Битараф булмаска, җәзасыз калдырмаска!
15.11.2018 / Җәмгыять

Русия полициясенең 300 еллыгын билгеләгән көннәрдә бу хезмәт вәкилләренә карата котлау сүзләре аеруча күп яңгырады. Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы җыелышта, хокук сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров аларның “Кешеләргә битараф булмаска һәм бер генә җинаятьне дә җәзасыз калдырмаска” дигән девиз астында хезмәт итүен теләде.
Бүген Русия полициясе — илдә законлылыкны ышанычлы яклауны тәэмин итәргә сәләтле мобиль, технологик яктан үсешкән хезмәт. Быел республикада алар тарафыннан 23 меңнән артык җинаять ачылган, шуның 3 меңе — авыр һәм аеруча авыр төрләргә керә. Киң яңгыраш алган җинаятьләрне ачуда да уңышлар бар. Әйтик, автомобильләрне һәм алардан әйбер урлау белән шөгыльләнгән биш җинаятьчел төркемнең эшчәнлегенә чик куелган. Шулай ук микрофинанс оешмалары офисларына һәм ювелир кибетләренә һөҗүм иткән төркемнең эзенә төшкәннәр.
Республика җитәкчелеге полициягә хокук тәртибен саклауда һәрвакыт тиешле ярдәм күрсәтәчәк.
Шушы көннәрдә башкалада Уфа городовоена һәйкәл ачылды. Тантанада Радий Хәбиров та катнашты. Бронзадан эшләнгән городовой сыны җинаятьчелеккә каршы аяусыз көрәшүче, законлылык һәм гаделлек, гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре, дәүләтнең төп нигезләре сагында торучы хокук сакчысы образын гәүдәләндерә. Моннан тыш, бу — хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә тирән ихтирам билгесе.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Новости русской версии сайта

22.02.2019 :: Экономика

22.02.2019 :: Общество

22.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (711)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»