Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Торатау” геопаркы оештырыла

“Торатау” геопаркы оештырыла
13.12.2018 / Җәмгыять

“Торатау” геопаркы  оештырылаБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган указга ярашлы, төбәкнең геологик, биологик һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калу, шулай ук туризмны үстерү максатында республика Хөкүмәтенә “Торатау”ны республика әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре составына кертеп, Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территориясендә “Торатау” геопаркы булдыру йөкләтелде.

Республика Фәннәр академиясе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге белән берлектә “Торатау” геопаркын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү буенча чаралар планын әзерләячәк.
Моннан тыш, “Конгресс-холл” дәүләт учреждениесен “Конгресс-холл Торатау” дип үзгәртү турында карар кабул ителде.
Хөкүмәткә, шулай ук, указны гамәлгә ашыруга бәйле финанс чыгымнары күләмен һәм чыганакларын билгеләү йөкләтелде.

* * *


Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:
– Республика парламенты депутатлары шиханнарга бәйле хәлне борчылып күзәтеп тора. Без, Торатау кемнеңдер шәхси хәзинәсе булырга мөмкин түгел, дигән фикердә. Ул уникаль геологик табигать һәйкәле генә түгел, ә зур мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия объект. Шуңа күрә, аны шәхси кулларга тапшырмыйча, сак астында дигән статус бирергә кирәк. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган указ безнең фикергә тап килә. Дәүләт җыелышы-Корылтай аның белән тулысынча килешә. Геопарк булдыру һәм Йөрәктау, Торатауны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү чиксез бәхәскә нокта куяр һәм безнең таулар киләчәк буынга калыр, дип ышанам.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»