Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Мөмкин түгел” – булдыксызлар сүзе

“Мөмкин түгел” – булдыксызлар сүзе
15.11.2018 / Җәмгыять

“Мөмкин түгел” – булдыксызлар сүзеХөкүмәт киңәшмәсендә йөкләтелгән бурычларның үтәлеше тикшерелде һәм яңалары билгеләнде.

Шушы атнадан һәр пәнҗешәмбе республика Хөкүмәтендә Инвестиция сәгате үткәреләчәк. Төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров дүшәмбе көнне үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә шушы хакта белдерде.


— Инвестицияләр җәлеп итү — иң мөһим бурычларыбызның берсе. Әйдәгез, инвестиция проектлары системасын җайга салыйк. Халыкның реаль керемен күтәрү мәсьәләсен яңа эш урыннары һәм инвестицияләр исәбенә генә хәл итәргә мөмкин. Хакимият башлыкларының эшен, шул исәптән, инвестицияләрне ничек җәлеп итүенә, яңа эш урыннары булдыру максатында нинди эш алып баруына карап та бәяләячәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Узган атнада үткән киңәшмәдә Радий Хәбиров юлларга асфальт салу вакытын чикләү мәсьәләсен күтәргән иде.
Әлеге чарада шушы көн билгеле булды. 20 ноябрьдән соң республикада гомум кулланылыштагы юлларны ремонтлаганда кайнар асфальт-бетон кушылмасын салу тыела. 20 ноябрьгә кадәр мондый асфальт һава температурасы 5 градустан җылырак булса гына салынырга тиеш.
— 20 ноябрьдән соң, температураның нинди булуына карамастан, без кайнар асфальт түшәмәячәкбез. Безне ишетмәгәннәр җәза алачак, — диде Радий Фәрит улы.
Хөкүмәт киңәшмәсендә республиканың шәһәр һәм районнарында халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче Күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеге каралды.
Бу өлкәдә иң зур проблема — халыкка хезмәт күрсәтү вакыты озакка сузылу. Ишембай районында, әйтик, аны уртача — 93, Иглиндә — 63, Миякәдә — 57, Благовещенда 46 минут көтәләр. Шушыңа зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта.
Әлеге районнар җитәкчеләре үзәк хезмәткәрләренең эш хакы түбән булуга, нәтиҗәдә, кадрларның еш алышуына, хезмәт күрсәтүче “тәрәзә”ләрнең җитәрлек булмавына, җиһазларның искелегенә зарланды. Әйтик, Ишембайда 16 белгеч җитешми, 19 “тәрәзә”нең тугызы гына эшли.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге үзәк хезмәткәрлә­ренә эш хакы артачагын белдерде. Кадрлар туплану белән, “тәрәзә”ләр саны да артачак. Урыннарда бу проблема белән җитди шөгыль-ләнергә һәм гыйнвар ахырына башкарылган эшләр хакында отчет бирергә тиешләр.
Бу чарада күтәрелгән иң мөһим мәсьәләләрнең берсе урамнарны яктырту проблемасы булды.
— Мин республиканың көньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында булдым, төннәрен анда бик кур-кыныч. XXI гасырда яшибез, яшь-ләрнең урамда йөрисе, социаль, спорт учреждениеләрендә буласы килә, ә юлларда дөм караңгы. Яктырту мәсьәләсе — хәвефсезлекне тәэмин итүнең төп элементы, — диде Радий Хәбиров һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бу проблеманы тиз арада хәл итү бурычын куйды.
Әлеге министрлык җитәкчесе Михаил Киреев республиканың шәһәр һәм районнарында урамнарны яктырту торышы турында чыгыш ясады.
Уфада 51 мең 820 урам фонаре бар, ун айда яктыртуга 98 миллион сум тотынылган. 23.30 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр 33 мең фонарь сүндерелә, һәр өченче фонарь гына янып кала. Шушы графикны кертү нәтиҗәсендә аена 9 миллион сумны янга калдырырга мөмкин булган. Стәрлетамакта 16 мең 700 фонарь яна. Төнлә фонарьларны бер сәгать сүндереп тору нәтиҗәсендә аена 600 мең сум экономияләнә.
Радий Хәбиров Уфа шәһәре мэрына фонарьларны иртәнге 6га кадәр сүндерүнең максатка ярашлылыгы турында сорашты. Күпләр бу вакытта инде балаларын бакчага илтә. Өлфәт Мостафин, графикны үзгәртеп, утны төнге 1 сәгатьтән 5кә кадәр сүндерү мөмкин булуын белдерде.
Уфада 1567 чакрым җирнең 52 проценты тиешенчә яктыртылмый. Шәһәрдәге 542 объектка якын килү урыннары караңгы, хәлне көйләү өчен 264 миллион сум акча таләп ителә.
Республика буенча торак пунктларның яктыртылу дәрәҗәсе — 68 процент, кайбер районнарда (Борай, Иглин, Баймак) 20-35 процент тәшкил итә. Бу уңайдан Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов 2011-15 елларда гамәлдә булган урамнарны яктырту системасын яңарту программасы турында искә төшерде. Аның буенча районда 650 яктырткыч урнаштырыл­ган. Ул шушы программаны терге­зүне сорады.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров бирелеп, үз-үзеңне аямыйча эшләргә кирәклеген тагын бер кат хакимият җитәкчеләренең исләренә төшерде.
Күпфункцияле үзәкләр эшчән­леге нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикер алышканда ул төбәк чиновникларын янә тәнкыйть утына тотты. Учалы районы хакимияте башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев Күпфунк­цияле үзәкләрнең урындагы офисларында чиратлар бина җитеш-мәгәнлектән дә барлыкка килә, тәрәзәләр санын арттыру мөмкин түгел, дигән иде.
Радий Хәбиров “мөмкин түгел” дигән сүзне кулланмаска кушты. “Мөмкин түгел икән, сезгә икенче эш белән шөгыльләнергә кирәк. Мин бит гаиләгездә тәртип урнаштыруны сорамыйм. “Мөмкин түгел” дисез икән, мин сезнең профессиональ әзерлегегездә шикләнә башлыйм”, — диде Радий Хәбиров.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»