Бурычларны каплату мөһим
13.12.2018 / Җәмгыять

Агымдагы елда 134 мең фатирга карата коммуналь хезмәтләр поставкалау буенча чикләү кертелгән. Чимал белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җылылык һәм электр энергиясе өчен 705 миллион сумлык суд дәгъвалары белдерелгән. Бурычларга бәйле проблеманы хәл итү өчен халык белән турыдан-туры килешүләр төзүгә күчү эшен, намуссыз идарәче компанияләрне ачыклауны активлаштыру мөһим.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә түләү дәрәҗәсе буенча республика Русиянең иң яхшы 10 төбәге арасына керә. Мәсәлән, Уфада ул 97 процент тәшкил итә.
Төбәк җитәкчесе бурычлар әлеге хезмәтләрне түләмәүчеләр, нигездә, социаль тотрыксыз гражданнар аркасында җыелуын белдерде һәм аларга карата катгый чаралар күрергә чакырды.
– Халыктан җыелган акчаны ресурс компанияләренә күчермәгән идарәче компанияләргә килгәндә, әлеге законсыз эшчәнлек туктатылырга тиеш. Тоташ илгә хас бу авыруга каршы көрәшергә кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Новости русской версии сайта

18.02.2019 :: Новости

18.02.2019 :: Общество

18.02.2019 :: Экономика

18.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (518)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»