Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Илеш элеваторы диңгез сәүдәсенә юл ача алырмы?

Илеш элеваторы диңгез сәүдәсенә юл ача алырмы?
09.11.2018 / Җәмгыять

Илеш элеваторы диңгез сәүдәсенә юл ача алырмы?“Комга терәлгән” мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә чаралар күрүне таләп итә.

Русиядә җитештерелгән азык-төлек хәзерге вакытта дөньяның 143 иленә озатыла. Соңгы елларда экспорт күләмендә иген культураларының өстенлек ала баруы күзәтелә. Бу илебездә ашлык җитештерүнең артуы белән генә түгел, ә сыйфаты буенча дөнья стандартларына җавап бирүче продукция җитештерүебез һәм чит илләрнең Русия белән хезмәттәшлекне үстерергә омтылуы белән дә бәйле.

Күптән түгел Ставрополь краенда авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин фәкать продукция экспорты гына Русия агросәнәгате үсешенең яңа индикаторы булуын ассызыклады. Мәгълүм булуынча, дәүләт программасына ярашлы, 2024 елга агросәнәгать комплексы экспорты күләмен 45 миллиард долларга җиткерү бурычы куелды. Бу әлеге дәрәҗәдән ике тапкыр күбрәк дигән сүз.

Ашлыкка ихтыяҗның дөнья базарында артуга барачагы соңгы 7-8 елда ачык күренде. Климат үзгәрү, сәүдә-икътисад тәртипләрендәге тотрыксызлык һәм аерым илләрдәге сугыш нәтиҗәләре, беренче чиратта, глобаль сәүдә базарында ашлык экспортында “беренче” булган АКШның элекке сәүдә базарын акрынлап югалта баруы да, әлбәттә, Русиягә яңа мөмкинлекләр бирде.

Русиядә ашлык экспорты кайсы юнәлештә үсәчәк? Башкортстанның чит илләргә ашлык сату мөмкинлеге бармы? Ашлыкны су транспорты белән озату проблемасын хәл итүгә нәрсә комачаулый?


Русия ашлыгын кайсы илләр ала?


Соңгы өч елда илебездә ашлык экспорты күләме 73 процентка арткан. Күптән түгел федераль тармак министры Дмитрий Патрушев шулай дип белдерде. Яңа авыл хуҗалыгы елыннан башлап (ул һәр елның 1 июленнән исәпләнә), чит илгә иген культуралары сату күләме үсүен дәвам итә. Әлбәттә, быел ашлыкның тулай җыемы 115 миллион тоннага җитәчәк, дип фаразланса да, әлеге дәрәҗәдән түбәнрәк булды. Ләкин бу экспорт күләме кимиячәк, дигән сүз түгел. Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертлары, быел ашлык культуралары экспорты потенциалы 38-39 миллион тонна, дигән фикердә. Шуның 33-34 миллионы бодай булачак.
Әйткәндәй, узган 2018-19 авыл хуҗалыгы елында дөнья сәүдә базарында бодайга ихтыяҗ зуррак иде. Әлеге хәлдән файдаланып, Русия чит илгә саткан бодай күләмен 2017-18 елдагыдан 37 процентка арттырган иде. Һәм гомум ашлык экспорты күләмендә әлеге культура өлеше 79 процент, ягъни 12,7 миллион тонна тәшкил итте. Рапс орлыгы, шулай ук, алдагы ел дәрә­җәсеннән 3 тапкырга артып, 104 мең тоннага җитте.
Быел Башкортстанда рапс мәйданнары да экспорт мөмкинлекләрен күз уңында тотып арттырылды. Узган елда әлеге маржиналь культура 20,4 мең гектарда игелсә, быел 44,6 мең гектарга җитте. Чишмәдә, Илеш районнарында рапс маен сыгучы предприятиеләрнең тулы куәткә эшли башлавы якын киләчәктә аны тагын да күбрәк мәйданда үстерергә этәргеч бирәчәк. Иң мөһиме — Башкортстан рапсы продукциясе белән кызыксынучы илләр дә бар.
Русия бөтендөнья стандартлары таләбенә җавап бирүче ашлык культуралары җитештерә. Әлеге вакытта илебездән иң күп ашлык импортлаучы илләр булып Мисыр, Төркия, Вьетнам, Ни­ге­рия, Согуд Гарәбстаны һәм Бангладеш исәпләнә. Русиядән озатылган тулай ашлыкның яртысы шушы илләргә туры килә.
Октябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, Евразия икътисади берлегенә (ЕАЭС) кермәгән илләрне исәпләмәгәндә, Русия сезон башыннан 22 миллион тонна чамасы ашлык экс­портлады. Бу, узган елгы шушы чор күр­сәткече белән чагыштырганда, 19 процентка күбрәк дигән сүз. Экспорт күләменең 16-17 миллион тоннасы — бодай. Анысы узган елдагыдан 30 процентка артыграк.
Ашлык сату төшемле. Әмма узган хуҗалык елында аграр җитештерүчеләрнең игенчелек тармагы кереме җыелган бурычларны каплауга гына китте. Эчке базарда ихтыяҗ түбән. Ә дөнья базарына чыгу өчен мөмкинлекләр чикле. Эре аграр холдинглар янәшәсендә кече авыл хуҗа­лыгы предприятиеләре, фермерлар бөтенләй диярлек көчсез калды. Һәм узган хуҗалык елындагы шушы хәлләр тышкы базарга чыгу юлларын эзләргә мәҗбүр итте. Анысы башка проблема өстәде. Тимер юлы якын булганнар отышлырак хәлдә. Башкортстанда, мәсәлән, быел су транспортын файдалану мөмкинлекләре өйрәнелә. Әмма Агыйдел елгасы Башкортстан ашлыгын олы сәүдә базарына алып чыгарга әзерме?

