Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дукалис бал ярата

Дукалис бал ярата
21.12.2018 / Җәмгыять

Бүләкләнүчеләр: “Кызыл таң”ның үз хәбәр­че­се Миләүшә Латыпова, Дүртөйле районы хакимияте мәгълүмат-аналитика бүлегенең әй­дәп баручы белгече Фәнис Галләмов, Чакма­гыш районы “Игенче” гәзите  хәбәрчесе  Гөлүсә Фарваҗева.Авыл хуҗалыгы министрлыгында журналистлар белән очрашу үтте.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында республика һәм районнарның киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов алып барды. Сөйләшүдә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, танылган журналистлар, министрлык вәкилләре, аграр мәсьәләләрне урыннарда яктыртучы район басмалары хәбәрчеләре катнашты.


— Журналистлар аграр мәсьә­ләләр буенча күбрәк язсын һәм сөйләсен, агробизнесны уңышлы алып бару мисалларын күрсәтсен иде. Кызганычка каршы, әлегә бездә бу эштә җан атып торучы кешеләр җитми. Авыл хуҗалыгы министрлыгы яхшы идеяләрне, тәкъ­димнәрне хупларга әзер, — диде Илшат Фазрахманов.
Ул билгеләвенчә, республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен рекламалауда гәзит­ләрнең роле зур.
Русиянең атказанган артисты Сергей Селин үз биографиясеннән кызыклы фактлар белән бүлеште. Ул безгә “Улица разбитых фонарей” сериалындагы Дукалис роле аша таныш. Актер Башкортстан балын яратуын һәм азык-төлек җитештерү­че авыл хезмәтчән­нәрен хөрмәт итүен белдерде. Ул Мәскәүдә Башкортстан балын сатучы кибетләр булуын, бу продукциянең мәскәүле­ләр арасында популярлык яулавын әйтте. Сергей, шулай ук, казылык белән кымызга да битараф түгел икән.
Актер хезмәт кешеләре, туган авыл һәм шәһәрләр турында ешрак язарга чакырды. Полицияне, табибларны, властьны сүгү заманы артта калды, кеше бүген эшне һәм сәламәт тормыш рәвешен сайлый, дип ассызыклады.
– Туган илеңне, якыннарыңны яратырга, ешрак елмаерга кирәк, – диде ул.
Семинар барышында Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы игълан иткән “Икмәк белән бергә” конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, аграр теманы яктыртучы журналистлар да игътибардан читтә калмады. Алар арасында “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова Министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»