикер алышырга урын бар. Бүгенге көндә халкыбызга дәүләт сәясәтенең төп юнә­леш­ләрен билгеләү, этнотөбәк, локаль һәм гомум гражданлык үзенчәлекләре белән кулайлашкан гражданнар җәмгыя­тен оештыру зарур.

Ватиканда башкорт эзе

Шул ук вакытта Русия им­периясенең башкорт халкы­ның һәм Башкорт иленә күчеп килүчеләрнең хокукый статусы турындагы канунияте, патша хөкүмәте белән килешү шартларын үтәүне яклап башкорт­ларның восстаниегә күтәрелүе, сугыш алып баруы, вотчиналык хокук тарафыннан әлегә кадәр тиешенчә өйрә­нелмәгән. Әйткәндәй, алар юридик күз­лек­тән дә бәялән­мәгән.
Кытай, Мисыр, Венгрия (урта гасыр авторлары аны “бөек Башкортстан” дип атаган), шулай ук, Германия, Франция илләренең архивларында борынгы башкортлар турында тарихи мәгълүматлар байтак. Мәсәлән, француз тикшеренүчесе Бувье-д, Ажан V гасырда Атилланың (төрки, герман һәм башка кабилә­ләрне берләштерүче һуннар хакиме) тугандаш башкортлар белән килешү мөнәсәбәтләре төзүе турында язган. Гомумән, Атилланың этник милләт нигезе әлеге көннәрдә билгесез.
Ватикан илчеләре язып калдыруынча, Атилланың ике ягыннан һәрчак ике җырчы торып кобаер әйткәннәр, аларны тыңлаганда вакыт-вакыт хәтта гаскәр батырлары да күз яшьләрен сөртеп алган. Шулай ук, башкорт халкына гына хас үзенчәлекне күзәтергә мөмкин булган – Атилла, башкортлар кебек, кымыз эчкән. Бүгенге көндә аның нинди милләттән булуын анык кына әйтеп булмый. Галимнәр өчен бу сорау әлегә ачык.
Франциянең Русиядәге мәдәни атташесы Каролин Буше де Пьеремон аша автор­ның мондый мәгълүматны Ватиканда, Рим Папасы архивында табуын ачыклый алдым. Шуңа күрә латин телен өйрән­гән белгеч әзерләп, аны аерым максатлы грантлар исәбенә Ватиканга тикшеренү эшлә­ренә җибәрү зарурлыгы бар. Минемчә, югарыда әйтелгән илләрнең архивларында да тикшеренүчеләребез күп кенә кызыклы мәгълүмат табыр иде. Өстәвенә, Башкортстан дәүләте хокукы тарихы буенча берничә генә кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе якланган. Башкортстан Республикасы Конституцион суды судьялары һәм белгечләре, галимнәрне җәлеп итеп, республика Конституциясенә тарихи-хокукый аңлатмаларны басмага әзерләде. Бу – Ру­сиядә шушындый бердәнбер басма булачак. Гомумән, Баш­кортстанның төп документына аңлатмалар республика халкында да зур кызыксыну уятачак дип ышанам, чөнки ул укучыларның киң даирәсе өчен тәгаенләнгән һәм арытаба гыйльми тикшеренүләр өчен яңа этәргеч бирәчәк.

“Бер тырмага күп тапкыр басмаска иде”

