Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Инцидент” ярдәм итә

“Инцидент” ярдәм итә
07.12.2018 / Җәмгыять

“Инцидент” ярдәм итәХалык гозерен власть ишетсә, тормышлар җиңеләя.

Октябрьдә Башкортстанда “Инцидент” системасы эшли башлады. Аның төп максаты — гади халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү эшен җанландыру. Социаль челтәрләрдә теге яки бу проблема хакында бәян итүче хәбәрләр власть вәкилләре тарафыннан игътибарсыз калмаска, алар кыска вакыт эчендә уңай чишелеш табарга тиеш.


Һәр район хакимияте башлыгының хәзер “ВКонтакте”, “Одноклассники”, “Инстаграм”, “Фейсбук” социаль челтәрләрендә аккаунты булуы заман таләбе итеп куела. Халык исә үзен борчыган мәсьәләләр хакында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка турыдан-турыга язып салу мөмкинлегенә дә ия. Автоматлаштырылган система һәм шулай ук урындагы җаваплы хезмәткәрләр социаль челтәрләрдә пәйда булган хәбәрләрне барлый, кичекмәстән чишелеш көткәннәрен аерып алып, берничә сәгать эчендә уңай хәл итү юлын эзли. Йортлар җылысыз калса, ут сүнсә, янгын чыкса һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә, һәр минут алтын бәрабәренә тиң икәнлеге бәхәссез, әлбәттә. Урындагы власть вәкилләре беренче җавапны республика җитәкчелегенә өч сәгать эчендә бирергә тиеш. Арытаба да мәсьәләнең чишелеше эзмә-эзлекле күзәтелеп бара.
Властьның халык белән тыгыз элемтәдә эшләвенең уңай мисаллары да җитәрлек. Дүртөйле районы Веялочная авылында яшәүчеләр “ВКонтакте” социаль челтәрендә урамнарда яктылык җитмәүгә, су алу өчен кое булмавына зарланып язгач, район хакимияте әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен тиз арада чара күргән. Бүгенге көндә авыл халкы башкарылган эшләрдән канәгать.
Бер яклап Агыйдел елгасы, икенче яклап нарат урманына сыенып утырган Веялочная авылына барып кергәндә караңгы төшмәгән иде әле. Шулай да урам баганаларында, чынлап та, утлар балкып торуына, хатта язылган караңгы участоклар инде юк икәнлегенә үз күзебез белән күреп инана алдык — Әңгәсәк авылы биләмәсе башлыгы Нәфкать Камилҗанов аларны үз кулы белән кабызып күрсәтте.
— Авыл урамнарында ут бар иде, тик мәктәп автобусы туктый торган мәйданчыкта һәм тагын сигез урынга өстәмә рәвештә яктылык үткәрдек, — дип сөйләде ул. — Су мәсьәләсенә килгәндә, Веялочнаяда һәр шәхси ихатада диярлек коелар бар, шуңа күрә җыен вакытында халык су башнясын яңарту кирәкми дип тавыш бирде. Авыл уртасында яхшы кое бар, янгын сүндерү машинасы өчен анда су җитәрлек, тик менә суны алырга махсус насос ватылган иде. Район казнасыннан акча бүленеп, без хәзер насослы булдык.
Нәфкать Казыйхан улы әйтүенчә, бүгенге көндә Веялочная авылында 72 йортта 168 кеше теркәлгән, кышын халык саны, әлбәттә, азая, ә җәен ял итәргә кайтучылар исәбенә арта. Биредә социаль объектлардан клуб кына эшли, кибетләр, 34 койкага исәпләнгән участок дәваханәсе, икмәк пешерү цехлары 6 чакрым ераклыкта урнашкан Әңгәсәк авылында. Әңгәсәк мәктәбенә Веялочнаядан 12 баланы махсус автобус йөртә.
Веялочнаяда төрле милләт кешеләре яши, аларның бердәм, тату булулары беренче караштан ук күзгә ташлана. Авыл клубы янында алар үз көчләре белән хоккей мәйданчыгы эшләгән, анда да һәр кич утлар балкып тора, балалар рәхәтләнеп шуа. Яңа ел, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрне дә бик матур итеп үткәрәләр монда. Кышын юллар иң көчле бураннарда да кардан арчылмый калмый, моның өчен яше-карты механизатор Заһир Борһановка рәхмәтле.
— Без күтәреп чыккан көнүзәк мәсьәләләрнең кыска вакыт эчендә уңай хәл ителүе өчен Дүртөйле районы хакимиятенә ихлас рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, — ди авыл халкы. — Власть гади кешеләр гозеренә чукрак булмаганда яшәешебез күпкә күркәмләнүе бәхәссез!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»