***


Агыйдел буйлап... дөнья базарына


Илеш элеваторы диңгез сәүдәсенә юл ача алырмы?Башкортстанның экспорт мөмкинлекләре зур. Бу турыда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗа­лыгы министры Илшат Фазрахманов күптән түгел журналистлар белән очрашуда белдерде. Шул ук вакытта, экспорт продукциясе ассортиментын тагын да арттыру мөмкин­леге бар. Туклану продуктларыннан тыш, төрле биопрепаратлар, токымлы кош-корт йомыркасы, яхшы токымлы мал, шифалы һәм төрле дару үләннәре, башка продукцияләр төрен үстереп була. Әлеге экспорт күләмендә ашлык, көнбагыш мае, шикәр, орлык мае, мал азыгы үсемлекләре, сөт продукциясе, йомырка һәм бал өстенлек итә.
Илшат Фазрахманов сүзлә­ренә караганда, республиканың географик урнашуын исәпкә алганда, Башкортстан экспорты күләме әлегә теләгән күләмнән зур түгел. Әйтик, бу елның гыйнвар-июль айларында агросәнәгать продукциясе экспорты күләме 46,3 миллион тонна, ягъни, 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,9 тапкыр күбрәк тәшкил иткән. Бу — республи­каның гомум экспорт күләменең 4,1 проценты дигән сүз.
— Без ашлыкны чит илләргә күбрәк озату мөмкинлекләрен өйрәнәбез, — ди Илшат Илдус улы. — Үткән елның сентябрен­нән республикада “Русия экспорты үзәге” акционерлар җәмгыяте филиалы эшли башлады. “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” федераль дәүләт учреждениесе белән хезмәттәшлек итәбез. Уфада ашлык һәм бал сыйфатын өйрә­нүче сынау лабораториясе ачарга әзерләнәбез. Болар һәммәсе дә безнең җитештерүчеләргә үзлә­ренең продукцияләре белән халыкара сәүдә мәйданнарына чыгарга булышлык итәчәк.
Башкортстан аграрийлары­ның чит илләргә озатылган продукция ассортименты арасында иген культураларының лаеклы урын алачагына шик юк. Ведомство баш­лыгы билгелә­венчә, гомумән, экспорт сәясәтендәге көндәшлек­тә безнең төп өстен­лек — агро­сәнәгать про­дукция­ләренә хак­ларның түбән булуы, ягъни Европа илләрендә­ге туклану продуктлары хаклары бе­лән чагыштырганда, бездә байтакка арзанрак һәм җитештерү­дә органик алымнар өстен­лек итү нәтиҗәсендә сыйфат күпкә югарырак.
— Экспорт күләмен планлаштырган дәрә­җәгә җиткерә алма­вы­бызның сә­бәп­ләре билгеле, — ди Илшат Фазрахманов. — Ул беренче чиратта, безнең экспорт хуҗаларының чит ил базар­лары­ның үзенчә­леген аңлап җиткерә алмавы, андагы их­тыяҗны өйрәнүнең чикле булуы белән аңлат­ыла. Чит ил сәүдә­­гәрләре белән дә, миңа калса, хезмәттәш­лек итү тәҗрибәбез җитешми. Ләкин без бу юнәлештә эш алып бара­быз...
Урак эшләре тәмамлануга барган вакытта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә аграр ведомство башлыгы Башкортстан ашлыгын су транспорты ярдә-мендә экспортлау мөмкин­леген өйрә­нү кирәклеге турында бел-дер­­гән иде. Илеш элеваторы базасында куәтләрне көчәйтеп, яңа суднолар сатып алу буенча фикер алыштылар.
— Безгә 2 һәм 4әр мең тонна ашлык сыйдырышлы йөк суднолары кирәк. Илештән Новороссийск портына кадәр үзебез­нең су транспортын файдалана алсак, бу логистик чыгымнарны да киметәчәк, — диде Илшат Фазрахманов.
Белешмә. Исәпләүләргә караганда, телгә алынган портка кадәр һәр тонна ашлыкны тимер юл ярдәмендә илтү — 3-3,5 мең сум тәшкил итсә, су транспортында ул 1,5 мең сумнан артмаячак.
Әлеге вакытта “Илеш элеваторы” җәмгыяте Илеш, Дүр­төй­ле, Бакалы һәм Татарстан­ның якын урнашкан районнары ашлыгын кабул итә. Элеватор-саклагыч­ларның гомум куәте — 117 мең тонна. Элеваторның Агыйдел елгасы­ның сул ярында үз причалы бар. Причал янындагы су тирәнлеге һәм озынлыгы аңа дүрт мең тоннага кадәр йөк сыйдырышлы судно кабул итү мөмкинлеге бирә.
Яңа авыл хуҗалыгы елында Башкортстан ашлык экспортын былтыргыдан ике тапкыр арттырырга планлаштыра.

