Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Якты яна утлары!

Якты яна утлары!
10.01.2019 / Җәмгыять

Монтёр Анатолий Сәмиев (сулда), мастер Илдус Әхмәдиев,  водитель-электромонтёр Алик Шәйхетдинов Яңа Балтач авылында урамнарны яктырту фонарьларын яңарта.Монтёр Анатолий Сәмиев (сулда), мастер Илдус Әхмәдиев, водитель-электромонтёр Алик Шәйхетдинов Яңа Балтач авылында урамнарны яктырту фонарьларын яңарта. Балтач районының ачык типтагы “Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте эшчәннәре 2017 елның тугыз аенда 25 километр озынлыкта электр линияләрен капиталь ремонтласа, үткән елның шул чорында әлеге күрсәткечләре 28 километрга җиткән.

Сәйтәк, Түбән һәм Югары Иванай, Көнтүгеш, Яңа Уразай, Тутагач, Иске Балтач авылларында яңа баганалар утыртылып, линияләр тулысынча яңартылган.
Инвестиция программасы буенча Сәйтәк, Богдан, Тушкыр, Түбән Сикияз авылларында 25 километр озынлыкта һава линияләре ре-конструкцияләнгән. Иске Балтач авылының “Көнбатыш” бистәсендә 8,3 километр яңа линияләр төзелгән.
Трансформаторлар ремонты белән аерым бригада эшчәннәре шөгыльләнә җәмгыятьтә. 2018 елның тугыз аенда 11 трансформатор алыштырылган, яңалар урнаштырылган.
Җәмгыятьтә көч салучыларга ел әйләнәсенә эш күләме зур. Мастерлар Илдус Әхмәдиев һәм Линар Закиров бригадасы әлеге вакытта Тушкыр авыл хакимиятенә караучы авылларда урамнарны яктырту лампалары урнаштыру белән мәш-гуль. Бу төбәктә эш тәмам-лануга сельэнерголылар Тучыбай авыл хакимиятен-дәге авылларда эш башлаячак.
Мастер Денис Габдрахманов җитәкчелегендәге бригада уңганнары декабрьдә Иске Балтач авылы урамнарына гирляндалар сузды, үзәк мәйдандагы төп чыршыны да алар бизәде.
Иске Балтачның “Көнба-тыш” бистәсендә мастер Алмаз Шәйхетдинов бригадасы егетләре яңа һава линияләре төзи.
— Авылларда контролёрлар электр энергиясен дөрес куллануны тикшерә. Исәп төркеме начальнигы Альмира Сарманова үзенә дә, кулы астындагы белгечләргә дә таләпчән, — ди җәмгыять икътисадчысы Гөлнара Сәмиева.
Халык мәнфәгатен кайгыртып көч салучы җәмгыятьтә авария бригадалары да булдырылган. Өч монтёр, өч водитель, дүрт диспетчер даими кизү торалар, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юл куелганы юк.
Җәмгыять уңганнары районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. “Яшьлек” физкультура-сәла-мәтләндерү комплексына коллектив белән йөриләр, ГТО нормативларын тапшырдылар, үзешчән сәнгать осталарының смотр-фестиваль концертында матур чыгышлары белән сөендер-деләр, экологик өмәләрдә бердәмлек күрсәтәләр. Районның “Балтач таңнары” гәзитенә коллектив белән язылуда да “пионерлар” алар.
— Агымдагы елга планнарыбыз тагын да зуррак, — ди җәмгыятьнең генеральный директоры Зәбир Сәр-вәртдинов. — Линияләрне капиталь ремонтлау, техник базаны яңарту теләге белән янып яшибез һәм эшлибез.

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА.
Балтач районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»