Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хуҗа нинди – көнең шундый

Хуҗа нинди – көнең шундый
16.10.2018 / Җәмгыять

Хуҗа нинди –  көнең шундыйХезмәт коллективында төп кеше ул, баш кеше, башлык, хуҗа. Бер эше юк, булганы таратып бирелгән. Җитди кыяфәт чыгарып тегендә-монда үткәләп китәсе генә бар. Тагын вакыт-вакыт тавыш чыгарып куясы. Менә бер чагыштыру телгә килә бит, ярармы икән... Беткән баш – беткән! Хәл болайрак... Авыл көтүен көткәнегез бар бит инде, беләсез. Көтү башында иң очлы мөгезле сыер йөри, урта бер җирдә – башын түбән игән үгез бара. Җитди абый инде бу, янына якын барам димә.

Бер көнне көтү, йөри торгач, ике басу арасына килеп чыкты, сыер-сарык халкы яшел уҗымга ташланды, күпме генә йөгергә­ләсәк тә, әткәйнең озын чыбыркысы шартлап ярылыр хәлгә җитсә дә, коры яфраклы көзге урманнан чыккан көтүне тыярлык түгел. Шунда теге җитди үгезебез хәрәкәткә килде. Бер арткы аякларына баса бу, берчә койрыгын чөеп, алгы аяклары белән җиргә кадала. Үзенчә мәҗүси бер бию башкарамыни! Шунда көтү халкы шым булды, барысы да бер урынга җыелды да, “очлы мөгез” артына тезелешеп, авылга карап юл алды. Безгә алар артыннан ияреп кайтасы гына калды. Үгезебез янә башын түбән иде, берни күрми дә ишетми дә, янәсе. Менә ичмасам хуҗа – үзе бар да, үзе юк та. Ә тәртип!
Их, тагын бер чагыштыру бар да бит... Ярармы икән?! Башкынаем бая ук беткән иде инде, югыйсә... Тәвәккәлим алайса.
Песи халкын яратмыйм мин. Аларны күрдемме, “этлегем” калкып чыга. Үзләре дә әллә ни яратырлык түгел инде. Күршенең зур аквариумы бар. Песие шуның читендәге аркылы тактага менеп утыра да, тотына суны болгатырга. Җүләр балыкларга төпкәрәк төшеп ятасы да бит, юк, песинең алгы аяклары уңаена башларын югалтып тегендә-монда бәргәләнергә тотыналар. Песигә шул гына кирәк – “шап!” бер балыкны. Су болгатып балык тотучы песи янында бер минут та утыра алмыйм – этлегем котыра. Юлың иш булмасын андый белән. Ходай саклый, иш итми әлегә.
Болар хакында ник шулай тәф­силләп язам дисезме? Бүген – Халыкара шеф көне бит, җәмә­гать. Бар инде, бар безнең коллективта да шеф-хуҗа. Җитди абый, кайчак якын барам димә. Үзе белән бергә студент чәен эчкән идек, бер коллективта яшь укытучылар булып та эшләдек. Алай гына түгел, озак кына бер тулай торакта да яшәдек. Шунда ул гаилә корды, улы туды. Байтак кына серләр уртак булды. Ә кул астында эшли башлагач, кинәт кенә “Сез”гә әверелде, исеме янына шәрифе дә өстәлде. Яшермим, баштан сирәк сыйпый. Бүген ялдан соң эшкә чыгачак, беренче көнне үк караңгы йөз күрсәтмәс әле. Ә күрсәтсә, хәтер капчыгыннан бер ядкарьне тартып чыгарырмын.
...Кышкы иртә. Тулай торак. Тәрә-зәдән тышка баксаң, таң сарысына кушылып, эзләр җемелди. Бер генә чылбыр алар, димәк бер генә кеше чыккан. Ул да булса – минем булачак шеф, хатыны белән улына сөт алырга чыгып киткән. Әнә үзе дә күренә. Бидон тоткан. Инде күп күрелде, әмма таң белән гаиләсенә сөт алып кайтып килгән ирдән дә дулкынландыргычрак очракны күрмәдем, ахрысы... Мон­дыйның ка­наты астына керсәң, өшемәссең, аркасы да җил үткәр­мәс. Баштан еш сыйпамыймы? Анысына да күнегәсең. Иң мөһиме, юл югалтмасын, су буталмасын. Әлеге кебек.

Чәчкә ТӘЛИНКӘТОТМАСОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә
Правасыз йөрергә мөмкин булачак
Сегодня, 08:54 :: Яңалыклар
Правасыз йөрергә мөмкин булачак








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»