Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гаилә иминлеге – балалар иминлеге ул

Гаилә иминлеге – балалар иминлеге ул
20.11.2018 / Җәмгыять

Гаилә иминлеге –  балалар иминлеге улРеспублика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова белән очрашты.

Анда ана һәм бала хокукларын, авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау, гаилә иминлеге, өстәмә белем бирү мәсьәләләре каралды.


Республика җитәкчесе гаиләгә һәм балаларга кагылышлы мәсьәләләр Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләрнең берсе булып торуын билгеләде.
Анна Кузнецова, республикада аналарга һәм балаларга ярдәм өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе буларак, “Социаль няня” хезмәтен аерым билгеләде. Ул меңнән артык гаиләгә ярдәм иткән. Вәкил, шулай ук, социаль хезмәтләр белән опека һәм попечительлек органнарының эш нәтиҗәлелеге критерийлары булдырылуын да ассызыклады.
Анна Кузнецова төбәктә өстәмә белем бирү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү шартлары булдыру, ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
Очрашуда, шулай ук, киләсе елның маенда Уфада узачак Русия Федерациясенең Бала хокуклары буенча вәкилләре съездына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»