Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа елны күрә алмадылар...

Яңа елны күрә алмадылар...
25.12.2018 / Җәмгыять

Яңа елны күрә алмадылар...Узган шимбәдә Пермь краеның Соликамск шәһәре янында урнашкан “Уралкалий” предприя­тие­сенә караучы тау рудасы чыгару шахтасының төзелеп килгән бер өлешендә янгын чыкты. Бу вакытта подрядчы оешма тирән­лектә шахта стволын тирәнәйтү белән шөгыльләнгән булган. Алар белән бәйләнеш өзелгән.

Бераздан 17 кешенең сигезен әлеге хәвефле урыннан чыгарырга мөмкин була. Тугыз кеше ут эчендә кала. Коткаручылар, аларга ярдәм итәргә теләп, сигез тапкыр җир астына төшәргә омтылып караган, ләкин шахта стволы конструкцияләре зарар күрү, янгын һәм көчле төтен чыгу сәбәпле, моны башкарып булмаган.
Эзләү-коткару эшләре башланып 20 сәгать үтүгә, барлык тугыз кешенең гәүдәләре табыла. Аларны алып чыгу өчен дә коткаручыларга алты сәгать таләп ителә.
Кызганычка каршы, һәлак булганнарның өчесе Башкортстаннан. 1977 елгы Сергей Игнатенко — Белореттан, 57 яшьлек Сергей Томшин белән 38 яшьлек Антон Абрамов — уфалылар.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге фаҗигадә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм, аларга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, дип белдерде. Аның карары белән шахтада һәлак булган башкортстанлыларның гаиләләре берәр миллион сум акча алачак. Гомумән алганда исә, аларга 8 миллион сум акча биреләчәк.
Янгын сәбәпләрен хокук сакчылары тикшерә. Русия Җинаять кодексының 216 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әлегә “УС-30” предприятиесе подряд оешмасының дүрт хезмәткәре кулга алынган.
Фаҗига уңаеннан кичә Пермь краенда матәм көне игълан ителде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»