“Максатыбыз бер — Башкортстанны алга әйдәү”
12.10.2018 / Җәмгыять

“Башкортостан” концерт залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт әгъзалары, депутатлар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, республиканың хөрмәтле һәм шәрәфле шәхесләре катнашты.
— Сезне шушы бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, алга бару өчен илһам, дәрт телим! — диде Рөстәм Зәки улы.
Чыгышында ул республиканың быелгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталды һәм, Башкортстан икътисады тотрыклы үсештә, дип билгеләде.
Әлеге вакытта тулай төбәк продукты 1,5 триллион сум тәшкил итә. Республика тотрыклы бюджет системасы, салым сәясәтенең нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Финанс өлкәсенең ышанычлылыгы Башкортстанның Русиянең иң яхшы өч төбәге арасына керүен тәэмин иткән.
— Берләштерелгән бюджет керемнәре сигез айда 160 миллиард сумга җитте, бу былтыргы дәрәҗәдән 30 процентка артыграк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу үсеш барлык социаль бурычларны үтәргә, икътисад тармакларын субсидияләргә, муниципалитетларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Сәнәгать предприятиеләре җитештерүне 3,5 процентка арттырган. Сигез айда республика оешмаларының товарлар һәм хезмәтләр күләме, былтыргы белән чагыштырганда, 12 процентка диярлек үскән. Ваклап һәм күмәртәләп сату күрсәткечләре яхшыра, инфляция дәрәҗәсе кими.
Инвестиция сәясәтенә аерым игътибар бирелә. Соңгы ике елда моношәһәрләр икътисадына 27 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Аларда 10 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Затон җылылык-электр үзәген сафка кертү белән башкалада торак төзелеше үсеше, коммуналь хуҗалыкны ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Альтернатив энергия проектлары кысаларында Исәнгол кояш электр станциясе эшли башлады. Илдә тәүге тапкыр нәкъ безнең Бүребай станциясендә шундый объект белән читтән идарә итү системасы сафка кертелде, энергетика өлкәсен санлы технологияләргә күчерү юнәлешендә зур адым ясалды.
Агросәнәгать комплексында эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Республика яңа төзелгән авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча алдынгы урында бара. Тагын бер мөһим мәсьәлә — юл инфраструктурасын үстерү. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” программасы уңышлы эшләп килә. Башкалада гына да ремонтланган юллар озынлыгы соңгы өч елда ике тапкыр арткан.
Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Башкортстан бюджетының 80 процентка якын өлеше социаль бурычларны үтәүгә юнәлтелә. Бюджет хезмәткәрләренә эш хакларын арттыру өлешендә Русия Президентының “май” указлары тулысынча үтәлгән. Республикада уртача айлык хезмәт хакы 32 мең сумнан арта. Быел соңгы чирек гасырда эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе теркәлгән. 2015 елдан 210 мең хезмәткәрнең хезмәт мөнәсәбәтләрен законлаштырырга мөмкин булган.
— Гомумән алганда, былтыр социаль өлкәгә 43,5 миллиард сум акча юнәлтелде. Аның күләме буенча без илдә – сигезенче, Идел буе федераль округында беренче урынны билибез, — диде төбәк Башлыгы.
Социаль инфраструктураны үстерү дәвам итә. Республика буенча мәктәпләр һәм балалар бакчалары, дәваханәләр һәм фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар һәм мәдәният йортлары, физкультура-савыктыру комплекслары һәм спорт мәйданнары, балаларның сәнгать мәктәпләре төзелә. Бу объектларга быел 10 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Мөһим бурычлар арасында — сәламәтлек саклау системасын үстерү. Тармакның, тәү чиратта, авыл җирендә, матди-техник базасын ныгыту дәвам итә. Киләсе ике-өч елда республикада 13 эре сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк.
Башкортстан туризм үзәге буларак та танылу ала бара. Безнең курортлар һәм ял итү урыннары туристик рейтингларда алдынгы урыннарны били. Әйтик, Яктыкүл Русия туристлары арасында популярлык яулый.
— Киләсе ел безнең өчен тарихи вакыйга — республика оештырылуның 100 еллыгы билгесе астында үтәчәк. Бу дата һәрберебез өчен дә кадерле. Аның җәмгыятебезне тагын да берләштерәчәгенә, яңа җиңүләргә омтылырга ярдәм итәчәгенә иманым камил, — диде Рөстәм Хәмитов.
Ел дәвамында зур концерт программалары, мәдәни һәм мәгариф проектлары, күргәзмәләр, фәнни-гамәли конференцияләр үтәчәк. Моннан тыш, гомум бәясе 46 миллиард сумнан арткан 111 объект төзелә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, поликлиникалар, мәдәни һәм спорт корылмалары республика халкына озак еллар хезмәт итәчәк.
— Максатыбыз бер — Башкортстанны алга әйдәү һәм аның күпмилләтле халкының имин тормышын тәэмин итү. Республиканың һәр кешесе — аның ышанычы һәм терәге. Безгә бергә ныклы икътисад булдырырга, шәһәр һәм авылларыбызда тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, сәләтле яшьләребезне үстерергә, иң яхшы традицияләребезне, халыклар арасында дуслыкны сакларга кирәк, — дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Зәки улы.
Бәйрәм көнендә республиканың барлык шәһәрләрендә тантаналы чаралар, концертлар, ат чабышлары, ярминкәләр, конференцияләр һәм фестивальләр үтте. Әйтик, Уфада “Мостай укулары”, “Мәктәпләргә — Башкортстан Республикасы турында 100 китап” акциясе, “Ватаныма дан җырлыйм” конкурсы оештырылды. Башкаланың берничә мәйданында мәдәни һәм спорт чаралары, атап әйткәндә, “Акбузат” ипподромында “Канатлы ат” ярышының финалы узды.
Муниципалитетлар мәйданнарны һәм урамнарны Башкортстанның һәм Русиянең дәүләт символлары белән бизәде, һәр тарафта күңел ачу тамашалары, ярминкәләр гөрләде.


Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Вчера, 21:34 :: Яңалыклар
Дмитрий Медведев: "Көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрне контрольдә тотарга кирәк"
Новости русской версии сайта

19.02.2019 :: Экономика

19.02.2019 :: Политика

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (556)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»