***


Диңгез капкасы Илештән ачыла


Илеш элеваторы диңгез сәүдәсенә юл ача алырмы?Башкортстанда ашлыкны яңа технологияләр кулланып үстерергә өйрәндек. Районлаштырылган яңа сортларга, маржиналь культураларга өстенлек бирелә. Кайчандыр, республикада яшәүче һәр кешегә берәр тонна ашлык җитештерү бурычы да куелган иде. Әмма соңгы елларда эчке базарда да ихтыяҗ кимеде. Мал саны да артык артмый. Хәер, таләпләр зурдан куелса да, аграр җитеште­рүчеләр ашлыкны чит илгә сату турында баш вата. Әмма теләгән һәркем экспорт белән шөгыльләнә алмый. Аның өчен тәүдә чит илгә чыгарга, андагы ихтыяҗны, сәүдә тәртибен өйрә­нергә кирәк. Алар белән хезмәт-тәшлек итү буенча сөйлә­шүнең үз серләре бар. Халыкара стандарт, таможня, башка тикшерүче структураларны саный китсәң, әлбәттә, хуҗалыгыннан әллә ни ерак китмәгән җитәкчегә җиңелдән булмаячак.
Аграр җитештерүчеләрне “Илеш элеваторы” җәмгыяте канаты астына туплау әлеге проблемалардан котылырга ярдәм итәчәк, дигән фи­кер­дәләр тармак министрлыгында. Ашлыкны су транспорты белән экспортлауның өстенлеге нәрсәдә? Моның өчен нәр­сәләр эшләргә кирәк? Шушы һәм башка сораулар белән без министрлыкта әлеге юнә­лешне координацияләү өчен җаваплы министр урынбасары Юрий Лысовка мөрәҗәгать иттек.
— Юрий Александрович, республикада ашлыкны су транспорты белән экспортлау идеясе кайчан барлыкка килде? Әлегә кадәр дә Агыйдел елгасы буена урнашкан берничә районда Илештәге кебек причаллар бар иде бит.
— Идея яңа түгел, әлбәттә. Без ашлыкны ничек тә күбрәк һәм түбәнрәк чыгымнар белән сату турында баш ват­канда Илеш элеваторы мөмкин­лекләрен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк файдалануны күз уңында тоттык. Элегрәк Кушнаренко, Бөре, Дүртөйледәге причаллар да уңышлы гына эшли иде. Соңгы унъеллыкларда Агыйдел бассейнында су кимү, техник һәм технологик корылмаларның искерүе бу эшне туктатты. Әлеге вакытта су тирәнлеге зур баржаларны кабул итүгә сәләтле бердәнбер причал — Илеш районында. Ул Агыйдел елгасы буенда урнашкан “Илеш элеваторы” җәм­гыятенә карый дисәк тә дөресрәк булыр.
— Быел 25-28 сентябрьдә Иран Ислам Республикасының Сари шә­һәрендә “Каспиан Агро-2018” авыл хуҗалыгы форумы-күргәзмәсе үтте. Анда Башкортстаннан ашлык экспорты белән шөгыльләнүче вәкил-ләрнең катнашуы, ниндидер килешү-ләр төзелүе турында да хәбәрләр булды. Ул хезмәттәшлек Илеш элеваторы белән бәйлеме?
