Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бер җылы сүз җитә йөрәккә...

Бер җылы сүз җитә йөрәккә...
16.11.2018 / Җәмгыять

Бер җылы сүз  җитә йөрәккә...Депутат Әхмәт Ишмөхәммәтов Ярмәкәй районы балалар приютында булып, анда тәрбияләнүчеләрне бүләкләр белән сөендерде.

Октябрьский шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Ойл – сервис” җәмгыяте җитәкчесе Әхмәт Вәлиәхмәт улы Ишмөхәммәтов үзен күптән игелекле, ярдәмчел депутат итеп танытты. Быел ул Октябрьский төбәгеннән икенче тапкыр Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты булып сайланды. Аның сайлаучыларының бер өлеше Ярмәкәй районында яши.


Күптән түгел төбәккә эш сәфәре барышында Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, “Бердәм Русия” партиясе фракциясе әгъзасы биредәге балалар һәм үсмерләр социаль приютында булды. Аның төп максаты булып приютта тәрбияләнү­че-ләрнең тормыш-көнкүреш шартлары, уку процессының оештырылуы белән якыннан танышу торды. Әйтергә кирәк, приютка дип бүленгән бер катлы бинада тәрбияләнүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Биредәге барлык бүлмәләрдә дә чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә, нур балкый. Приютта Октябрьский шәһәреннән, Ярмәкәй, Туймазы һәм Бәләбәй районнарыннан төрле яшьтәге 17 бала тәрбия-ләнә. Аларны приютка китергән сәбәпләр дә күптөрле, әмма шунысы ачык — алар бүгенге хәл-шартларда да игътибарга, җылы мөгамәләгә мохтаҗлык кичерүче балалар булып кала.
Әхмәт Вәлиәхмәт улы бала­ларның яшәү урыннары белән танышты, укулары белән кызыксынды. Атап әйткәндә, ул ашха-нәдә, уку һәм уен, йокы бүлмә-ләрендә булды. Бер үк вакытта, приют автобусы турында да сорашты, бу җәһәттән ярдәм кирәк булган очракта, мәсьәләнең хәл ителәчәгенә ышандырды. Бер сүз белән әйткәндә, очрашу барышында аралашу җылы шартларда барды. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар белән дә мөрәҗәгать итте, депутат аларны игътибар белән тыңла-ды, хәл итү юлларын да тәкъдим итте.
Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Ярмәкәй социаль приютына бүләкләр дә алып килгән. Алар арасында күпчелек­не тормыш-көнкү­реш кирәк-яраклары, уенчыклар алып торса, балаларга махсус алын­ган кием-салым, аяк кием­нәре дә бик ошады.
Депутат Әхмәт Ишмөхәммә­товның иганә ярдәме моның белән генә чикләнми. Ул Ярмә-кәйгә ел азагында да киләчәк.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»