Республиканың 100 еллыгын билгеләгәндә, минемчә 1917 елгы вакыйгаларны XXI гасыр таләпләреннән чыгып бәяләргә кирәк. 1917 һәм 90нчы еллардагы революцион үзгәрешләр зур туган илебез­нең җимерелүенә китерде. 1917 елгы революция­дән соң ул Финляндия белән Польшаны югалтса, 90нчы елларда, Президент Владимир Путин әй­түенчә, “гасырның иң зур геосәяси фаҗигасен” кичерде. Мин аның белән тулысынча киле­шәм. Алай гына да түгел тиешле нәтиҗә ясама­саң, элекке хаталар һәрвакыт фарс яисә трагедия рәвешендә әйләнеп кайтуы мәгълүм.
Минемчә, эволюцион рә-вештә үсешә алмаган дәүләт­ләр социаль шартлаулар, төрле тоткарлыклар, тарихи һәлакәтләргә һәм югалтуларга дучар. Барысы да җәмгыятьтә һәм дәүләттә авыр һәм катлаулы хәлләр туплану күлә­менә, шушы дәүләткә ничек идарә итүгә бәйле.
Революцияне җитәкләгән этәргеч көчне тәшкил иткән пассионар халык дәүләт влас­тен үз кулына ала һәм үзгә­реш максатларын конституция һәм юридик яктан Төп Закон дәрәҗәсендә булган Киле­шү-договор аша гамәлгә ашыра. 1917 елның март аенда Баш­кортстан һәм Русия хөкү­мәтләре төзегән Килешү, шулай ук, 1992 елның мартында Федератив Килешү Консти­туциянең аерылмас, аның федератив рухын күзал­лаган өлеше иде. Ә безнең Русия Федерациясе белән 1994 елның август аендагы Килешү Башкортстан Консти­ту­циясе-нең беренче өлеше рәвешендә халкыбызга 10 елдан артык хезмәт итте.
Әлбәттә, Русия дәүләтенең үз юлы бар. Бер формация икенчесен революция нәтиҗә­сендә алмаштырганда, аның дәүләт режимы­ның асылы, идарә итү төре, ысуллары үзгәрми, ә социалистик яисә демократик үрнәк­кә әверелеп, гамәлдәге тәртип­кә яраклаша. Илдә власть һәм сәяси җитәк-челек үзгәрсә дә, элекке тәртип вәкилләре – чиновниклар армиясе ил белән идарә иткән – хакимлек итүен туктатмый. Алар авторитар режимның нигезен тәшкил итә дә инде. 1917 ел революция­сенә кадәр ил патшасына Русия халкы Аллаһка табынган кебек табына. Ул гаиләсе бе­лән атып үтерел­гәч, Совет дәверендә аның урынын генеральный секретарь алыштыра. Әлбәттә яңа төрдәге социалистик дәү­ләт төзү, шулай ук, яңа аппарат булдыру мәсьәләсе Октябрь револю­ция­сеннән соң да күтә­релгән. Марксизм-ленининизм теориясе револю­циягә кадәрге буржуаз дәүләт аппаратын юк итүгә бер төрле карашта гына булмаган. Октябрь революциясе алдыннан Ленин “Большевиклар дәүләт властен үз кулында саклап калырмы?” дигән хезмәтендә буржуаз дәүләт аппаратына мөнәсә­бәтен болай дип билгели: “...Бу аппаратны җиме­рер­гә ярамый. Аны капиталистлар йогынтысыннан тартып алырга, пролетар Советларга буйсындырырга һәм киңрәк, күләмлерәк, халыкка якынрак итәргә кирәк”.
Нәтиҗәдә нәрсәгә юлыктык соң? 1924-26 елларда СССР Халык хуҗалыгы Югары Советына җитәкчелек иткән Феликс Дзержинский биш елдан “Дәүләт бөлгенлеккә төшмәсен өчен дәүләт аппаратлары мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Штатларны тоткарлыксыз арттыру, барлык эшне бюрократлаштыру – тау-тау кәгазь язусызу белән шөгыльләнгән меңнәрчә кеше; зур биналарны, бүлмәләрне тартып алу; автомобиль эпидемиясе; миллионнарча байлык. Шушы саранча легаль рәвештә туена, дәүләт милкен ашый. Моңа кадәр күрелмәгән оятсыз риш­вәтчелек, урлашу, уртак милек­не тарату, җинаятьләр, дәүләт милкен шәхси кесә­ләргә тутыру өстәлә”, дип язган. Таныш күренеш түгелме? Түрә үзе кебекләрне арттырырга тырыша. Бу аппарат үз шәхси мән­фәгатьләрен хезмәт­ләндерә башлый, беркемгә кирәкмәгән отчетлар, белеш­мә­ләр, док­ладлар языла. Әлбәттә, бюрократик аппарат­ның үсүе һәм аның берни эшләмәве дәүләт таркалуга китерми. Ләкин шуны да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Дәүләт югары һөнәри осталардан, квалификацияле аппараттан башка эшли алмый, алар булырга һәм халыкка хезмәт итәргә тиеш. Ә илдә аппарат арткан саен аның хез­мәт­кәрләре әкренләп дәү­ләтне хосусыйлаштыра, административ һәм хокук саклау ресурсларын акчага әйлән­дерә.

Конституцияне уятырга

Дәүләт корылышының уңышлы үсеш күрсәткече – тотрыклылык. Русия хокукый, федератив, социаль, демократик дәүләт принципларына нигезләнгән. Ил Конститу-циясендә билгеләнгән төп принципларның, институт­ларның чынбарлыкта актив файдаланылуы мөһим. “Русия­дә бәйсезлек вәкиле һәм властьның бердәнбер чыганагы ул – күпмилләтле халык” дигән норманың гамәлгә ашырылуы бик тә мөһим. Русия Конституциясенең беренче статьясында билгеләнгән демократиянең халык власте икәнлеген барыбыз да аңларга тиешбез.
Республика Конституция­сенең 25 еллыгына, Башкорт­станның 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конфе­ренцияләрдә галимнәр һәм власть вәкилләре шушы юнә­лештә сөйләшү алып барырга тиеш, дип уйлыйм.

Зөфәр ЕНИКЕЕВ, Башкортстан Республикасының Конституцион Суды рәисе, юридик фәннәр докторы, профессор.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»