— Әлеге чараны Иранның Авыл хуҗалыгы һәм Сәүдә-сәнәгать министрлыклары оештырды. Форумда бу илдәге аграр тармакны үстерүгә булышлык итүче финанс учрежде­ние­ләре катнашты һәм, әлбәттә, башка илләрдән килгән кунакларга алар бе­лән аралашу, фикер алышу өчен шартлар тудырылды. Иң мөһиме — телгә алынган финанс институтлары төрле килешү яисә контрактларны гамәлгә ашыруда Иран ягыннан гарант булып торды.
Русия һәм Иран арасында авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча игътибарга лаек килешүләргә кул куелды. “Илеш элеваторы” җәмгыяте “Ырынбур җи-тештерү компаниясе” холдингына карый. Иранда узган форумда холдинг учредителе катнашты. Хезмәттәш­лекнең нәтиҗәсе уңышлы булыр дип уйлыйбыз. Чөнки, әлегә кадәр ашлык сатып алучы трейдерлар, аңлаеш­лырак итеп әйткәндә, алыпсатарлар, Илеш элеваторында тупланган ашлыкны бездән сатып алып, үзләре реализацияли иде. Башкортстан ашлыгы, шул рәвешле, Әстерханга, Дондагы Ростовка озатылды.
Хәзер без Иран вәкилләре белән турыдан-туры килешү төзеп, ашлыкны үзебез озатачакбыз. Моның өчен Илеш элеваторы аграрийлардан ашлык сатып алып, озатыласы йөк партиясен формалаштыра. Илдәге зурлардан исәпләнгән әлеге ике порттан республика ашлыгы Иранга, Африка илләренә озатыла.
— Су транспорты мөмкинлекләре ни сәбәпле әлегә кадәр сүлпән файдаланылды? Навигация чорында республикадан күпме ашлык озатып була?
— Бүген ашлыкны тимер юл белән дә, су транспортын файдаланып та экспортлап була. Әмма финанс чыгым­нарының кайсысы азрак булуыннан чыгып карарга кирәк. Соңгысы, безнең исәпләүләр буенча, арзангарак төшә. 190 көн дәвам иткән навигация вакытында әлеге куәтләр белән зур эш башкарып булмый. Октябрь аена ашлык экспортының 20 мең тонна чамасы тәшкил итүен әйтә алам. Бу элекке еллардан 11 тапкыр күбрәк.
Безгә Илеш элеваторының куәт­лә­рен арттыру, зур йөк сыйдырышлы суднолар булдыруны һәм төбәктәге районнар хуҗалыкларының сәүдә стандартларына җавап бирүче ашлык җитештерүне тәэмин итәргә кирәк.
Әлбәттә, Хөкүмәт, тармак министрлыгы дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш­ле проблемалар да аз түгел. Билге­ләнгән бурычлар тормышка ашырылган хәлдә, Башкортстанның дөнья күлә­мендәге сәүдә базарына чыгу мөмкин-леге артачак.

