Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Экологик тәрбия бишектән башланырга тиеш!

Экологик тәрбия бишектән башланырга тиеш!
15.10.2018 / Җәмгыять

Экологик тәрбия бишектән башланырга тиеш!Табигатьне яратучы шәхесләр тәрбияләү гаиләдән һәм балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш, - ди Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Рәйсә Хәҗипова. - Безнең коллектив сабыйларга экологик тәрбия бирү эшенә үтә җаваплы карый, эш планыбызда ел әйләнәсенә моңа даими игътибар бүленә. Тирә-як мохитне саклау проблемаларына балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итәбез. Махсус дәресләр вакытында нәниләргә мавыктыргыч рәвештә табигать хакында, аның чисталыгы һәр кеше өчен мөһим икәнлеген бәян итсәк, өлкәннәр белән әти-әниләр җыелышлары, төрле мәдәни чаралар кысаларында әлеге темага әңгәмә корабыз, макулатура, иске батарейкалар җыю оештырабыз.

“Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күптән инде Башкортстан Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим Вәлиев белән таныш. Аны балалар бакчасына еш чакыралар, ул нәниләргә тирә-як мохитне саклауның ни өчен һәр кешегә кирәк икәнлеге хакында аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйли, чара ахырында, гадәттә, кечкенә тамашачыларга әлеге темага багышланган чагу китапчыклар бүләк итә.

Көзге кояшлы көннәрнең берсендә “Ләйсән” балалар бакчасында чираттагы экологик чара узды. Бу юлы ул әкияти КВН рәвешендә оештырылган иде. Малайлар һәм кызлар, “Чык тамчысы” һәм “Нур” дип аталган ике командага бүленеп, табигать, аның кануннарын, аны саклау өлкәсендәге белемен күрсәтте. Бу көнне балалар бакчасының бәйрәмчә бизәлгән залында барлык җырлар һәм биюләр табигатьне саклау темасына багышланды.

Чара ахырында мәртәбәле кунак - Башкортстан Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим Вәлиев балаларга, табигатьнең чын дуслары булганнары өчен ихлас рәхмәтен әйтеп, истәлекле дипломнар тапшырды.



Фото: Миләүшә Латыйпова фотосы.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»