***


Проблемасы да комга терәлмәсен иде


Илеш элеваторы диңгез сәүдәсенә юл ача алырмы?“Илеш элеваторы” җәмгыяте 1982 елдан эшли. Кайчандыр ул төбәктә ашлык кабул итүче иң эре предприя-тиеләрнең берсе иде. Ә хәзер ул Башкортстан ашлыгын экспортлауда чит ил базарына юл ачучы бердәнбер причалга ия булуы белән аерылып тора. Дөрес, элек тә алар ашлык төялгән баржаларны озата иде. Әмма Агыйдел елгасында су күтә­релгән май-июнь һәм көзге айларда озатылган суднолар
3-4тән артмады. Быел хәл бераз үзгәргән. Навигация чоры ачылудан башлап, октябрьгә кадәр ике дистәдән артык баржаны Әстерханга, Дондагы Ростовка озатканнар. Барлык җибәрелгән 40 мең тонна аш­лык­ның 36сы Иранга, Африка илләренә туры килә.

Ни сәбәпле ашлыкны су транспорты белән экспортлау үсеш­мәгән? Илеш элеваторы куәтләрен арттыру гына ашлык сатуны арттыруга булышлык итә алырмы? Элеватор директоры Валерий Иванов белән очрашуга шушы һәм башка сораулар белән килдек.
Элеватор ашлык кабул итү, сәүдә эшләре өчен географик яктан уңайлы урнашкан. Хәзер аның тоташ республика икътисады өчен хезмәт итәргә сайлануы да очраклы түгел. Саклагычның куәтләре 117 мең тоннага җитә. Яңа уңыш җыю башлангач та эшкә тотынганнар. Октябрь аена биредә 60 мең тоннадан күбрәк ашлык тупланган иде. Быел ашлыгын биредә урнаштыручы, яки сатучы районнар саны да арткан. Калтасы, Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле, Бакалы, Борай һәм Кушнаренкодан кабул ителгән иген культуралары өстенлек итә. Күрше Татарстанның Актаныш, Мөслим районнары хуҗалыклары да илешле­ләргә өстенлек биргән. Моны элеватор­ның исәп-хисапны атна-ун көн эчендә ясавы белән дә аңлатырга кирәк. Быел, мәсәлән, ашлык тапшыручыларга 150 миллион сум акча түләнгән.
— Учредительнең Иранда узган форумда катнашуы Башкортстан өчен генә түгел, ә тоташ илебез аграрийларына зур файда бирә, — ди элеватор директоры Валерий Иванов. — Хәзер эш алымы үзгәр­де. Без җитештерүчеләрдән ашлыкны биредә җыеп туплыйбыз һәм баржага заказ биреп, йөкне төягәч, бернинди арадашчысыз Әстерханга озатабыз. Анда диңгез-дә йөзәргә сәләтле суднога төяп, ашлыкны Иранга озатабыз. Әлегә Агыйдел елгасы буйлап йөзәргә сәләтле баржалар икешәр мең тонна күләмендә генә йөк төйи ала. Алар “Елга-елга” класслыларга керә, ә “елга-диңгез” класслы суднолар безгә Русия портларында туктамыйча да туры диңгезгә чыгу һәм Иранга кадәр бару мөмкин­ле-ген бирер иде.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 25 апрельдән 25 октябрьгә кадәр дәвам иткән навигация чорын нәтиҗәле һәм бернинди өзеклек­ләргә юл куймыйча файдалану бурычын куйды. Экспорт өчен җитәр-лек күләмдә ашлык туплау буенча проблема юк. Элеватор җитәкче­сен икенче мәсьәлә борчый һәм ул аның якын киләчәктә тиз генә хәл ителәсенә ышанып та җитми кебек. Эш нәрсәдә соң?
— Илеш элеваторы янәшәсен-дәге Агыйдел елгасы буйлап су транспорты эшчәнлеген җанлан-дыруга фарватор­ның түбән булуы комачаулый, — ди Валерий Иркунович. — Куәтле судноларны кабул итү, йөз белән озату өчен Камага кадәр су тирәнлеге 4-5 метрдан да ким булмаска тиеш. Әлегә ул 2,8-3 метрдан артмый. “Елга-диң­гез” класслы судноларны кабул итү өчен тирәнлекне тагын кимендә ярты метрга төшерергә кирәк­леге турында тармак министры да хәбәрдар.
Белешмә. Илеш элеваторына зур суднолар керүне тәэмин итү өчен Агыйдел елгасын Кама юнәлешендә 10-15 километр озынлыкта тирәнәйтергә кирәк. Мондый эшләрне башкару белән шөгыль­ләнүче “Камводпуть” федераль бюджет учреждениесе белән Илеш элеваторы арасындагы “переписка”лар һа­ман да дәвам итә. Элеватор җитәкче­леге исеменә язылган соңгы хатта суны 4 метр тирән­леккә төше­реп, күрсәтелгән озынлыкта эш башкару өчен, этапка бүлеп эшлә­гәндә ел саен 10-12 миллион сум акча таләп ителүе әйтелә. Ә бу сумманы каян алырга?
Күренүенчә, эш янә дә акчага барып “төртелә”. Кама су юллары бассейны хуҗалыгы өчен җавап бирүче оешманың артык акча түлисе килми, ә Илеш эле­вато­рының андый финанс мөмкин­леге юк. Ләкин шунысы бәхәссез: якындагы ун елда тирә-якта Илеш элеваторы кебек куәтлеләр булмаячак. Ни өчен дигән­дә, Агыйдел­нең шул төбәктәге тирәнле­ген 4 метрга кадәр тирәнәйтүгә беркем дә акча түкмәс кебек. Ә елганың табигый күтәрелүе, гомумән, ышандырмый.
— Ничек кенә булмасын, без мондый мөмкинлекне дә, ышанычны да кулдан ычкындырмаска телибез, — ди Валерий Иркунович. – Алдагы елларда өчәр мең тонна ашлык сыйдырышлы 1-2 берәмлек судно сатып алырга планлаштырабыз. Безнең причаллар андый транспортны кабул итәргә сәләтле. Навигация чорында шундый суднолар күбрәк булса, әлбәттә, Башкортстан ашлыгын тагын да зуррак күләмдә экспортлый алыр идек. Ашлыкның сатып алу бәяләре дә үсүен дәвам итә. 3нче класслы бодай һәм арпаның тоннасы — 8,5 мең, 2нче класслы арыш 6 мең сумга сатыла. Ә дөнья базарында ул тагын да югарырак булачак.
Башкортстанның ашлык экспортлау мөмкинлекләре зур. Әмма ул басуда үстерелгән уңыш муллыгы белән генә аңлатылмый. Моңа кадәр файдаланыл­ган традицион тимер юл транспортына чыгымнар­ның елдан-ел артуы башка юнә-лешләрне эзләргә мәҗбүр итә.
Ил хөкүмәтенең тимер юлчыларга аграрийларны яклап бирелгән субсидия­ләре дә тоемлы булмады. Башкортстан ашлык экспортлауда альтернатив транспорт чараларын куллану юлларын эзли.
Проблеманы төптәнрәк өйрәнә торгач, шул ачыкланды: зур йөк сыйдырышлы суднолар Агыйдел елгасы буйлап Илеш элеваторына кадәр килә алмаячак. Төп­ләре җир­гә тиячәк. Әгәр мәсьәлә “Камводпуть” предприятиесе һәм республика Хөкүмәте белән берлектә каралса, бәлки, “комга утырган” урыннар тизрәк тә хәл ителер иде.

Олег Төхвәтуллин.
Уфа — Югары Яркәй — Уфа.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Сегодня, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Сегодня, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Сегодня, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»